Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Ире хатыныннан инвалид ясый

«Ул көнне мәңге онытмыйм – тәнемдә бер «исән»җир калдырмыйча кыйнады».

Бер көнне дусларым белән очрашкач, бер хатынның аянычлы язмышы турында сөйләделәр.
Ул булачак ире белән бер уку йортында, бер факультетта укыган. Бергә дәресләргә йөргән. Егет аңа гел кадер-хөрмәт күрсәткән. Чибәр дә, акыллы да тоелган егеткә кыз шундук гашыйк булган. Бер еллап дуслашып йөргәннәр дә өйләнешкәннәр. Эшкә икесен Россиянең ике шәһәренә җибәрмәкче булганнар. 

– Шул чагында ук юллар аерылган булса... Тормышым бөтенләй башкача булыр иде. Гөрләтеп ике көн туй үткәрдек. Өч бүлмәле фатирда яши башладык. Бәхет өчен тагын ни кирәк?! Әмма бәхетнең кителгән ягы була икән. Бик акыллы, төпле дип уйлаган ирем, яши башлаган беренче көннәрдә үк: «Бала тапмыйсың!» –  дип әйтеп куймасынмы. Тәнемә кайнар су койдылармыни шул чакта. Әмма үземне шуна ук кулга алдым. Көн аралаш кинога, концерт-тамашаларга йөрдек, икебез эшләп торгач, акча җитте. Мондый көннәр, ярату тулы төннәр белән тәмамланды. Ир дигәнем дә минем көйгә генә торды, теләкләремнең барсын да  үтәргә тырышты, – ди Сәрия. 

Әмма ире аңа ана булу хыялын гына тормышка ашырырга ирек бирми. Беренче көннәрдә әйткән сүзләре әмере булып чыга. Ире бала табуга каршы була. Моны тәүге тапкыр балага узгач та яхшы аңлый яшь хатын.
«Матурым, сөенче балабыз була», – дигәч, ире аны беренче тапкыр кыйный. Янәсе, сүзен тыңламаган, саклану чараларын күрмәгән. Ире аны төне буе газаплап чыга һәм иртән табибка алып барып, баланы төшерттерә. Бу аның рухи халәтен генә түгел, сәламәтлеген дә какшата. Аборттан соң ул үз хәленә кайта алмый җәфалана. Өстәвенә кечкенә малай төшенә кереп: «Әни, нигә алай эшләдең инде, мин сине нык итеп яратып яшәр идем», – ди.  

«Икенче тапкыр балага узуымны белгәч, иремә әйтмәскә булдым. Янәсе бала төшертү вакыты узып, баламны табам, имеш.  Әкренләп корсагым үсә башлады. Ирем миндәге үзгәрешләрне сизеп алды. Ул көнне мәңге онытмыйм – тәнемдә бер «исән»җир калдырмыйча кыйнады. Сабыем үзеннән-үзе төште... Бусы беренчесен югалтудан да авыр булды. Озак вакыт хәлемә керә алмыйча йөрдем. Ирем белән йоклау турында сүз дә була алмый иде. Ул көннән-көн котыра барды,  җенси яктан канәгатьләндермәгәнем өчен көн саен кул күтәрде. Мин инвалидка әйләндем, Фәрит яшь кыз янына йөри башлады, минем янга бүтән килмәде. Моңа мин сөендем генә. 

"Үткән тормышымны күз алдыннан кичердем дә, мондый нәтиҗәгә килдем. Ирем мине башта ук яратмаган, үзе өчен күңел ачу чарасы, милке итеп кенә тоткан икән. Без икебез ике бүлмәдә яши башладык. Ул кич белән сөяркәсе янына китә, мин дүрт дивар арасында калып, төннәремне елап үткәрәм", – ди бәхетсез шәһәрдәшебез. 

Ул иренең читкә йөрүенә түгел, аның чын йөзен күрмичә, матур сөйләвенә алданып гомерен заяга уздыруына үртәлә. Түзәрлеге калмагач, бер көнне әнисенә үзенең тәмугъка тиң тормышы турында сөйләп бирә. Бердәнбер кызларының  бәхетле тормышта яшәвенә сөенеп гомер иткән Фәрзәнә апага шок була. «Аерыл, кызым. Фатир алырга булышырбыз. Калган гомереңне коллыкта үткәрмә», – ди.

Шуннан соң, кич белән эштән кайткан иренә үзенең планнары турында сөйли. «Мин синнән китәм, авылга әти-әни янына кайтам. Син дә үзең теләгәнчә яшә», – ди. Моны көтмәгән Фәрит: «Рәхәтеңә чыдый алмыйсыңмы?» – дип хатынын тагын ерткычларча кыйный. Эченә тибә, күте белән берничә тапкыр таш идәнгә утырта, яңакларына суга. Хатынның кара янмаган җире калмый. 

Икенче көнне ире эшкә киткәч, авыртуга түзә алмаган хатын ашыгыч ярдәм бригадасын чакыра. Табиблар хастаханәгә алып китәләр үзен. Компьютер томографиясе үткәрәләр, төрле яклап тикшерәләр. Сәриянең бөере төшкән, умыртка баганасына зыян килгән, баш мие селкенгән, бот төбеннән аягы сынган.... 
Өч көннән соң ире аны хастаханәдән эзләп таба. Тере мәеткә әйләнгән хатынына: «Мин Фәридәгә өйләнәм. Безгә аерылышырга кирәк. Сиңа бер бүлмәле фатир алып бирәм», – ди. 

Сәрия сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, аерылышырга ризалыгын бирә. Табиблар ярдәме белән әкрен генә аягына баса ул, икенче төркем инвалидлык пенсиясе билгелиләр. «Аллаһка шөкер, хәзер үзем теләгәнчә яшим. Яшь гомеремнең заяга узуына, балаларымны югалтуыма гына йөрәгем әрни. Күз алдыма сабыйларым килә дә, күп төннәремне елап уздырам. Икенче тапкыр авырга узгач, качып киткән булсам, бүгенге көндә янымда зур кызым булыр иде, дип көенәм. Аллаһ ярдәм биргән булыр иде әле. Хатын-кызларга киңәшем шул: матур сүзләргә ышанып, алданмагыз. Тормышыгыз үзегез теләгәнчә булмаса, аерылыгыз, гомер бер генә тапкыр бирелә. Аны коллыкта уздыру гөнаһ ул», – ди. 

Фото freepik.com сайтыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

9

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига бәхетсезлек