Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Төн­ге кош

— Кы­зым... Кы­зым... Ба­лам... Ба­ла­ка­ем... Кү­ңе­лең­не тый... Җа­ның­ны җый... Йө­рә­гең­не яр­сыт­ма... Си­нең На­и­лең бар, кы­зың бар... Тор­мы­шың бар... Кы­зым, ник дәш­ми­сең? Кы­зым!.. Ба­ла­ка­ем!..

Чул­пан, го­мер­дә бул­ма­ган­ча, йок­лый ал­мый ят­ты. Кү­ңе­лен нәр­сә­дер бор­чып, би­ма­за­лап то­ра иде аның. Бө­те­не­се дә тәр­тип­тә, югый­сә. Тор­мы­шы ип­ле ге­нә ба­ра, ире На­ил дә тәр­тип­ле, эш­чән, Чул­пан өчен өзе­леп-өз­гә­лә­неп то­ра, әнә — ур­так бә­хет­лә­ре — кыз­ла­ры үсеп ки­лә. Нәкъ ме­нә Эн­җе алар­ның тор­мыш­ла­рын, кү­ңел­лә­рен, бә­хет­лә­рен ти­гез­ләп, бө­те­нәй­теп то­ра да ин­де. Кал­га­ны өчен бор­чы­ла­сы юк. Әй­бәт фа­тир да, мул, җи­теш тор­мыш та бу­лыр, Ал­ла­һы бо­ер­са... Бул­га­ны­на ка­нә­гать итеп яшәр­гә ки­рәк.
Чул­пан, әй­лән­гә­ләп ята тор­гач, ни­һа­ять, кү­ңел бор­чу­ла­ры­ның сә­бә­бен уй­лап тап­ты. Күп­тән авыл­га кайт­ка­ны юк аның. Әни­се, әти­се ни хәл­дә икән ан­да? Авыр­мый­лар­мы? Әнә, нин­ди­дер грипп йө­ри ди бит... Кү­ңел­лә­ре ты­ныч­мы? Ты­ныч тү­гел ин­де аны­сы. Дөнь­я­ның төр­ле та­раф­ла­ры­на та­рал­ган ба­ла­ла­ры өчен бор­чы­лып ята­лар­дыр. Ни­чек ты­ныч бул­сын­нар ин­де?! Әле ме­нә бу кил­гән­нә­рен­дә дә гел ба­ла­ла­рын, онык­ла­рын бар­лап утыр­ды­лар. Са­гы­ну­ла­ры­мы, кар­та­ю­ла­ры­мы?
Ис­кә алыр­лык та шул. Та­ту га­и­лә бу­лып яшә­де­ләр алар. Кө­не-тө­не кол­хоз эшен­дә бул­са­лар да, кыз­ла­рын тә­ү­фикъ­лы итеп үс­те­рә ал­ды­лар, аяк­ка бас­тыр­ды­лар, ке­ше ит­те­ләр, эш­кә ур­наш­ты­рып, тор­мыш­ка бир­де­ләр... Чул­пан әти-әни­се бе­лән бер мәр­тә­бә ге­нә тел­гә кил­гә­нен хә­тер­ли. Бер мәр­тә­бә бул­са да, бе­рә­гәй­ле бул­ды, ах­ры. Әле дә, җае кил­гән­дә, шул хак­та ис­кә тө­ше­реп то­ра­лар.
Кыз­ла­ры­ның, ба­ла чак­тан яра­тып йөр­гән еге­те­нә ки­я­ү­гә чык­мый­ча, На­ил бе­лән тор­мыш ко­рып җи­бә­рү­е­нә ап­ты­ра­ган­нар иде алар. Чул­пан­ның ул ва­кыт­та­гы аң­ла­еш­сыз га­мә­ле ата-ана өчен мәң­ге­лек сер бу­лып кал­ды, ах­ры. Ме­нә бу кил­гән­дә дә... Бәй, ни­чек ис­тән чык­кан ди­ген, әле күп­тән тү­гел ге­нә ки­леп кит­те­ләр лә­са! Чул­пан бе­лән На­ил алар­ны бул­ды­ра ал­ган ка­дәр ку­нак ит­те­ләр, түр­лә­рен­дә ге­нә утырт­ты­лар... Юк, әти-әни­се өчен бор­чы­лу тү­гел бу... Чул­пан­ның кү­ңе­лен­дә бө­тен­ләй бү­тән кай­гы, бү­тән гамь... Нәр­сә, нәр­сә бор­чый соң аны?
На­ил йок­лый. Бик арый­дыр шул. Бө­тен га­и­лә аның өс­тен­дә бит... Эше дә тын­гы­сыз. Эше ге­нә ярар иде, эшен­нән ка­лып та эш­ли, аз бул­са да ак­ча бу­лыр, тор­мы­шы­быз бө­те­нә­ер, ди­дер ин­де. Яра­та ул... Чул­пан­ны да, Эн­җе­не дә яра­та. Биг­рәк тә кы­зы өчен үлеп то­ра. Шу­шы яра­туы ар­ка­сын­да күб­рәк тә ир­кә­ләп куя. Ә те­ге­се­нә ир­кә­лә­нер­гә ге­нә бул­сын...
Юк, ире өчен бор­чы­ла ал­мый Чул­пан. Бор­чып тор­ган бул­са, ка­ра­мас та иде... Ки­я­ү­гә дә чык­мас иде. Шу­лай да, алар­ның бер­гә бу­лу­ла­рын­да На­ил­нең өле­ше күб­рәк. Ул ва­кыт­та Чул­пан Ил­нар бе­лән йө­ри иде. Си­ге­зен­че класс­тан бер­гә алар. Мәк­тәп­тә дә, мәк­тәп­тән соң да. Бер-бер­се­нә га­шыйк бул­ган ике үс­мер­гә баш­та­рак ап­ты­рап, га­җәп­лә­неп йөр­сә­ләр дә, соң­рак кү­нек­те­ләр та­гы — алар­ның мә­хәб­бәт­лә­ре ха­кын­да сок­ла­нып, хәт­та яра­тып сөй­ли баш­ла­ды­лар. Сок­ла­ныр­лык та бул­ган­дыр. Кул­га-кул то­ты­ны­шып, авыл чи­тен­дә­ге ур­ман бу­ен­да йөр­гән бу ике яшь йө­рәк­не рән­җет­кән җан ия­лә­ре, ки­че­рел­мәс гө­наһ­лар­га та­рып, шун­дук тә­муг­ка элә­гер ке­бек то­ел­ган­дыр шул...
Мәк­тәп­тән соң да таш­лаш­ма­ды­лар. Чул­пан уни­вер­си­тет­ка, Ил­нар тө­зе­леш ин­с­ти­ту­ты­на укыр­га кер­де. Алар, кул­га-кул то­ты­ны­шып йө­рү­че га­шыйк­лар яшен­нән чы­гып, олы тор­мыш ха­кын­да хы­ял­ла­нып яшә­ү­че Ләй­лә бе­лән Мәҗ­нүн­гә әве­ре­лә бар­ды­лар. Бе­рен­че мә­хәб­бәт­лә­ре шул ук икен­че, өчен­че мә­хәб­бәт­лә­ре дә иде. Ва­кы­ты җит­кәч, мәң­ге бер­гә бу­лу ха­кын­да вәгъ­дә би­реш­те­ләр, аны тат­лы, исерт­кеч үбе­шү бе­лән бер­ке­теп тә куй­ды­лар.
Ме­нә шул ва­кыт­та Чул­пан­ның го­мер юлын­да На­ил пәй­да бул­ды. Оч­рак­лы рә­веш­тә ге­нә кар­шы­на чык­кан бу чи­бәр, акыл­лы, ита­гать­ле егет аны шун­дук әсир ит­те. Мо­ңа ка­дәр дә, Ил­нар­дан ае­ры­лып тор­ган ара­лар­да, аңа чи­бәр, ин­саф­лы егет­ләр оч­ра­мый кал­мый иде. Лә­кин Чул­пан­ның кү­ңе­ле бер­се ар­тын­нан да ия­реп ки­тә ал­ма­ды. Ил­на­ры­на бул­ган көч­ле мә­хәб­бә­те, аңа бир­гән ант-вәгъ­дә­се Чул­пан­ны төр­ле ым­сы­ну­лар­дан, иләс-ми­ләс той­гы­лар­дан сак­лап-як­лап ки­лә иде. На­ил бе­лән бү­тән­чә бул­ды... Хә­зер Чул­пан бе­лә ин­де, На­ил­нең ик­сез-чик­сез мә­хәб­бә­те үзе­нә җә­леп ит­те аны. Ан­дый мә­хәб­бәт­не Чул­пан­ның ки­но­лар­да гы­на күр­гә­не бар иде. Бәй, уй­лап ка­ра­саң, мөм­кин хәл тү­гел бит бу — На­ил бер ай буе Чул­пан­га чә­чәк та­шы­ды. Көн са­ен бер ро­за чә­чә­ге. Көн са­ен бер... сүз. Сөю сү­зе! Баш­та­рак ул сүз­ләр Чул­пан­ның йө­рә­ге­нә үтеп ке­рә ал­ма­са­лар да, бер­дән­бер көн­не яшь, дәрт­ле йө­рәк түз­мә­де, На­ил­нең: «Син ми­нем яз­мы­шым!» — ди­ю­е­нә дөр­ләп ка­бын­ды да кит­те...
Ил­нар бу ва­кыт­та авыл­да иде. Алар ин­де ярәш­кән­нәр, туй, ни­ках ха­кын­да сөй­лә­шү бул­ма­са да, ал­тын бал­дак­лар­га ка­дәр алып куй­ган­нар. Ике як та, үза­ра ки­ле­шеп, ту­ган­ла­шу, ко­да­ла­шу мә­шә­кать­лә­ре бе­лән яши­ләр иде.
Чул­пан ике ут ара­сын­да кал­га­нын аң­ла­ды. Го­мер­лек мә­хәб­бә­те бул­ган Ил­нар­ны югал­ту­дан ку­рык­ты ул. Ә На­ил­нең мә­хәб­бә­те аның күз­лә­рен ге­нә тү­гел, аң-зи­һе­нен дә то­ма­лап ал­ган, бө­тен дөнь­я­сын сө­ю­гә ту­тыр­ган бу­лып чык­ты. Егет бу мәл­дә үзе өчен дә, Чул­пан өчен дә берь­ю­лы яра­та иде, ах­ры. Шу­ңа кү­рә, Чул­пан үз хис­лә­ре, үз кү­ңе­ле ха­кын­да әл­лә­ни бор­чыл­ма­ды да. Бө­тен җа­вап­лы­лык­ны На­ил­гә кал­ды­рып, шул ук ва­кыт­та, авыл­да эш­ли баш­ла­ган Ил­нар­ны да оны­тыр­га те­лә­ми­чә, баш­та­рак чы­га­ры­лыш сы­нау­ла­ры, ан­на­ры дип­лом эше бе­лән мәш­гуль бу­лып яшә­де.
Ул көн­не Чул­пан мәң­ге­гә дә оны­та ал­мас ке­бек. Аңа бу көн­не, бер-бер арт­лы, ике еге­те бе­лән дә оч­ра­шыр­га ту­ры кил­де. Ике­сен дә үзен­чә сы­нап ка­ра­мак­чы бул­ды ул. На­ил­гә: «Ми­нем күп­тән яра­ты­шып йө­ри тор­ган еге­тем бар, бү­тән кил­мә», — ди­сә, Ил­нар­га: «Ми­не бер егет үлеп яра­та, ми­ңа ул үзе дә ошый... Ки­чер ми­не, без си­нең бе­лән бер­гә бу­ла ал­мый­быз», — ди­де. На­ил дә, Ил­нар да кай­нар яшь­лә­рен тү­геп ела­ды­лар. На­ил, Чул­пан­ның кар­шын­да тез­лә­неп тор­ган ки­леш, үзе­нең тыл­сым­лы сүз­лә­рен ка­бат­ла­ды:
— Яз­мы­шым ми­нем!..
Ил­нар исә, ба­ла­лар­да гы­на бу­ла тор­ган саф, кер­сез, әм­ма яшь­кә тул­ган күз­лә­рен мөл­де­рә­теп ка­рап тор­ды да:
— Мин си­не Се­бер­гә алып ки­тәм. Эш тәкъ­дим итә­ләр... — ди­де.
Чул­пан На­ил­не сай­ла­ды. Яшь, дө­рес­рә­ге, яңа мә­хәб­бәт көч­ле­рәк бул­ган­дыр ин­де. Ан­на­ры... Чул­пан­ның бер дә Се­бер­гә ки­тә­се кил­ми иде. Ә Ил­нар кит­те. Мә­хәб­бәт со­ра­нып, тү­бән­се­неп йөр­мә­де, кит­те дә бар­ды. «Чул­пан­нан ким кыз­га өй­лән­мим!» — ди­гән. Өй­лән­гән. Сү­зен­дә тор­ган. Ха­ты­ны­ның төс-кы­я­фә­те­нә ка­дәр Чул­пан­га ох­ша­ган, дип сөй­лән­де­ләр... Яшь­лек мә­хәб­бә­тен әле­гә чак­лы һич оны­та ал­мый, имеш. Та­ныш-бе­леш­лә­ре хә­зер­гә ка­дәр ки­леп әй­теп то­ра­лар. «Бү­ген дә си­нең бе­лән яши ул, һич оны­та ал­мый, хы­ял­лан­ма­са гы­на ярар иде», — ди­ләр. Чул­пан үзе дә оны­та ал­мый аны. Тө­шен­дә еш кү­рә. Бә­хет­ле итеп кү­рә. Әм­ма күз­лә­ре моң­су. Шу­лай да бу­ла икән: үзе бә­хет­ле, үзе моң­лы... Кай­чак­та ул На­ил Чул­пан­ны яу­лап ал­ган сүз­ләр­не ка­бат­лый:
— Яз­мы­шым ми­нем! — ди.
Чул­пан аңа шун­дый ук моң­су ка­раш бе­лән җа­вап би­рә:
— Ни­гә баш­та­рак әйт­мә­дең аны, Ил­нар? — ди. Ан­на­ры: — Ми­нем бер дә, бер дә Се­бер­гә ки­тә­сем кил­мә­гән иде шул, — дип өс­ти. Шун­да ук үз тор­мы­шы ха­кын­да сөй­ләр­гә ке­ре­шә: — Ми­нем На­ил әй­бәт. Тәр­тип­ле. Ты­рыш. Га­и­лә­без өчен үлеп то­ра. Кы­зы­быз өчен җа­нын би­рер­гә дә әзер... Ә! Әй­тер­гә дә оныт­кан­мын, ми­нем кы­зым бар бит. Ниш­ләп­тер ул си­ңа ох­ша­ган. Ни­гә алай икән ә, Ил­нар?
— Ил­нар дәш­ми. Тик то­ра. Җан­сыз, гамь­сез ке­ше ке­бек...
Чул­пан йок­лый ал­ма­ды. Ил­нар ха­кын­да­гы уй­ла­рын ку­ып җи­бәр­гәч тә озак кы­на әй­лән­гә­ләп ят­ты әле. Бу ка­дәр уй­ла­ну­га... Күп­тән ты­ныч­ла­ныр­га, бу­ша­ныр­га ти­еш тә соң... Юк, һа­ман шул бор­чу, шом... Ни­дер бар... Бар... Ни­дер бер­тук­тау­сыз ки­ме­реп, әр­не­теп то­ра аның җан-бә­гы­рен...
То­рып өс­тәл лам­па­сын ка­быз­ды, сә­гать­кә ка­ра­ды. Ир­тән­ге дүрт ту­лып ки­лә. Юк, ир­тә то­ра­сы юк. Бо­лай гы­на ка­ра­ды. Үзе дә ап­ты­рый: шу­шы мәл­не, шу­шы ми­нут­ны мәң­ге­лек­кә ис­тә кал­ды­рыр­га те­лә­гән ке­бек ка­ра­ды. Сә­ер...
Әл­лә яң­гыр ява баш­ла­ды ин­де? Тү­бә кы­е­гын­да­гы ка­лай­да там­чы­лар си­ке­реш­кән ке­бек... Әнә — җил дә уян­ды, тә­рә­зә кар­шын­да­гы ми­ләш ку­ак­ла­ры тал­гын гы­на куз­га­лы­шып, үз­лә­ре­нең дәрт­ле дә, шом­лы да би­ю­лә­ре­нә ке­реш­те­ләр...
Бу ва­кыт­та ин­де таң ата баш­лар­га ти­еш. Ниш­ләп һа­ман ка­раң­гы соң әле урам­да? Нин­ди­дер шом­лы, да­выл­лы, яң­гыр­лы, ка­раң­гы төн бу... Көз­ге, шык­сыз төн­не хә­тер­лә­тә... Чул­пан та­гын тор­ды, та­гын ят­ты. На­ил­нең ачыл­ган өс­тен ябыш­тыр­ды, күр­ше­дә ге­нә, үзе­нең кеч­ке­нә ка­ра­ва­тын­да җәй­рәп ят­кан Эн­җе­не үре­леп ка­ра­ды. Йок­лый...
Тә­рә­зә ягын­нан кил­гән та­выш­лар кө­чәй­де. Җил кө­чәй­де. Өй ал­дын­да­гы ми­ләш­ләр та­гын да яр­сыб­рак бәр­гә­лә­нер­гә ке­реш­те­ләр. Алар, үза­ра тарт­ка­ла­шу бе­лән ге­нә ри­за бул­мый­ча, үре­леп, ябал­даш ка­нат­ла­ры бе­лән тә­рә­зә өл­ге­лә­рен кый­ный баш­ла­ды­лар... Ка­нат­ла­ры бе­лән шул. Кош­лар ке­бек! Ә? Кош? Кош бит бу? Нин­ди­дер кош кил­гән алар­ның тә­рә­зә­се­нә... Әнә ни­чек кый­ный тә­рә­зә өл­ге­сен... Уят­мак­чы бу­ла­мы? Нәр­сә ки­рәк аңа? Ни­чек ке­рә ал­ган ул ми­ләш ку­ак­ла­ры ар­кы­лы? Кош­мы соң бу?
— На­ил! На­ил, тор әле, тор...
— Ә? Нәр­сә бул­ды?
— На­ил, тор ин­де тиз­рәк! Тә­рә­зә­гә ка­ра әле...
— Ә? Нәр­сә? Нәр­сә бар?
— Бел­мим... Нәр­сә­дер бар ан­да... Кем­дер бар...
— Кем­дер?.. Кем?
— Бел­мим... Кур­кам мин, На­ил...
На­ил, то­рып, тә­рә­зә яны­на кит­те. Үре­леп ка­рый баш­ла­ды. Аның ки­лү­ен күр­де­ме, тә­рә­зә­дә­ге кош бер­мәл­гә ты­нып кал­ган­дай бул­ды. Лә­кин бе­раз­дан та­гын яр­сып бәр­гә­лә­нер­гә ке­реш­те.
— Са­ес­кан бу... Ка­ян кил­гән­дер ул?..
На­ил, ты­ныч­ла­нып, кур­ку­ын­нан кал­ты­ра­нып, юр­га­ны­на тө­ре­неп утыр­ган Чул­пан яны­на кил­де, кул­ла­рын аның иң­ба­шы­на ку­еп, янә­шә утыр­ды.
— На­ил... Ку­ып җи­бә­рик аны... Әнә бит ни­чек ин­те­гә...
— Хә­зер...
— Ә син ку­рык­мый­сың­мы?
— Ку­рык­мыйм. Бе­раз шик­лән­де­рә ге­нә... Са­ес­кан­ның ки­лүе — на­чар фал. Кай­гы, бә­ла ча­кы­рып кил­мә­сен та­гы...
— Алай­са, чык­ма... Үзе ки­тәр әле...
— Бер дә ки­тәр­гә ох­ша­ма­ган бу... Чы­гып ку­мый­ча бул­мас...
— Алай­са мин дә чы­гам!
— Юк, син чык­мый­сың! Эн­җе бе­лән ка­ла­сың.
— Ярар, чык­мам... Тик син аны кый­нап үте­рә күр­мә, яме. Кош бит ул, җан ия­се.... Мес­кен...
— Мес­кен? Бер дә мес­кен тү­гел. Әнә — бә­реп ке­рә ин­де...
— На­ил...
— Әү...
— Са­ес­кан шы­гыр­дый бит, ә мо­ның та­вы­шы юк...
— Юк шул... Чын кош тү­гел бу... Сер­ле кош, шом­лы кош... Те­ге до­гаң­ны укы әле, шик­лән­гән­дә укый идең бит...
На­ил то­рып чы­гып кит­те, Чул­пан әби­сен­нән өй­рә­неп кал­ган до­га­ла­рын укыр­га ке­реш­те. Үзе­нең күз­лә­ре — тә­рә­зә­дә... Ул ин­де си­зеп, хәт­та тө­гәл бе­леп то­ра: На­ил, чы­гып, кой­ма­га сө­яп ку­ел­ган се­бер­ке­не ку­лы­на ал­ды, кап­ка­сын сак кы­на ачып, бак­ча эче­нә кер­де, үре­леп, тә­рә­зә кар­шын­да бәр­гә­лә­нү­че са­ес­кан­ны куа баш­ла­ды... Әнә, әнә... Се­бер­ке­се дә кү­ре­неп-кү­ре­неп ки­тә... Ка­раң­гы, шом­лы төн­дә тә­рә­зә­гә ка­гы­лып кит­кән се­бер­ке та­гын да кур­кы­ныч­рак икән... Ул, кай­чак­та, ка­нат­ла­рын җә­еп, эч­кә ке­рер­гә азап­лан­ган кош­ка бә­ре­леп-бә­ре­леп ки­тә. Бә­рел­гән са­ен, кош кай­да­дыр юк­ка чы­гып то­ра. Ан­на­ры та­гын пәй­да бу­ла. На­ил шак­тый азап­лан­ды. Ба­ры­бер үзе­не­кен ит­те. Бәр­гә­ләп-сук­ка­лый тор­гач, са­ес­кан­ны тә­рә­зә­дән ку­ып җи­бә­рә ал­ды. Кай­сы­дыр бер ки­тү­ен­нән кош ка­бат кил­мә­де, юк­ка чык­ты. Нин­ди­дер си­хер бе­лән, җил тук­та­ды, ми­ләш­ләр дә ки­нәт ты­нып кал­ды­лар, хәт­та төн дә як­ты­рып кит­кән­дәй бул­ды.
Чул­пан бе­лә: төн як­тыр­ма­ды, бу — офык­та таң бе­ле­нә баш­ла­ды. Дөнья үз кү­чә­ре­нә кайт­ты...
На­ил кер­де. Йө­зе җит­ди. Мон­дый чак­та: «Йө­зе кач­кан», — ди­ләр. Кер­де дә, өс­тен са­лып, дәш­ми-нит­ми ге­нә ки­леп, юр­ган ас­ты­на чум­ды. Шун­нан соң гы­на җәй­мә­се ас­тын­нан ба­шын чы­гар­ды:
— Кит­те... Бик сә­ер кош... Кош­ка ох­ша­ма­ган да... Оны­тыйк бу ту­ры­да, — ди­де.
Шул яту­дан ике­се дә оеп, йок­лап кит­кән­нәр. Алар тор­ган­да тыш­та июль ко­я­шы пат­ша­лык итә иде ин­де.
На­ил, тиз-тиз ге­нә то­рып ки­ен­де дә, ашап та тор­мый­ча, эше­нә чы­гып кит­те. Эн­җе һа­ман йок­лый. Чул­пан да, На­ил ар­тын­нан ишек­не бик­лә­гәч, ка­бат уры­ны­на ки­леп ят­ты. Йө­рә­ге яр­сып-яр­сып ти­бә иде... Төн­ге кош бе­лән бул­ган хәл­ләр хә­те­рен­дә яңар­ган са­ен, ул кү­ңел яр­ла­ры­ның ише­лү­ен, шом­лы, ка­раң­гы уй­лар ко­ча­гы­на егы­лып тө­шә ба­ру­ын той­ды.
...Юк,юк, без­не­ке­ләр бе­лән бер­ни дә бул­ма­ган­дыр... Әти дә, әни дә исән-сау­лар­дыр... На­ил­ләр ягын­да да үлем-ки­тем кө­тел­ми иде. Әле ки­чә ге­нә На­ил те­ле­фон­нан сөй­лә­шеп кайт­ты. Ба­ры­сы да тәр­тип­тә, ди­гән­нәр, кыш­кы­лык­ка пе­чән әзер­ли­ләр, мун­ча­га яңа бу­ра бу­рый­лар икән...
Чул­пан бо­лай иза­ла­нып яту­ның юнь­ле­гә бул­ма­вын, бу хәл­ләр­не оныт­ты­рыр­лык бе­рәр эш­кә ке­ре­шер­гә ки­рәк­ле­ген аң­ла­ды. То­рып, кер юар­га әзер­лә­нә баш­ла­ды. Урам ча­тын­да­гы ко­е­дан су алыр­га чы­гып кит­те. Юл­да Са­ния кар­чык оч­ра­ды. Бу урам­да алар­да гы­на те­ле­фон бар. Әл­лә, рөх­сәт со­рап, авыл­га, өй­гә шал­ты­ра­тып ка­рар­га­мы? Өй­дә ни­чек икән? Ниш­ләп­тер кү­ңел ты­ныч тү­гел...
Са­ния кар­чык шун­дук ри­за бул­ды. Урам­да Чул­пан­ны яра­та­лар. На­ил­не дә яра­та­лар. Биг­рәк тә Эн­җе­не яра­та­лар. Урам­га бер ба­ла бит ул. «Дәү әни­лә­ре­ңә шыл­ты­ра­та­быз», — ди­гәч, Чул­пан­га Эн­җе дә ияр­де. Шу­лай алар икә­ү­ләп, күч­тә­нәч­кә бер кап «фил­ле чәй» то­тып, Са­ния кар­чык­лар­га ба­рып кер­де­ләр.
— Әй­дүк, кы­зым, түр­гә узы­гыз... Чәй эчеп ала­сыз­мы?
Чул­пан шун­дук те­ле­фон­га ба­рып ябыш­ты.
— Юк, Са­ния әби, эчеп тор­мый­быз. Шыл­ты­ра­там да чы­гып ки­тәм... Кер кай­на­тыр­га куй­ган идем. Әнә, те­лә­сә, Эн­җе кал­сын... Ми­ңа бор­чу гы­на ул, ә сез­гә — те­ре кур­чак, күп­ме те­ли­сез, шул­ка­дәр уй­на­гыз...
Труб­ка­ны әни­се ал­ды.
— Әү, кы­зым...
— Әни, әни! Сез исән-сау­лармы? Бер­ни дә бул­ма­ган­дыр бит?
— Ни­гә алай ди­сең, кы­зым? Ба­ры­быз да исән-сау...
— Бү­ген на­чар төш күр­дем, шу­ңа со­ра­вым, әни... Хә­зер ты­ныч­лан­дым ин­де, ку­рык­кан идем. Ярый шыл­ты­рат­тым әле, йө­рә­гем куп­ты, бил­лә­һи...
— Кы­зым, үзе­гез ни­чек соң? Ки­яү эш­ли­ме? Эн­җе­без үсә­ме?
— Үсә-үсә, әнә, си­нең бе­лән сөй­лә­шер­гә чи­рат кө­теп уты­ра...
— Кы­зым...
— Әү, әни...
— Кы­зым...
— Әни, нәр­сә? Нин­ди сү­зең бар?.. Әни... Әни!
— Кы­зым, бү­ген ир­тән Ил­нар­ны кай­тар­ды­лар...
— Ни­чек ин­де... Кай­тар­ды­лар? Ил­нар авыл­га кайт­ты­мы­ни? Ял­га­мы?
— Кайт­ты да... Кайт­ма­ды да...
— Әни, нәр­сә бул­ды? Ник бо­лай сөй­лә­шә­сең?
— Кы­зым, Ил­нар үлеп кайт­ты бит...
— Ә? Нәр­сә? Ил­нар­мы? Кай­чан? Ни­чек?..
— Бү­ген ир­тән ди­дем бит... Се­бер­дән кайт­кан­да, га­и­лә­сен ха­ты­ны­ның әни­лә­ре­нә кер­теп кал­дыр­ган да үзе авыл­га ашык­кан... Ныг­рак ашык­кан шул си­нең Ил­на­рың... Ир­тән­ге дүрт­ләр­дә юл­да ма­ши­на­сы бе­лән әй­лән­гән...
— Әни... Син ни сөй­ли­сең?.. Ил­нар үл­гән­ме­ни?
Чул­пан, аң­ла­ма­ган­га са­бы­шып, юри со­ра­ды. Тел­дән кал­мас өчен, акыл­дан яз­мас өчен со­ра­ды. Шун­дук үт­кән төн­дә тә­рә­зә­лә­ре­нә кил­гән кош исе­нә төш­те... Кай­да­дыр ерак юл­да үлеп ят­кан Ил­нар­ның үк­сез җа­ны шу­лай кош бу­лып кайт­ты ми­кән­ни? Әл­лә?.. Әл­лә, юл­да ча­гын­да, уй-хы­ял­ла­рын ка­нат итеп ир­кә­се яны­на кил­гәч, бер­гә­ләп, ку­ып җи­бәр­гән­гә рән­җеп, як­ты дөнь­я­дан баш тарт­ты­мы аның җа­ны?
Чул­пан, бу­ын­на­ры йом­шап, ишек тө­бен­дә­ге эс­кә­ми­я­гә утыр­ды. Те­ле­фон труб­ка­сы идән­гә шу­ып төш­те. Ан­да һа­ман әле әни­се­нең әл­лә ка­ян, дөнья чи­тен­нән, ә бәл­ки күк ка­тын­нан ише­тел­гән ке­бек, то­нык та­вы­шы яң­гы­рап то­ра иде:
— Кы­зым... Кы­зым... Ба­лам... Ба­ла­ка­ем... Кү­ңе­лең­не тый... Җа­ның­ны җый... Йө­рә­гең­не яр­сыт­ма... Си­нең На­и­лең бар, кы­зың бар... Тор­мы­шың бар... Кы­зым, ник дәш­ми­сең? Кы­зым!.. Ба­ла­ка­ем!..
Галимҗан Гыйльманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев