Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Күз алдымда бәреп китте!»

«Ашыга-ашыга эшкә барам. Ул көнне юлда булган бер хәлдән һаман да аңыма киә алмыйм әле», – дип сөйләде миңа бер танышым.

«Җәяүле кичүенә килеп җиттем. Миннән алда бер мәктәп укучысы да ашыгып бара иде. Теге баштан югары тизлектә булмаса да, бер машинаның килгәнен күреп алдым. Мин күрдем, ә теге укучы егет юк булса кирәк. Машина руле артында утыручы шофер туктарга да уйламады, мәктәп укучысын күз алдымда бәреп китте! Күз алдыңа гына китер! Коточкыч! Мин шокта! Кычкырып ук җибәрдем. Шул арада теге егет торды да басты. Машина эченнән йөртүче чыкты да: «Ничего не случилось?» – дип сорады. Ничек инде «ничего?!» Син кеше бәрдең түгелме?! 

Мәктәп укучысы исә өстендәге карны какты да, «Да нет вроде, нормально», – дип әйтте. Мин янына барырга ашыктым. Ә йөртүче исә машинасына утырды да китеп тә барды. Соң бу егет шок кичерәдер, аңа медицина ярдәме кирәктер дип уйламады да. Телефон номерын да язып калдырмады... Мин тагын бер аптырадым. Җәяүле егеттән ярдәм кирәкме дип сорадым, тик ул кирәксенмәде. Әллә читенсенде, әллә мәктәпкә соңга кала иде – анысы инде билгесез! Шулай ук ашыга-ашыга китеп барды! 

Мин әле озак кына бер урынга карап басып тордым... Кеше гомере нечкә кыл өстендә инде! Ә теге малай катырак бәрелгән булса, берәр җире имгәнсә, ә кинәттән үлеп китсә... Аллаһ сакласын! Аннары бит ул бәреп киткәннән соң шок хәлендә дә булырга мөмкин. Яңадан гына берәр җире авыртып китсә... Юлларда берүк сак йөрсәк иде! Бәла аяк астында, – дип сөйләде танышым.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев