Шəhри Чаллы

Мин спортсмен булам

Яңа шәһәр үсеп килә, биш-алты урында завод корпусларын җиткерәләр. Бу зур төзелештә илнең төрле төбәкләреннән килгән төзүчеләр эшлиләр. Гаиләлеләрне вагончикларга урнаштырдылар. Йөзләгән вагончиклардан торган зур авыл халкын кибет, медпункт хезмәтләндерде. Эшчеләр балаларын мәктәпкә, балалар бакчасына бишенче номерлы автобус белән иске шәһәргә йөртәләр иде.

Төзелештә эшләүче яшьләрнең күбесе ятакханәләрдә яшәделәр. 
 Яңа шәһәрдә җәйге кинотеатр эшли. Һәр шимбә, якшәмбе шул кинотеатр каршында татар, башкорт яшьләре пятачок үткәрәләр. Берничә егет гармунда уйный, кызлар, егетләр түгәрәк уртасында бииләр. Урта буйлы, зәңгәр күзле, сары чәчле, киң җилкәле спортчы Илтүзәр уртада биегән кызга игътибар итә. Кыз урта буйлы, нечкә билле, озын чәчле. Ничектер гаҗәеп көч үзенә тарта! 
– Кара әле, Марат, кара, бу кыз бигрәк оста бии. 
Марат ябык, буйчан, озын чәчле, гадәтенчә берничә кызга мавыгып мәзәк сөйли. 
– Комачаулама, әллә нәрсәсе юк ул кызның. 
Илтүзәр күздән югалтты кызны, түгәрәк буйлап эзләп караса – иптәш кызлары арасына кереп яшеренгән икән! Бәхетле кичтә табылды кыз! 
– Минем исемем Илтүзәр, сезнең?
– Минеке – Рәйхана, минеке – Нурия! 
– Ә синеке? Әллә телеңне йоттыңмы?  
– Аның исеме Миләүшә, ояла ул, чит егетләр белән сөйләшми, – җавап бирде иң чаясы. 
– Мөмкинме бүген сезне озатырга дустым белән?
– Кая соң дустың, әллә адаштымы? 
Шул арада Марат килеп җитте. 
– Саумысыз, кызлар-йолдызлар! Илтүзәрне кая алып китәргә җыенасыз?
– Ярый инде, күп шаяртма, кызларны озата барабыз, рөхсәт иттеләр, әйдәгез, киттек! 
 Тулай тораклары якын гына булып чыкты, тиз килеп җиттеләр. 
– Рәхмәт, егетләр озатканыгыз өчен, – диде дә Миләүшә, йөгереп кереп тә китте. 
Рәйхана белән Нурия озак кына сөйләшеп тордылар. Илтүзәр кайсы бүлмәдә торганнарын белеште. Күзенә йокы әсәре кермәде егетнең, шәһәргә килгәненә ике ел, әлегә мондый тыйнак кызны очратканы булмады. 
Кич белән эштән соң Марат тулай торакка килеп керде. 
– Әйдә, жыен, чибәркәйләрне очраттым, менә шушындый! – дип баш бармагын югарыга күтәрде. 
Һәм Илтүзәрчә булды да. Алар кич белән Миләүшәләр  яши торган тулай торакка килделәр.  
– Хәерле кич, кызлар! Каршы килмәсәгез, без сезне кинога алып барырга уйлаган идек. 
Озак та үтмәде, матур итеп киенгән, бизәнгән кызлар чыктылар. Марат Рәйхананы белән Нурияны култыклап алып, алданрак китте. Илтүзәр Миләүшә белән алар артыннан икәүләп бардылар. 
Миләүшәнең әтисе бензовозда шофёр булып эшләгән, юлда аварияга очрап янып үлгән. Әнисе почтада эшли. Ишле гаиләдән, иң олысы Миләүшә икән. Төзелештә буяучы булып, хәзер кичке техникумда укый.   
– Мин дә күп балалы гаиләдә үстем. Өч сеңлем, бер энем бар. Әтием Сабиржан исемле, колхозда электрик, әнием Миннекамал, доярка булып эшләде. Гаиләдә беренче бала булганга, авыр эшләр күбрәк миңа эләкте инде. Дустым Сәгыйть белән мал өендә боксёр перчаткалар урынына кышкы бүрекләр киеп, бокс өйрәндек. Ломнарны бергә бәйләп, штанга ясагач, шуларны күтәреп, күнегүләр ясадык, кич саен аякларны ныгыттык. Кыш көннәрендә чаңгыда чаптым, җәй көннәрендә йөгердем. Мәктәптә физкультура укытучысы Александр Иванович биеклеккә, озынлыкка сикерергә, дөрес итеп чаңгыда шуарга, йөгерергә өйрәтте, мәктәптә үткән ярышларда һәрвакыт беренче, икенче урыннарны яуладым. Әтием бик каты булды, бер-бер артлы эш кушып кына торды. Шулай да, спорт минем өчен беренче урында булды, һәрвакыт үземне чыныктырдым. Аварияга эләгеп, әтием үлеп китте. Сарай сала башлаган идек, үзебез төзеп бетердек, иң авыры минем әниемә дә миңа булды. Сигезенче классны тәмамлагач, трактористлыкка укыдым, аннан колхозда эшләдем. Унбиш яшемдә авылда батыр калып, сарык алдым. Шул вакыттан бирле беренчелекне беркемгә дә бирмәдем. Әкренләп күрше авылларга да барып, көч сынаша башладым. Аннан инде райондагы Сабан туйларында һәр елны батыр булдым. Менә ике ел инде Яр Чаллыда төзелештә бетон төяүче булып эшлим. Кичләрен тренировкага йөрим, самбо белән шөгылләнәм. 
Илтүзәр үзе дә сизмәстән нык гашыйк булды Миләүшәгә. Иртән дә, кичтән дә башыннан чыкмады кыз. Бер көн күрмәсә, күңеленең бер чите китек булды. Ул төзелештән китте, заводка эшкә керде, чөнки анда яшь гаиләләргә бүлмә яки фатир бирәләр. Аны мәхәббәте һаман алга әйдәде. Миләүшәне югалтудан курыкты. Танышканнарына бер ел дигәндә, алар ЗАГСка гариза бирделәр. Өйләнешкәч, ике айдан соң малосемейка алдылар. Ярты елдан Илтүзәрне армияга – Татарстанның милиция полкына алдылар, анда да спорт белән шөгылләнде, ярышларда Динамо өчен уңышлы көрәште. Армиядән кайткач кызлары Альмира туды. Яшь гаиләгә заводтан ике бүлмәле фатир бирделәр. Яр Чаллыда, күрше районнарда үткән Сабан туйларында Илтүзәр һәрвакыт беренче урынны алды. Заводка эшкә йөгереп барды, өйгә дә йөгереп кайтты. Ял көннәрендә иптәшләре белән урманга гер күтәрергә йөрделәр. Ике игезәк кызлары тугач, Яр Чаллының чикләнмәгән батыры булды. Шул җиңүе өчен аңа заводтан дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Күп балалы әти булуына карамастан, күнегүләрне дәвам итте, спортзалга йөрүне бер көн дә калдырмады. 
Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның спорт мастеры титулын алды Илтүзәр. Олыгая бара, зур спорттан киткәч, оныклары Регина белән Ринатка дзю-до буенча күнекмәләр ясарга өйрәтте. Регина Россия күләмендәге ярышларда катнаша башлады. 
Оныклары бабаларының мактау грамоталарын, медаль, кубокларын күреп, аларның ни өчен бирелгәннәре белән кызыксына башладылар. Күбрәк Ринат кызыксынды. Илтүзәрнең иң беренче жиңүләре өчен ничә сарык отканын санадылар, йөзгә җиткәч, ялгыштылар, 7 мотоцикл, 8 машина, ә холодильник, телевизорларның исәбе юк. 
Ә титулларын исәпләсәң, очына чыгып булыр микән?  40 тапкыр Муса Җәлил призын, Поволжьеда 2 тапкыр, бик күп тапкыр Татарстанның абсолют чемпионы исемен, 3 тапкыр Татарстан кубогын яулаган, Россия турнирын 8 тапкыр откан. 
 Икәүләшеп ике яктан чемпион бабаларын килеп кочаклап, бер тавыштан: 
– Без дә чемпион булачакбыз! – дип сүз бирделәр.

Фәния Шәрипова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: