Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хәйдәр Бигичев: “Һәр җырымны соңгы тапкыр җырлыйм кебек..."

Ноябрь кичендә мин аларның өй телефонына шалтыраттым. Хәлләрне сорашкач, ул: “Зөһрә апаң, Чаллыга афишалар җибәрергә китте. Тиздән кайтыр”,- диде. Без гадәттәгечә ихлас саубуллаштык. Кем уйлаган бу безнең соңгы сөйләшүебез булыр дип.

Хәйдәр Бигичев: “Һәр җырымны соңгы тапкыр җырлыйм кебек..."

Хәйдәр Бигичев горур, үз талантын бәяли белә торган, шул вакытта гади һәм эчкерсез иде. Кайбер сәнгать әһелләреннән аермалы буларак, ул бик тырыш, максатчан, сәхнәдә дә, шәхси тормышта да тәртипле, инсафлы булды.  Кыскасы, бар яктан да күпләргә үрнәк, Хәйдәр Бигичев бердәнбер иде. 

Аллаһы Тәгалә миңа бу күркәм гаилә белән аралашып яшәү бәхете бирде. Хәйдәр абыйны безне мәңгелеккә аерган ноябрь аенда мин аның турындагы хәтирәләрне барларга һәм газета укучыларыбыз белән уртаклашырга булдым.

Хәйдәр абый гомере буена татар халкы, аның мәдәнияте өчен җан атып яшәде. Моннан 20 ел элек шушы вакытта ул сөеклесе, халкыбызның яраткан җырчысы Зөһрә Сәхәбиева белән бергәләп Чаллыда хәйрия концерты оештырып, тамашачыларга бик матур чыгышылар әзерләп йөри иде. Ноябрь кичендә мин аларның өй телефонына шалтыраттым. Хәлләрне сорашкач, ул: “Зөһрә апаң, Чаллыга афишалар җибәрергә китте. Тиздән кайтыр”,- диде. Без гадәттәгечә ихлас саубуллаштык. Кем уйлаган бу безнең соңгы сөйләшүебез булыр дип. Берничә көннән Хәйдәр Бигичевның вафат булуы турындагы хәбәр татар дөньясын тетрәндерде.  Тромбасы ычкынып китеп, бөек җырчы 49 яшендә Казан хастаханәсендә, табиблардан ярдәм өмет итеп, даруханәдән дару алып килгән сөеклесе, Зөһрә ханым кулында мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны соңгы юлга озатырга килгән халык Казан урамыннан ташкын булып агылды. “Мин 10 яшемдә композитор Салих Сәйдәшевне соңгы юлга озаттым. Ул вакытта да халык бик күп иде. 65 яшемдә Хәйдәр Бигичевны озаттым, анда да халык театрга ташкындай агылды. Мактаулы исемнәр түгел, халык мәхәббәте кешенең дәрәҗәсен, бөеклеген билгели. Хәйдәр Бигичев  халкыбыз йөрәгендә мәңгегә калсын”,- дигән иде Татарстан телерадиокомпаниясе оркестры җитәкчесе Рөстәм Үтәй.

Хәйдәр Бигичев турында күңелдә бары якты хәтирәләр генә саклана. Хәйдәр абыйда эчке культура бик көчле иде. Сөйләшеп утырганда ул кеше фикерен хуплап кына калмый, үзенең саллы, акыллы фикерен җиткерә иде. Ул фикер башкаларныкыннан аерылып торыр иде.  Хәйдәр Бигичев гаделсез, вакчыл, талантсыз кешеләрне, гайбәтчеләрне яратмады. Репертуарындагы җырлары моңлы, затлы, зәвыклы, профессиональ яктан югары дәрәҗәдә булды. “Китмә, сандугач”, “Динар тавы”, “Керим әле урманнарга”, “Урман”, “Итил суы ака торур”, “Соңдыр шул, соңдыр”, “Исән-сау бул әни”, “Көзге моң”, “Күңелемдә яз”, “Исә җилләр” һәм башкалар. Аның язмасындагы бу җырларны чын сәнгатьнең бәясен аңлаган тамашачылар хәзер дә яратып тыңлыйлар. Шунысы игътибарга лаек,  Хәйдәр Бигичев опера сәхнәсендәме, бәйрәм концертларындамы, дуслары янындамы – бар җирдә җырны җиренә җиткереп, кеше күңелен яуларлык итеп җырлый иде. Зур сәхнәләрдә еш кына микрофонсыз җырлап, үзенең көчле тавышына тамашачыларны әсир итә иде.  Бу урында мәшһүр композиторыбыз Рөстәм ага Яхинның фикерләре искә төшә. “...Композиторларыбыз халкыбызның атаклы җырчысы Хәйдәр Бигичевның кабатланмас таланты каршында баш ияләр, үз әсәрләрен тәүге башкаруны аңа ышанып тапшыралар. Хәйдәр Бигичев үр артыннан үр яулый. Әмма киләчәктә аны тагын да зуррак җиңүләр көтә. Мин моңа бик ышанам”,- дигән иде ул.

Аның сүзләре рас килде. Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән, кечкенәдән җырларга яраткан, спорт белән дус булган. Германиядә хәрби бурычын үтәгән . Армиядә дә җырлаган ул. Аннары Казан дәүләт консверваториясен тәмамлап профессиональ җырчы булган. Кыскасы, гомере буе җырга-моңга, югары сәнгатькә омтылган авыл баласы Хәйдәр Бигичев операларда партияләр башкарып, дөньякүләмендә танылды. 1977 елның 6 ноябрендә Муса Җәлил исемнедәге опера һәм балет театрында “Самат” роле белән башланган иҗат юлы гомеренең соңгы көненә кадәр уңышлы барды. Хәер, ул диплом әсәрләре исемлегенә кергән “Пики дамасы” операсында – Герман ариозасы, “Тоска” операсыннан – Каварадосси ариясе, “Җәлил”дә – Җәлил ариясен остазлары Россиянең халык артисты Нияз Даутов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Воронов горурланырлык итеп җырлаган бит.

Дирижер Владимир Васильев әйтүенчә, Нияз Даутов республиканың опера сәнгатендә Хәйдәр Бигичевның әһәмиятен беренче булып тоемлаган. “Аның профессиональ, җырчы һәм актерлык ягыннан ярдәме Хәйдәргә кыенлыкларны җиңеп, опера театры сәхнәсендә биеклеккә ирешергә мөмкинлек биргән. Бу  - Җик, Җәлил, Хозе, Отелло, Герман... Бу чын мәгънәсендә космик масштаб...”- дип бәяләгән ул җырчының иҗатын.

Хәйдәр Бигичев  характерлары белән бер-берсенә охшамаган “Пики дамасы”нда – Герман, “Җәлил”дә –Җәлил, “Кара йөзләр”дә Закир партияләрен башкарып татар музыкасы концертларында тамашачыларны әсирләндерде, ради-телевидение тапшыруларының героена әйләнде. Ул вакытларны оркестр җитәкчесе,  күренекле дирижер Фуат Мансуров болай дип язып калдырган:”...Уфада татар сәнгате көннәрендә концерт вариантында баш рольдә Хәйдәр Бигичев җырлаган “Җәлил” операсы Башкорт филармониясенең шыгырым тулы залын тетрәндерде. Бөтен зал күз яшен тыя алмады. Мин дә еладым. Бу бөек сәнгать  иде! Андый минутлар онытылмый”. Хәйдәр Бигичевның партнеры, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев та: ”Җәлил” операсының азагында  “Сау бул, Казан!” ариясен башкарганда, мин сәхнә кырыеннан Хәйдәрне елап тыңлап тора идем”,- ди.

Иҗат әһелләренең нинди генә биеклеккә ирешсәләр дә, биеклек ”түбәсе” була. Хәйдәр Бигичев өчен ул Отелло партиясе иде. Бу турыда операны Казан сәхнәсенә куйган режиссер Валерий Раку:”Хәйдәрнең бу партияне ничек җилкенеп әзерләвен күрсәгез икән! Тавышын югалту ихтималын барын, бу рольгә билгеле бер яшькә җиткәч кенә алынуларын әйтеп, “бу аның соңгы эше булачак” дип күңелен төшерүчеләр булса да, ул миңа ышанды, максатына барды. Бу аның батырлыгы, тантанасы, ахыр килеп, иҗади язмышының таҗы булды. Әгәр дә ул булмаса минем дә, аның  да, Казан каласының да беркайчан да мондый спектакльгә ирешәсе юк иде. Театрда Хәйдәр мәһабәтлегенә тиң колачлы, аныңча камил профессиональлеккә, аңа хас эчке куәт һәм тетрәндергеч лиризмга ия җырчы, белмим кайчан пәйда булыр икән! Отелло – тенорлар репертуарындагы иң катлаулы партияләрнең берсе. Хәйдәрне мин һич арттырусыз бу рольне дөнья күләмендә иң яхшы башкаручылар рәтенә кертәм. Әгәр үз гомерендә башка бернәрсә җырламыйча, бер Отелло ролен генә башкарса да, Хәйдәр дөнья музыкасы тарихында калыр иде. Ул “Кабатланмас гений!” дип язды. 

Гадәттә иҗат кешесе сәхнәдә бәхетле булса, гаиләсендә бәхетсез. Әмма Хәйдәр Бигичев шәхси тормышында да бәхетле иде. Чөнки Зөһрә апа белән Хәйдәр абый арасында иң зур хис – мәхәббәтне соңгы, аерылу мизгеленә кадәр югалтмау бик көчле иде. Бу хисне Зөһрә ханым бүгенгәчә кадерләп саклый. “Без бер-беребзгә карата тирән ихтирам саклап 25 елга якын яшәдек. Тормышның ачысын-төчесен, авырлыкларын, шатлыкларын тигезләп күтәрдек, балалар үстердек, бергә иҗат иттек. Бер-беребез өчен алыштыргысыз тәнкыйтьче һәм ярдәмче булдык. Гаиләбез тынычлык һәм мәхәббәт оясы иде. Гаиләдә Хәйдәр тугры ир, үрнәк әти булды”,  - ди Хәйдәр абыйның хәләле Зөһрә ханым. Хәйдәр абый балаларын бик яратты. Улы Айрат белән горурлана иде. Аның турында сөйләгәндә йөзендә самими елмаю балкый. Улында ул дингә, сәнгатькә, иҗат әһелләренә карата мәхәббәт тәрбияләде. Вафат булгач, рухына дога кылучы беренче кешеләр – Харис хәзрәт Салихҗан, хәләле Зөһрә ханым, Казан дәүләт финанс –икътисад институты студенты, улы Айрат булды. Бу -тәрбия, гаиләдәге әдәп-тәрбия җимеше.

Хәйдәр абый белән Зөһрә апа дөнья малына кызыкмыйча, рухи кыйммәтләргә өстенлек биреп яшәделәр.  Алар өчен байлык – Аллаһы Тәгалә биргән талантлары, сәламәтлек, гаилә, уллары, халык мәхәббәте һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган җырлар. Шуңа күрәдер бу олы җанлы шәхесләр белән очрашкан саен очрашасы килә, алар белән аралашу җанга рәхәтлек бирә. “Мин Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев иҗатын бик яратам. Вакытым булганда хәзер дә язмаларын тыңлыйм. Аллаһы Тәгалә моннан берничә ел элек  мине аның хәләл җефете, халкыбызның яраткан җырчысы Зөһрә ханым белән очраштырды. Зөһрә ханым белән сәнгать, дин, фәлсәфи темаларга сөйләшү күңелгә рәхәтлек бирә. Шуңадыр аның белән сөйләшеп сүзләр бетми, очрашкан саен очрашасы килә. Аның белән очраштырган өчен мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен”, - ди шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган икътисадчысы, “Камкомбанк”ның идарә рәисе Розалия Габдуллина.

Үзенең кыска гына гомерендә Хәйдәр Бигичев татар халкына бай рухи мирас калдырды. Россиянең һәм Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты, яраткан җырчыбыз репертуарындагы һәр әсәр бүгенге җырчылар өчен методик кулланма, дәреслек. Аларны радио-телевидениедән ешрак яңгыратып, халкыбызның рухын ныгытырга, зәвыгын күтәрергә иде. Аның шәхси тормышы да күпләргә үрнәк. Мәрхүмә шагыйрәбез Гөлшат Зәйнашева әйткәнчә, аның  белән якыннан танышып, аралашкач бу чибәрлекнең  тышкы чибәрлек кенә түгеллеген, эчке дөньясы, акылы-фигыле белән дә аның искиткеч күркәм, матур икәнлеген беләсең. Ир-егетнең асылы иде Хәйдәр абыебыз.

Аның җырлыйсы җырлары, уйныйсы рольләре күп иде. Тик аяусыз үлем, “Аида” операсында Радамес партиясен өйрәнеп йөргән вакытта, татар дөньясын Хәйдәрсез калдырды. Бу олы хәсрәтне Зөһрә ханым Аллаһы Тәгаләнең, улының, дуслары, туганнарының ярдәме белән җиңеп чыкты. Нишлисең, тәкъдирдән узмыш юк. Хәйдәр абый үзе дә куен дәфтәренә:”Бу дөньядагы бар нәрсә дә Аллаһы Тәгаләдән һәм аларны мәхәббәт белән, яратып кабул итә белергә кирәк. ...Һәр яхшысы, һәр начары  өчен Аллаһка рәхмәтле булырга кирәк. Үткәннәр өчен үкенергә ярамый, бу Аллаһка каршы бару була,” дип язып калдырган бит.

Хәйдәр Бигичев: “Һәр җырымны соңгы тапкыр җырлыйм кебек, сәхнәгә һәр аяк басуымны соңгы тапкыр дип хис итәм. Чын сәнгать үз-үзеңне корбан итү исәбенә генә туа” дия иде. Хак сүзләр, шуңадыр да аны халкы онытмый. Тугры хатыны, улы Айрат белән аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә күп эшли. Аның тырышлыгы белән зур китап-альбом,  җыр, романслар җыентыклары дөнья күрде, җырчы яшәгән йортка мемориаль такта куелды, Казанның бер урамы Хәйдәр Бигичев исемен йөртә. Башкала гимназияләренең берсендә бөек җырчының музее эшләп килә. Туган ягында бюст куелды. Бу эшләрне башкарып чыгарга булышкан өчен Зөһрә ханым Татарстан җитәкчеләренә, Хәйдәр абыйның якташларына рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә  аңа сәламәтлек биреп, халкыбызның рухын баетуга багышланган эшләрендә ярдәменнән ташламасын иде. Ә халкыбызның милли горурлыгы, сөекле җырчысы Хәйдәр Әббәс улының рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Зөлфия ГАЛИМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X