Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Күбәләк булып әнкәем кайттымы?

Бу көннәрдә бик моңсу булды. Табигатькә көз килде. Жәй буена сузылганнан соң эсселәр дә тәмамланды, салкынча һава урнашты. Агачларның яфраклары саргаюын күреп тә күңел боеклана. Әлбәттә, минем моңсулыгым аңа гына бәйле түгел.

Бер ел элек әниемне югаллтым. Шуның ачысы да йөрәгемне сыкрандырудан туктамый. Әни өлкән яшьтә иде инде. 80нән өстә иде. Шулай да туган авылыбызда үз көнен үзе күреп матур гына итеп яшәп ята иде. Үзебез күрше авылда яшибез. Без киләсе булсак, өстәл тутырып ризык әзерли. И, тәмле пешерә иде дә инде үзе. Өлкән яшьтә дип тормыйлар, әнине туй-никах чәк-чәкләрен пешерергә чакыралар, күрше авылларга чакыралар иде хәтта. Узган елның жәй ахырында шундый бер мәҗлескә чакырдылар үзен. Кеше күп җыелган урыннан коронавирус йоктырып кайтты. Башта аңламадык. Хәлсезләнеп йөрде. Температурасы күтәрелде. Ул вакытта коронавирусны авыл җиренә килеп җитәр дип тә уйламый идек бит әле. Утәр дидек, үләннәр эчереп дәвалап карадык, температурасын төшерергә дарулар бирдек. Хәле начарлана башлагач, хастаханәгә илттек. Аны шунда ук Чаллыга алып киттеләр. Аннан бераз хәлләнеп кайтты сыман. Тик ютәле бетеп җитмәде. Берүзе торырлык түгел иде, шуңа күрә үзебезгә алып килдек. Карт кешенең бөтен чирләрен кузгата торган, сызландыра торган чир булды бу. Тәки әниебез савыга алмый үлеп китте. Елын  ике атна алдан авылда әнкәйнең үз өендә уздырырга булдым. Ныклап әзерләнеп, күрше- күләнне чакырып, бик матур аш уздырып кайттым. Үлгән көнендә үзебездә дә зур булмаган табын әзерләп укытып алырга ниятләдем . Шул көнне иртән торып аш салып йөргәндә тәрәзәдә йөргән күбәләккә күзем төште. Яшькелт төстә. Хәтта жәй көнне дә андый кубәләк күргәнем булмагач, янына килеп иелеп күзәттем мин аны. Бигрәк матур. Фотосын төшереп ватсаптан балаларга да җибәрдем. Шунда кызым: «Әллә әби кайтты микән?» дигәч, йөрәгем сулкылдап куйды. Әллә чынлап та шулай микән? Абый үлгәч тә шулай булган иде дип, әнкәй үзе сөйләгән иде миңа. «Төн уртасында җилфердәп уятты, утны яндырып аны күзәттем, аннары таңга кадәр йоклый алмадым», - дип сөйләгән иде. Мин ул чакта  әллә ни игьтибар да бирмәдем аның сөйләвенә. Бала кайгысы күргән ананың күңеленә ни килмәс тә, аңа ни тоелмас?! Бакчы, инде үзем шул халәттә калдым. Мулла килде. Шөкер, бик ипле итеп, йөрәккә ятышлы итеп Коръән аятьләрен укыды. Мактап ризыгымнан авыз итте. Күрше-күлән сөйләшеп тә утырды. Күбәләк тә безне күзәткәндәй тәрәзәдә булды. Бик канәгать булып калдым. Кунакларымны озатып, савыт-сабаларны юып урнаштырдым да маллар карарга дип тышка чыгып киттем. Күңелем күтәренке, сыерларымны да саудым, кош- кортларымны да ашаттым. Өйгэ кергәч, ашыга- ашыга тәрәзә төбендә калган күбәләкне карадым. Тик… ул юк иде. Башка тәрәзәләрдән дә эзләдем, идәнгә төшмәдеме икән дип карап чыктым, юк! Гажәпләндем, телсез калдым. Кеше сөйләсә, кеше сүзенә ышанмас та идем. Бу хәл минем белән булды бит. Әллә минем әнкәй күбәләк булып кайткан идеме икән соң? Юкса, бу могҗизаны ничек аңлатырга?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар