Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Язмаларда - язмыш

Парлыларга кызыгып яшәдем

Парлыларга кызыгып яшәдем

Мин гомерем буе парлыларга кызыгып яшәдем. Парлап машинада, урамда йөрүчеләргә, аш-мәҗлестә утыручыларга, иңне-иңгә куеп эшләүчеләргә – гомумән парлыларга. Нәрсә генә эшләсәң дә пар кирәк, яр кирәк.

Авыл җирендә парлап көтү көтәсең, чират җиткәч, парлап бәрәңге аласың, парлап печән өясең: берең бирә, берең ала. Эшләве җиңел дә, рәхәт тә. Ә мин бу эшләрне гел берүзем башкардым.

Авыздагы канлы төкерекне дә
Күрсәтмәдем якын күршемә. 
Күмерләргә әйләнсә дә йөрәк, 
Сөйләп булмый барын кешегә, – дип язган шагыйрь. 

Әйе, сөйләп ни мәгънә? Яши-яши дә кеше парын югалта, менә шул чакта ялгызларның хәлен аңлый. Ире кинәт үлеп киткән бер ханым югалтуны бик авыр кичерде, ялгыз яшәүнең ачысын бик тиз татыды. «Йорт түбәсен кар басты, күрше ирен чакырдым, ә үзем хатыны ни әйтер дип ярты нервымны бетердем», – диде ул. Шулай шул, авылда ир-ат кулы гел кирәк: мал суярга да, бакча сукаларга, каралты-кура төзәтергә дә... Андый чакта ничарадан бичара булып, күрше ирен чакырасың, ул эшләгәндә хатыны биш-алты тапкыр кереп чыга. Шул чакта гарьлегеңнән үләр дәрәҗәгә җитәсең...

Пенсионер ире үлеп киткәч бер ханым акча җитми, түләүләр бигрәк күп килә дип зарланды. Ә без, ялгызлар, гомер буе бер хезмәт хакына яшәдек, юрганга карап аякны суздык. Төрле сәбәп белән ялгыз калучылар бар. Бер хатын болай дигән иде: «Ирсез, баласыз хатынны бер дә санламыйлар, әнә, 86 яшькә җиткән Сәлимә апа кебекләрнең ярларын каһәр төшкән сугыш урлады. Сәлимә апа гомере буе ялгызлыкның ачы хәсрәтен татыды, ат кебек җигелеп эшләде, рәхәт күрмәде».

Ялгызлар турында гайбәт тә күп була, андыйларның нәсел-нәсәбенә кадәр тикшерәләр. Нәселем бик әйбәт, анысына сөенеп бетә алмыйм. Әтием Шәрип белән әнием Сара үрнәк гаилә булып, 61 ел парлап гомер иттеләр һәм фани дөньядан бер-бер артлы китеп бардылар. Әнием әтиемне бик хөрмәтләп яшәде. Әти эшкә ат белән йөри (урман каравылчысы булып эшләде), әни аны капканы ачып озатып кала, шулай ук капка ачып каршы ала иде. Бергә утырып ашадылар, без балаларының җыелышларына да һәрвакыт бергә йөрделәр. Әнием тәмле теле белән әтигә гомере буе «әтисе» дип дәште. Әти каты эшләде, тиз кызучан иде. Әнием аны гел «Шәрипкәем» дип тынычландыра иде.

«Гомерем буе көттем бу сөюне», – дип җырлый Хәния Фәрхи. Ярый ла сөю килсә. Ә көтеп-көтеп тә сөю күрмәгәннәр күпме? Халыкта «Унга бар, уңганчы бар» дигән әйтем яши. Хаклык бар ул сүзләрдә. Кайбер кешеләр бик кыю булалар һәм тиң ярларын эзләп табып, бәхеткә ирешәләр. Профком рәисе буларак, миңа күп сорауларны чишәргә туры килде: тормыш, гаилә, бәхетле парлар... Аларны туган көннәре белән тәбрикләү, бүләкләү. Мин гомерем буе чәчәк үстердем, аларны бүләк итәргә яраттым.
«Дөньяны аңлаганда ул бик матур, үзеңнең якты дөньяга килгәнеңә сөенеп яшәргә дә яшәргә кирәк, шул чакта кеше сине мескен димәс, мескен булырга язмасын», – дия иде мәрхүмә әнием. Кеше йә яшьлегендә рәхәт күрә, яки картлыгында. Шуның өчен өмет белән яшәргә кирәк. Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Ә бәхет ачкычы күбесенчә үз кулыбызда. Яши белеп яшәргә, авырлыкны көлеп үткәреп җибәрергә кирәк. «Бернигә дә карамыйча, гомер йомгагын сүтәм, мин үзем чиксез бәхетле, бәхетлеме син, иркәм?» – дип җырлый Әлфинә Әзһәмова. Барыгызга да бәхет телим.

Фаягөл Әхмәтшина. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса