Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Син аны гомер буе сихер астында яшәтер идеңме?»

Алар аерылыштылар. Унике ел җыйган дөньяларын туздырып, өч балаларын ятим итеп, бар туган-тумачаны, күрше-күләнне, бар авылны шаккаттырып аерылыштылар. Ике генә кеше аптырамады, ахры. Берсе – Рәйлә үзе, икенчесе – Василиса түти. Рәйлә бу көнне унике ел буена куркып, шулай да өметләнеп көтте. Ә Василиса түти хәбәрне ишеткәч кат-кат чукынды һәм болай диде: «Синең хөкемеңдә без мескеннәрең, и Тәңрем. Шулай булырга тиеш иде һәм шулай булды да!»

Ир кеше — Заһит — аптыраган иде, аптырау гынамы, коры җиргә ыргытылган балык сыман шаңкып калды ул. Начар яшәмәделәр, кешедән ким тормадылар, артыграк та булмаса әле. Аларныкы кебек ике катлы йорт тирә-якта бер, өй тулы җиһаз, ихата тулы мал. Малайлар соң? Тупылдап торган, бер-сеннән-берсе үткер, сау-сәламәт өч малай тагын кемдә бар! Үзе балта остасы, кулыннан килмәгәне юк, Рәйлә — доярка, алдынгы, өйне дә гөл итеп тотты. Уңган аның хатыны… Юк, хәзер хатыны түгел инде… Ничәмә ел бергә яшәгән кеше турында алай дию нинди кыен! Шул ук вакытта, шундый җиңел Заһитка, шундый иркен, дөньялар яктырып, күз алдында торган томанлы пәрдәләр ачылып киткән сыман! Бу унике ел гомер саташулы төш кебек, аягүрә йоклап үткәргән төн кебек…

Сабантуй көнне алар верандада яттылар. Икесе дә арыганнар, Заһитның кәефе юк — ул, бил бирмәс дип даны чыккан көрәшче, быел тәкәдән мәхрүм калды. Картайтамы, башка нәрсәме? Шул сәбәпле ару гына төшергән, тик барыбер кайгысын баса алмаган, йокысы ачылып кына киткән иде. Эчеп кайтканына Рәйлә күтәрелеп бер сүз әйтмәде, һич юкка туза торган гадәте юк, урын җәйде дә, нарат исе аңкыган стенага борылып ятып йоклады.

Айның тулган мәле, мунчаларындагы җиз тастай зур, түгәрәк, күршеләрнең тупылларына менеп кунаклаган да тәрәзә аша нәкъ Заһитка карап тора сыман. «Бүре булсам, тәки улар идем,— дип уйлады Заһит,— күзгә карап тора бит прәме…» Шулай дип уйлап бетерүе булды, веранда чайкалып куйгандай итте дә, яп-якты нурга чумды. Ишетелер-ишетелмәс кенә көй сызыла башлады, электр тогына охшаган дулкыннар аягүрә баскан Заһитның гәүдәсен үтәдән- үтәли капшадылар, зеңгелдәтеп тибрәттеләр. Ул дулкыннар салават күперенең барча төсмерләренә кереп төрләнгән якты нурның да, талгын сихри музыканың да чыганагы иде бугай. Заһит белгән догаларын укымакчы итте, хәтеренә бер сүз дә килмәде; «җен- фәлән шаяртса, сүгенергә кирәк» дигәннәрен ишеткәне бар иде, сүгенергә телен әйләндерә алмады. Һушы алынып идән уртасында ни вакыт торгандыр, бер заман теге нурларның көче азая башлады, бераздан алар юкка чыкты, дөнья баштагы хәленә кайтты.

Заһит оеган кул-аякларын селкетеп карады, шөкер, эшлиләр. «Йә, Хода!— диде,— нәрсә булды бу?» Яңадан туган сыман як-ягына каранды. Һич нәрсә төшенмичә бераз басып торды да, шунда, идән уртасына авып, каты йокыга талды.

Икенче көнне үзе белән булган бу хәлне Рәйләгә сөйләде. Хатынының нишләптер төсләре үзгәреп китсә дә, курыккан сыманрак итеп, «Төш күргәнсеңдер, юкка баш ватма»,— дию белән чикләнде. Күршесе баш төзәтергә кергән иде, аңа сөйләгәч: «Белая горячка бу, башка бер ни дә түгел. Эчми эчкәннәрнең дә була ул»,— дип «тынычландырды».

Төштерме, саташудырмы, тик менә шул төннән соң тормышлары күзгә күренеп сүтелә башлады. Эштән кайта, иң беренче каршысына чабып килгән этне тибеп очыра, аннан балалар эләгә, аннан Рәйләгә бәйләнә башлый. Телне йотарлык аштан йөз гаеп таба, идәндә чүп кисәге күрсә, котырып китә, сарык көтүдән кайтмаса да, чебеш-фәлән югалса да олы җәнҗал куба. Эчүгә сабышты. Эчсә, җиңелрәк сыман. Ызгышырга сәбәп табуы да җайлырак. Рәйләсе генә һаман түзә. Ничек түзә?! Кеше хатыннары кебек рәхәтләнеп талаша да белми бит ичмасам! Кычкырса иде, талашса иде, юк инде, үзе гаепле кешедәй, мөлдерәп карый да, дәшми. Ул эндәшмәгән саен Заһитның отыры ачуы куба. Кайчак ир үз-үзен кулга алмакчы да булып карый, тик юк, тагын «ычкына». Акылы белән аңларга тырыша: «Нигә болай соң әле бу? Менә дигән яшидериек бит»,— ди. Уйлый-уйлый да: «Нигә Рәйләгә өйләндем соң мин?»— дигән сорауга барып чыга. — «Яратмый идем ләса аны, яратмадым да бугай, ә ничек яшәдек икән соң?» Сөйләшүләре, ашаулары, хәтта тын алышларына кадәр күңел кайтаргыч. Заһитның аңа күтәрелеп карыйсы да килми. Кая бергә ятып йоклау, бер өстәл артына да утыра алмыйлар хәзер!

Теге төннән соң бер ай үткәч, тәмам тәкате корыган, үзен йөгәнли алмаган Заһит әйтте хатынына:

— Безнең белән нәрсә булгандыр, Рәйлә, белмим, тик мин башкача синең белән яши алмыйм, — диде. — Йорт сиңа, бар нәрсә сиңа, кеше көлдереп мал бүлешмик. Эшләгәнемнең өчтән икесен балаларга җибәреп торырмын, аерылышыйк без, түзәлмим мин,— диде.

Шул ук төнне Василиса түтинең ишеген шакыдылар. Чуваш карчыгы татарча да бик әйбәт белә иде:

— Ачык, кер әйдә,— диде.

Түшәмгә, стенага эленгән үләннәрне кыштырдатып, кармалана-кармалана чоланны үтеп, берәү өйгә керде.

— Килдеңме?— диде өстәлдә кәрт салып утырган карчык. Тыныннан шәм ялкыны калтыранып, сүнә язып дерелдәде. — Киләсеңне белдем. Ул чакта ялгышканыңны һаман аңламадыңмы?

— Бер нәрсәм дә жәл түгел, синең кулыңнан килә, Василиса түти, кайтар аны миңа!— диде хатын тезләнеп.

— Ай, гөнаһлы җан!— диде карчык, кызып китеп.— Кая сабырлыгың? Унике ел элек мин дә өстемә синең гөнаһыңны алдым. Синең акчаларың Васюткамны төрмәдән коткара алмасын сизенсәм дә, улым хакына эшләдем моны. Ә хәзер юк Васюткам, юк!!!

Хатын изүеннән бер уч акча, алтын әйберләр чыгарып карчыкка сузды, Василиса кулны таягы белән читкә этәрде.

— Унике ел — бер гомер, шул егеткә чыгып бер көн яшәсәм дә үкенмәс идем, дип сайрадың. Әйе, анда синең акылыңны мәхәббәт томалаган иде. Ә аның хакында уйладыңмы берәр тапкыр? Син аны гомер буе сихер астында яшәтер идеңме? А-а, нәфселе Һәва токымы! Әйттем ич сиңа: унике елдан бер көн артык, бер төн соң булмас,— дидем. Мин сүземдә тордым, ә син — юк. Син тагын килдең, нәзереңне боздың. Бар, кайт! Тәүбәгә килерлек, гөнаһларыңны юарлык гомерең бар әле, уйлан! Тәмуг кисәвенә әйләнмим димәсәң, кит өемнән, кит!— дип, Василиса түти идәнгә бөгелеп төшкән хатынны төрткәли-төрткәли чыгарып җибәрде.

Чери башлаган койма капкасына сөялеп, хатын өскә карады.

Җәйге күктә эре йолдызлар арасында йөзгән ялгыз айның үзе моңсу, үзе коточкыч битараф йөзен күрде дә үксеп елап җибәрде. Бу Заһитның хатыны, дөресрәге — элекке хатыны Рәйлә иде…

 

Автор: Илдус Фазлетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев