Шəhри Чаллы

«Әти белән әни мине үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә…»

Минем яшьлек еллары совет чорына туры килде. Әти белән әни мине авылда, үз яннарында калдырырга дип үстерсәләр дә, мәктәпне тәмамлау белән шәһәргә чыгып киттем. Ул вакытта патриотик хисләр әкәмәт иде бит. Кыз бала булсак та, үзебезне ниндидер зур төзелешләрдә, заводларда эшләгән атлы итеп күз алдына китерә идек. Авылдан шәһәргә килеп урнашкан бер төркем яшьләрнең кайсы вертолет, кайсы компрессор заводында яисә итек басу цехларында үзләренә урын тапты. Берничәбез, аларның арасында мин дә бар, типографиягә урнаштык. Типография эше галәмәт нык авыр иде инде. Әмма яшьлек, ниндидер бер серле дулкын авырлыкны әлләни сиздермичә уздырырга ярдәм итте. Эштән соң Кызыл почмакта җырлап, биеп, күңел ачырга да җай таба идек әле хәтта.

Билгеле, яшьлек янәшәсендә мәхәббәт тә йөри. Авылдан килеп бер-ике ел дигәндә, әллә ничә кеше өйләнешеп, кияүгә чыгарга җитеште, үзләренчә оя корып, гаилә булып яшәп тә киттеләр. Ә мин һаман элеккечә яши бирдем. Яллар җитте исә, авылга, әти-әни янына ашыктым. Анда ике энем, ике сеңелем дә бар бит. Алар да мине: “Казаннан апа кайта!” – дип, дүрт күз белән көтеп торалар. Эшлим, эшлим дә, бөтен акчаны аларга күчтәнәчкә тотып бетерәм. Төянеп кергән шәһәр кызын кем яратмас? Эй, рәхәт тә вакытлар бар иде дә соң! Сумкадагы тәм-томны бушатканымы күзәткән әни хәйраннар кала торган иде инде. “Шуның кадәр тәмле ашап яшисең икән, кызым. Тормышың булган”, – ди иде. Эне-сеңелләрем дә башкалардан бераз булса да аерылып, әзме-күпме шәһәр киемнәре киеп үстеләр. Аларга ни дә булса алыйм дип, әллә никадәр чират торганымны үзем генә беләм. Авылга алып кайткан күчтәнәчләрнең берсен дә шәһәрдә үзем генә авыз итеп караганым булмады. Ничек тә аларны сыйлыйсы, матуррак киендерәсе, акчалата ярдәм итәсе килеп яшәдем. Үзем өчен түгел, алар өчен эшләдем.

Ә ялгызлык ул лаеклы ялга чыккач үзен нык сиздерә икән. Хәзер элекке кебек алга карап түгел, артка борылып нәтиҗә ясар чакка җиткәнмен икән бит инде. Тулай торактан соң аерым фатир да алуга ирештем, бар дөньям җиткән. Әмма шушы рәхәтлек белән янәшәңдә иртән торып уртаклашыр кешең булмау аңлатып та бетерә алмаслык авыр халәттә яшәтә. Бертуганнарым барысы да исән-саулар, аралашып торабыз. Әмма аларның барысының да үз тормышы бит. Бала үстергәндәге авырлыклары, гаилә эчендәге кыенлыклары булса да, миңа әйтеп бетермиләр инде. Чөнки үземнекен булдырып караган булмагач, төпле киңәшен дә бирә белмимдер.Эшләвемә сигезенче ел дигәндә, тулай торактан аерым бүлмә биреп сөендерделәр үземне. Моңарчы 4, 5, хәтта 6 кешелек бүлмәләрдә яшәп ялыктырган иде инде. Җитмәсә, бергә яшәгән кызлар арасында мин иң олысы булдым. Яшь аермасы, ни дисәң дә, сиздерә. Үзләре аерырга тырышмасалар да, миңа алар белән кызык түгел. Ә миңа кызык нәрсәләр – алар өчен күңелсез. Бер цехта эшләгән яшьтәшләрем арасында кияүгә чыга алмый калган бер үзем генә калдым. Тагын бер ялгыз хатын бар, әмма ул аерылып кайткан. Үзе генә ике бала үстерә. Үзем аралашучан, төскә-биткә дә кеше карамаслык түгел, өстәвенә коллективта да ир-атлар күп. Уенда булган хатын-кызга шулар арасынан берәрсен сайлап күз генә сирпе бит инде. Юк, никтер һаман да минем вакыт җитмәгән әле, дигәнгә инанып яшәдем. Әти-әни дә: “Шәхси тормышыңны җайларга вакыттыр, кызым”, – дип, беркайчан да әйтә белмәде. Үзем дә уйламадым.
Эне-сеңелләремә дә минем ялгыз булуым уңайлы булды инде анысы. Үзләренә кирәк чакта минем янга килеп күпме кирәк, шуның кадәр яшәп киттеләр. 18 квадрат метрлы бүлмәдә тормыш итәр өчен барысы да бар иде. Икесе минем янда яшәп укыды, аннан тормышка чыгып, үз торышларын булдырдылар. Ике энем авылда калды, аларның да үз гаиләләре. Кешедән ким-хур булмасыннар дип, йорт салырга булыштым.
Кызганыч, барысына булышам ди-ди, үземнең тормышның узып киткәнен сизми дә калмаганмын. Баштарак: «Минем барысы да алда әле! Җитешермен!” – дип яшәсәм, хәзер: “Кай арада үткән икән соң бу вакыт?” – дип аптырыйм. Эштә чакта берни сизелмәгән икән бит. Кеше арасында ыгы-зыгысы, бергәләшеп чәй эчеп алулары белән көн артыннан көн үткән.

Өч көнлек тормышта барысына да җитешергә кирәк булган шул. Чамасын белеп, туганнарга ярдәм итү белән бергә шәхси тормышны да артка күчерергә кирәкмәгән. “Җитешермен!” – диясе түгел! Тимерне кызуында сугып, яшьтәшләр белән бер шаукымда кияүгә чыгасы булган икән шул. Тормыш йөген тартып, тәмам арыган чакта сеңелләрем килә дә: “Рәхәттер сиңа, апа, әйме? Ирне, балаларны көйлисе юк, тып-тыныч”, – дигән булалар.
И-и, мондый тынычлык кирәк идеме соң миңа, дим. Кызыгырлыгы юк, әлбәттә. Ыгы-зыгылы, вакыты-вакыты белән җитмәүчәнлеге, тавышланып алу белән дуслашулары белән бергә үрелеп барган гаиләле тормышка ни җитә?

 

Чыганак: Язмыш кочагы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: