Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кояш баюга, йөрәге дер калтырый...

Гариза язучы булмагач, Мидхәтне җавапка тартмадылар. Янына һаман хатыннар килә, әмма берсе дә озак тормый, өлгерә алганы — ишектән, кайсы тәрәзәдән сикереп кача. ..

Кояш баюга, йөрәге дер калтырый...

Даимә китеп барган икән. Котылган бичара. Тагын бер изге җан фани дөнья белән вакытыннан алда хушлашты. Азгын, усал иренә каршы торырга көче җитмәде аның... Даимә гадәти авыл кы­зы иде, мәктәптә яхшы укыды. Математиканы су урынына эчте. Мәктәптән соң югары уку йортына керде. Укытучы булырга хыялланган кыз, тыры­шып, яратып укыды. Бүлмәдәш кызлары дискотекага чапканда да, үзе генә калып, идән юып, ашарга әзерләп, кер уып, конспектларын укып утыра иде. Анда-монда чакырып егетләр дә аптыратмады аны, үзе дә беркемне эзләмәде. Кемнең дә булса йөзенә туры карарга да оялучы, тыныч холыклы, төскә чибәр булмаса да, бик сөйкемле кыз иде. Туган районына эшкә кайткач, аны кечкенә генә бер авылга математика укытучысы итеп билгеләделәр. Җиң сызганып эшкә тотынды, укучылар — аны үз итте, ул балаларны якын күрде. Мәктәпнең туган авылыннан шактый еракта булуы гына борчыды кызны, кайтсаң кайтып җитәрлек түгел, чыннан да, юл газабы — гүр газабы иде. Шуңа да бер елдан авылларыннан артык ерак булмаган җиргә эшкә чакыруларына Даимә рә­хәтләнеп ризалашты. Ул анда башлангыч класс­ларны укытачак, күптән хыялланганча, үз классы булачак! Өч авылдан җыелган сабыйлар, укытучы апаларының күзенә генә карап тордылар. Даимә практика узганда тәҗрибәле бер укытучының: “Иң башта балаларны үзеңә гашыйк ит, аннан алардан бау иш. Укучыны бары мактап кына уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Сүзеңне мактаудан башла, баланың яхшы ягын эзләп табып, үзенә ачып сал. Ахырда, сүз уңа­еннан сыман, кимчелекле якларын да җайлап кына әйт. Күрерсең, нәти­җәсе булачак”, — дигәнен һәрвакыт исендә тотты. Бу авылда укытучылар өчен махсус төзелгән ике яклы йорт бар иде. Бер ягында яшь укытучылар гаиләсе яши, икенчесендә — яшь кызлар. Даимә үзе кебек быел гына килгән кыз белән урнашты. Сентябрь айлары булгандыр, кичкырын алар яшәгән йортка авыл яшьләре килде. Керделәр, сөйләшеп утырдылар. Арада берсе Даимәне күзләре белән “ашады”, кыз гына моны сизмәде. Егет иртәгесен дә, аннан соң да килде. Шуннан соң гына Даимә аның үзенә игътибар иткәнен абайлады. Мидхәт исемле икән, күрше авылда колхозда эшли, әти-әнисе белән яши, төпчек ир бала. Төскә-биткә чибәр генә, бик җайлы сөйләшә, ягымлы сүзләр дә әйтә. Җырларга ярата икән. Егет шулай даими килеп йөри торгач, алар дуслашып киттеләр. Мидхәтнең игътибары кызга тансык иде, моңа кадәр аның болай ир-егетләр белән дуслык җепләре бәйләнмәде. Әлеге дуслык турында мәктәптә дә белделәр, әлбәттә. Олы гына укытучы апа, җаен туры китереп, Даимәгә: “Сак бул, Мидхәт ел саен шулай кылана, үзенә кызлар сайлый. Аны бер дә мактамыйлар. Авыл кызлары аннан куркып качалар икән”, — диде. Кыз бу сүзләргә артык игътибар бирмәде. Яшьлек — җү­ләрлек ди, кеше сүзе колакка керсә дә, йөрәккә керми торган вакыт. Ә бер көнне Мидхәт, дус егетләре белән килеп, Даимәне урлап, өйләренә алып кайтты. “Урамда йө­реп керәбез”, — дип дәшеп чыгарды да, әти-әнисе янына алып кайтып китте. Бу хәбәр таң атканда авылга таралып өлгерде. Шулай яши башладылар. Каенанасы — тыныч холыклы, сабыр Мәсхүдә килененең дә үзенә охшаганын күреп бик сөенде, чөнки ул улының гадәтенә бары күндәмлек белән генә түзеп булганын белә иде. Яшь киленне күршеләре, авыл халкы бик җылы кабул итте. Шулай булмыйни: уңган, бар эшне белеп эшли, акыллы да, артыгын сөйләмәс, әңгәмәдәшен бүлдермәс. Шуңа өстәп, югары белемле физика-математика укытучысы! Авылда яше-карты: “Мидхәтгә тиң кыз түгел инде бу, хәзер инде алып кайткан, эш беткән, кадерен генә белсә иде”, — дип теләде. Мидхәтнең чын йөзе яши башлагач кына ачылды. Юләр тик торганда гына акыллы була ди. Яшь ир инде элекке кебек җырлап, мәзәк сөйләп, көлдереп йөрми. Хәзер ул таләп кенә итә: анысын китер, монысын әзерлә! Колхоз таркалгач, бөтенләй эшсез калды, әти-әнисенең пенсиясенә көн күрә башлады, тәмәкегә дә акчаны әнисеннән сорап алды. Йортта эшләргә яратмады, аракы белән дуслашты. Ә Даимә түзде, бала тугач үзгәрер әле дип өметләнде. Ир үзгәрмәде генә түгел, кызлары тугач, киресенчә, тагын да холыксызланды, көнләшеп, хатынына кул күтәрә башлады. Икенче кызлары тугач: “Юньле хатын малай тапкан булыр иде”, — дип тузынды. Ниһаять, уллары туды. Инде сөенеп кенә яшәргә иде дә соң... Мидхәт үзен патша кебек хис итте. Әти-әнисе вафат булгач та, хатынына дөнья алып барырга булышмады. Даимә эшеннән чаба-чаба кайтып, хуҗалык эшлә­ренә ябышты, мал карады, җыйды, юды, пешерде. Ир торган саен күбрәк эчте, юктан да тавыш куптарды. Хатынын мәктәптәге ир-ат укытучылардан, авылдаш, күрше ирләрдән — барысыннан да көнләде. Әти-әнисе исән чагында бераз тыелып килсә, хәзер хатынын иркенләп кыйный башлады. Юк-бар гаеп табып, кулларын йодрыклап, хатынының башына сугарга тырышты. Даимә бу хәлләрне бе­рәүгә дә әйтмәде, зарланмады. Шуннан башы авыр­тырга тотынды, чәч­ләре агарды, күрүе начарланды. Монысына да тү­зәр иде әле, ир төнлә биг­рәк җәфалый иде аны. Күзләре җанварныкы кебек уйнаклый, хатынын ничек кенә ботарламый... Даимә коса, бөтен җире авырта, әмма түзә... Кояш баюга, йөрәге дер калтырый: хәзер тагын мәхшәр тотына... Мидхәт тәмам йөгәнсезләнде, үзен нәсел үгезе итеп тойды. Чираттагы кәефләнеп йөрүендә авыл читендәге тол хатынның ишеген бәреп керде: “Болай, йомышка дип кенә кергән идем, бәлки берәр хаҗәтең төшкәндер, ирсез хатыннарның да күңелен күрергә кирәк безгә”. “Юк-юк!” — диде, коты алынган, кая качарга белмәгән хатын. Бәхеткә, ир аңа кагылмады: “Озын сүзнең кыскасы, кемгә кирәк — миңа килсеннәр, авылда хатыннарга әйт, барыгызны да канәгатьләндерәм!” — дип, үз юлы белән китте. Бервакыт, күзе тонган ир, караңгыда очратып, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче авыру кызны ак карга салып мыскыл итте. Бу вәхшилеге дә кешегә сизелми калды. Мескен бала соңыннан гына дус кызына серен чиште. Кемгә кул сузасын белде азгын ир: юаш, ятим, ярдәмчесе булмаганнарны кыерсытты. Балалар үсеп йорттан тарала башлады, кайсы укырга керде, кайсы эшкә урнашты. Кыйналудан, җәберләү-көчләүләрдән Даимәнең саулыгы тәмам бетте, ул инде олы һәм кече йомышын тота алмый башлады. Башы өзлексез авыртып, ахырда хәтерен югалтты. Мидхәтгә авыру хатын кирәкми: ерак авыллардан йортына хатыннар алып кайта башлады, берсен яшәргә үк калдырды. Кызларның берсе укыйсым бар дип, икенчесе балалар кечкенә дип, әниләрен карауны өсләренә алмадыар. Даимәне ерткычлы йорттан энесе коткарды, үзләренә алып кайтты, аннан социаль яклау органнары аша авыру кешеләрне караучы гаиләгә урнаштырды. Даимәнең гомере күп калмаган иде инде, 57 яше тулгач, озак та тормый бакыйлыкка күчте... Гариза язучы булмагач, Мидхәтне җавапка тартмадылар. Янына һаман хатыннар килә, әмма берсе дә озак тормый, өлгерә алганы — ишектән, кайсы тәрәзәдән сикереп кача. ...Менә шундый куркыныч язмыш. Бүгенге көндә бу! Кемгә, нигә кирәк мондый сабырлык? Әллә Мидхәт кебек вәхшиләр юк дисезме, бәлки янә­шәбездә генә Даимә хәлендә яшәүчеләр бардыр? Ул да бит әле быелгы көздә генә җирләнде. Аллаһының рәхмәтендә булсын, ичмасам мәңгелек дөньяда рәхәт күрсен иде... Исемем редакция өчен генә.

"Кояш баюга, йөрәге дер калтырый: хәзер тагын мәхшәр тотына..." Даимә китеп барган икән. Котылган бичара. Тагын бер изге җан фани дөнья белән вакытыннан алда хушлашты. Азгын, усал иренә каршы торырга көче җитмәде аның... Даимә гадәти авыл кы­зы иде, мәктәптә яхшы укыды. Математиканы су урынына эчте. Мәктәптән соң югары уку йортына керде. Укытучы булырга хыялланган кыз, тыры­шып, яратып укыды. Бүлмәдәш кызлары дискотекага чапканда да, үзе генә калып, идән юып, ашарга әзерләп, кер уып, конспектларын укып утыра иде. Анда-монда чакырып егетләр дә аптыратмады аны, үзе дә беркемне эзләмәде. Кемнең дә булса йөзенә туры карарга да оялучы, тыныч холыклы, төскә чибәр булмаса да, бик сөйкемле кыз иде. Туган районына эшкә кайткач, аны кечкенә генә бер авылга математика укытучысы итеп билгеләделәр. Җиң сызганып эшкә тотынды, укучылар — аны үз итте, ул балаларны якын күрде. Мәктәпнең туган авылыннан шактый еракта булуы гына борчыды кызны, кайтсаң кайтып җитәрлек түгел, чыннан да, юл газабы — гүр газабы иде. Шуңа да бер елдан авылларыннан артык ерак булмаган җиргә эшкә чакыруларына Даимә рә­хәтләнеп ризалашты. Ул анда башлангыч класс­ларны укытачак, күптән хыялланганча, үз классы булачак! Өч авылдан җыелган сабыйлар, укытучы апаларының күзенә генә карап тордылар. Даимә практика узганда тәҗрибәле бер укытучының: “Иң башта балаларны үзеңә гашыйк ит, аннан алардан бау иш. Укучыны бары мактап кына уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Сүзеңне мактаудан башла, баланың яхшы ягын эзләп табып, үзенә ачып сал. Ахырда, сүз уңа­еннан сыман, кимчелекле якларын да җайлап кына әйт. Күрерсең, нәти­җәсе булачак”, — дигәнен һәрвакыт исендә тотты. Бу авылда укытучылар өчен махсус төзелгән ике яклы йорт бар иде. Бер ягында яшь укытучылар гаиләсе яши, икенчесендә — яшь кызлар. Даимә үзе кебек быел гына килгән кыз белән урнашты. Сентябрь айлары булгандыр, кичкырын алар яшәгән йортка авыл яшьләре килде. Керделәр, сөйләшеп утырдылар. Арада берсе Даимәне күзләре белән “ашады”, кыз гына моны сизмәде. Егет иртәгесен дә, аннан соң да килде. Шуннан соң гына Даимә аның үзенә игътибар иткәнен абайлады. Мидхәт исемле икән, күрше авылда колхозда эшли, әти-әнисе белән яши, төпчек ир бала. Төскә-биткә чибәр генә, бик җайлы сөйләшә, ягымлы сүзләр дә әйтә. Җырларга ярата икән. Егет шулай даими килеп йөри торгач, алар дуслашып киттеләр. Мидхәтнең игътибары кызга тансык иде, моңа кадәр аның болай ир-егетләр белән дуслык җепләре бәйләнмәде. Әлеге дуслык турында мәктәптә дә белделәр, әлбәттә. Олы гына укытучы апа, җаен туры китереп, Даимәгә: “Сак бул, Мидхәт ел саен шулай кылана, үзенә кызлар сайлый. Аны бер дә мактамыйлар. Авыл кызлары аннан куркып качалар икән”, — диде. Кыз бу сүзләргә артык игътибар бирмәде. Яшьлек — җү­ләрлек ди, кеше сүзе колакка керсә дә, йөрәккә керми торган вакыт. Ә бер көнне Мидхәт, дус егетләре белән килеп, Даимәне урлап, өйләренә алып кайтты. “Урамда йө­реп керәбез”, — дип дәшеп чыгарды да, әти-әнисе янына алып кайтып китте. Бу хәбәр таң атканда авылга таралып өлгерде. Шулай яши башладылар. Каенанасы — тыныч холыклы, сабыр Мәсхүдә килененең дә үзенә охшаганын күреп бик сөенде, чөнки ул улының гадәтенә бары күндәмлек белән генә түзеп булганын белә иде. Яшь киленне күршеләре, авыл халкы бик җылы кабул итте. Шулай булмыйни: уңган, бар эшне белеп эшли, акыллы да, артыгын сөйләмәс, әңгәмәдәшен бүлдермәс. Шуңа өстәп, югары белемле физика-математика укытучысы! Авылда яше-карты: “Мидхәтгә тиң кыз түгел инде бу, хәзер инде алып кайткан, эш беткән, кадерен генә белсә иде”, — дип теләде. Мидхәтнең чын йөзе яши башлагач кына ачылды. Юләр тик торганда гына акыллы була ди. Яшь ир инде элекке кебек җырлап, мәзәк сөйләп, көлдереп йөрми. Хәзер ул таләп кенә итә: анысын китер, монысын әзерлә! Колхоз таркалгач, бөтенләй эшсез калды, әти-әнисенең пенсиясенә көн күрә башлады, тәмәкегә дә акчаны әнисеннән сорап алды. Йортта эшләргә яратмады, аракы белән дуслашты. Ә Даимә түзде, бала тугач үзгәрер әле дип өметләнде. Ир үзгәрмәде генә түгел, кызлары тугач, киресенчә, тагын да холыксызланды, көнләшеп, хатынына кул күтәрә башлады. Икенче кызлары тугач: “Юньле хатын малай тапкан булыр иде”, — дип тузынды. Ниһаять, уллары туды. Инде сөенеп кенә яшәргә иде дә соң... Мидхәт үзен патша кебек хис итте. Әти-әнисе вафат булгач та, хатынына дөнья алып барырга булышмады. Даимә эшеннән чаба-чаба кайтып, хуҗалык эшлә­ренә ябышты, мал карады, җыйды, юды, пешерде. Ир торган саен күбрәк эчте, юктан да тавыш куптарды. Хатынын мәктәптәге ир-ат укытучылардан, авылдаш, күрше ирләрдән — барысыннан да көнләде. Әти-әнисе исән чагында бераз тыелып килсә, хәзер хатынын иркенләп кыйный башлады. Юк-бар гаеп табып, кулларын йодрыклап, хатынының башына сугарга тырышты. Даимә бу хәлләрне бе­рәүгә дә әйтмәде, зарланмады. Шуннан башы авыр­тырга тотынды, чәч­ләре агарды, күрүе начарланды. Монысына да тү­зәр иде әле, ир төнлә биг­рәк җәфалый иде аны. Күзләре җанварныкы кебек уйнаклый, хатынын ничек кенә ботарламый... Даимә коса, бөтен җире авырта, әмма түзә... Кояш баюга, йөрәге дер калтырый: хәзер тагын мәхшәр тотына... Мидхәт тәмам йөгәнсезләнде, үзен нәсел үгезе итеп тойды. Чираттагы кәефләнеп йөрүендә авыл читендәге тол хатынның ишеген бәреп керде: “Болай, йомышка дип кенә кергән идем, бәлки берәр хаҗәтең төшкәндер, ирсез хатыннарның да күңелен күрергә кирәк безгә”. “Юк-юк!” — диде, коты алынган, кая качарга белмәгән хатын. Бәхеткә, ир аңа кагылмады: “Озын сүзнең кыскасы, кемгә кирәк — миңа килсеннәр, авылда хатыннарга әйт, барыгызны да канәгатьләндерәм!” — дип, үз юлы белән китте. Бервакыт, күзе тонган ир, караңгыда очратып, имин булмаган гаиләдә тәрбияләнүче авыру кызны ак карга салып мыскыл итте. Бу вәхшилеге дә кешегә сизелми калды. Мескен бала соңыннан гына дус кызына серен чиште. Кемгә кул сузасын белде азгын ир: юаш, ятим, ярдәмчесе булмаганнарны кыерсытты. Балалар үсеп йорттан тарала башлады, кайсы укырга керде, кайсы эшкә урнашты. Кыйналудан, җәберләү-көчләүләрдән Даимәнең саулыгы тәмам бетте, ул инде олы һәм кече йомышын тота алмый башлады. Башы өзлексез авыртып, ахырда хәтерен югалтты. Мидхәтгә авыру хатын кирәкми: ерак авыллардан йортына хатыннар алып кайта башлады, берсен яшәргә үк калдырды. Кызларның берсе укыйсым бар дип, икенчесе балалар кечкенә дип, әниләрен карауны өсләренә алмадыар. Даимәне ерткычлы йорттан энесе коткарды, үзләренә алып кайтты, аннан социаль яклау органнары аша авыру кешеләрне караучы гаиләгә урнаштырды. Даимәнең гомере күп калмаган иде инде, 57 яше тулгач, озак та тормый бакыйлыкка күчте... Гариза язучы булмагач, Мидхәтне җавапка тартмадылар. Янына һаман хатыннар килә, әмма берсе дә озак тормый, өлгерә алганы — ишектән, кайсы тәрәзәдән сикереп кача. ...Менә шундый куркыныч язмыш. Бүгенге көндә бу! Кемгә, нигә кирәк мондый сабырлык? Әллә Мидхәт кебек вәхшиләр юк дисезме, бәлки янә­шәбездә генә Даимә хәлендә яшәүчеләр бардыр? Ул да бит әле быелгы көздә генә җирләнде. Аллаһының рәхмәтендә булсын, ичмасам мәңгелек дөньяда рәхәт күрсен иде... Исемем редакция өчен генә. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31337

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев