Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Соңлап килгән бәхет

Егетләр, Галия чыкты дип белеп, Мәрьямны капка төбендә торган ат арбасына утыртып, тиз генә алып киттеләр...

Язмыштан узмыш юк дип әйтергә гадәтләнәбез һәм еш кына шулай булырга тиеш дип тынычланабыз да. Кайбер очракларда язмышыбызның ничек язылуына үзебез дә катнашкан булып чыгабыз. 

Тормышта төрле хәлләр очрый. Яшь вакытта бер-берсен яратышып йөргән кешеләрнең кавыша алмыйча үткән газаплы тормышларының ахыры картлыкта матур гомер кичерүчеләр дә бар. Галия апа шундыйларның берсе. Ул кызы, кияве, оныклары тәрбиясендә яши. Лаеклы ялга чыккач Ферганадәге фатирын сатып, кызы һәм кияве чакыруы буенча, Чаллыга балалары янына кайткан. 

Туган ягы Тукай районының бер авылы. Яшьли яратып йөргән сөйгән яры - беренче мәхәббәте Самат шунда яши. Аның хатыны моннан 5 ел элек вафат булды. Галиянең ире үлгәнгә дә ике ел тулды. Самат хәзер үзе генә гомер итә, улы белән кызы Казанда яшиләр, алар кунакка гына кайткалыйлар. 
Заманында язмыш дигәнең аларның тормышын 360 градуска үзгәрткән. Самат белән Галия никахлашып өйләнешәбез дип йөргән көннәрдә, Галиянең сеңлесе Мәрьям апасының егетенә кияүгә чыгып куя. Ул чакта Галиянең  елаулары, сеңлесенә ләгънәт укулары - берсе дә калмый.  Ә бит Галия белән  Мәрьям апа-сеңелле булып бергә үстеләр. Яшь аермалары да зур түгел. Эч серләрен бер-берсеннән яшермичә, һәрвакыт терәк була белделәр. Галия урта мәктәпне тәмамлап, шәфкать туташы булып эшләде.

Сеңлесе мәктәптән соң укымады. Әниләре кисәк кенә вафат булганнан соң, әтиләре кабат гаилә кормады, өчәү тыйнак кына тормыш күрделәр. Галиянең егете Самат колхозда балта остасы булып эшләде. Мәрьям да Саматка күз атып йөрде, тик апасына моны сиздермәде. Аны Гариф исемле егет озатып йөри иде. Ләкин йөрәккә боерык биреп булмый шул. Шул вакытта Галия белән Самат өйләнешергә планнар кордылар. 

Самат сөйгәненең кулын сорарга килгәч, әтиләре: «Бер ел сабыр итегез, аннан өйләнешерсез. Мәрьям эшкә урнашсын инде», –  дип Галиянең кияүгә чыгуын кичектерде. Саматның әтисе вафат булды, әнисе авыргалап тора иде, ул үзе исән вакытта улының өйләнүен теләде. Яшьләр үзара килешү буенча кыз урлау планын кордылар. Самат Галияне урларга  булды. Галия бу серне сеңлесенә чиште: кайсы көнне, кайсы вакытта  Самат үзен алырга килә. Мәрьямның үз планы: билгеләнгән вакыттан ярты сәгать алда апасының бишмәтен киеп, ишек алдына чыгарга һәм калганы ничек булса - шулай була. Егетләр, Галия чыкты дип белеп, Мәрьямны  капка төбендә торган ат арбасына утыртып, тиз генә алып китәләр. Саматлар өендә җыйнак кына табын әзерләнгән, никах укырга мулла килгән, бусагада мендәр тора – биредә  яшь килен көтәләр. Өйгә кайтып җәймәне ачып җибәргәч, Мәрьямны  күреп барысы да шакката. Мәрьям: «Аяк астыңда туфрак булырмын, үлеп яратам мин сине, синнән башка беркем дә кирәкми», – дип елап җибәрә. Ул арада егетләр Мәрьямның әтисен никахка алып килделәр. Уйлашалар да, яшьләргә никах укыйлар. Бу вакытта Галиянең генә хәлен берәү дә аңламый. Ул акылдан язар дәрәҗәгә җитә.

Мәрьямның сөйгәне Гариф көннәрдән беркөнне, Галияләр ишеген шакый, Галия белән гаилә корырга теләвен әйтә. Аларга да никах укыйлар. Яшьләр Үзбәкстанга китәләр. Тормыш үз агымында дәвам итә. Гариф акыллы, төпле, тырыш ир булып чыга. Үткәннәр турында сүз кузгатып, хатынының йөрәген яраламый. Ике елга бер тапкыр туган якларына кайтып киләләр. Тормышлары зарланырлык түгел, бер кыз, бер малай үстерәләр. Кызлары Казанга килеп югары белем ала, биредә кияүгә чыгып, төпләнеп яшәп кала. Гариф юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп үлә. Галия лаеклы ялга чыккач, кызлары әниләрен үзләре янына алып кайта. ...Ялгыз калган вакытларында Галиянең өйдән чыгып китеп, урамнарда, кибетләрдә йөргән чаклары да күп була. Ул беренче мәхәббәте Саматны оныта алмый газаплана. 

Шактый олыгайгач, тәҗрибә туплап, дин буенча яши башлагач Галия үлем алдыннан булса да, сеңлесен гафу итә. Мәрьям рухына догалар укый. Көннәрдән бер көнне ул, Самат белән ачыктан-ачык сөйләшергә була. Икесенең дә күңелләрендә үзләре дә аңламаган хис дулкыны йөгереп уза, тик берсе дә кавышыйк дигән сүзне әйтергә ашыкмый. 

8 март иртәсендә Галия яшәгән фатир ишегендә кыңгырау шылтырый. Галия югалып кала. Ишектән берәм-берәм Самат,  аның улы белән килене, Галиянең кызы һәм кияве, улы һәм килене, оныклары килеп керәләр. Алар бергәләп кадерле кешеләрен кавыштырырга җыелганнар икән. Саматның улы: «Яшь вакытта бик яратышып йөргәнегезне барыбыз да беләбез, икегезгә дә тормышта җиңел булмагандыр. Хәзер без сезне кавыштырып, каршы килмәсәгез, олыгайган көнегезне бергә үткәрүегезне телибез», – диде. 

Яшьлектә бер-берсен яратып та кавыша алмаган кешеләр, картлыкта, балаларының хөрмәтендә, оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев