Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

​ТРАМВАЙ КӨТКӘНДӘ

Көзге күктән туктаусыз яңгыр сибәләгән шыксыз, салкын көндә тукталышта өстенә йока күксел пәлтә, башына ак берет киеп басып торган кыз өши башлады, булса кирәк, трамвай киләсе якка башын ешрак боргалый башлады.

Тик карлы яңгыр катыш ачы җил ул яктан искәнлектән, аркасы белән борылып басты. Аңардан берничә адымда басып торган егеткә дә бик эссе түгел иде кебек. Ул, чыланырга өлгергән аякларын әвеш-тәвеш китерә-китерә, зур гына зонт астына яшеренеп, бер урында таптанып торды. Кызга йөзен егет ягына гына төбәп торуы ничектер уңайсыз иде. “Йә, миңа карый, дип уйлар”, – уңайсызланып уйлады кыз егет турында. Егет тә, кызга караштыргалап алса да, янына килеп, сүз башларга кыюлыгы җитмәде. Үч иткән кебек, еракта трамвай күренмәде. Әйтерсең дә, бу салкын, болытлы көннән яшеренеп, бөтен трамвайлар җылы депога качып беткәннәр. Урам аша кара-каршы басып торган светофор утлары да, җәяүлеләрнең хәлен аңлагандай, аптырашып, бер-берсенә текәлделәр. Егет кызның бөрешә башлаганын күреп, аны кызганып куйды: “Туңа бит инде!” Аңа зур зонт астында үзе генә басып торуы кыз алдында ничектер оят кебек иде. Бар кыюлыгын җыеп, егет кыз янына килеп басты да: “Рөхсәт итегез”, – дип, аны зонт астына алды. Кыз, рәхмәт йөзеннән керфекләрен сирпеп, егеткә к елмайды. “Нинди нәзакәтле бу егет!” – уйлады ул аның турында. “О, якыннан ул нинди матур!!!” – сокланды егет эчтән генә. Аңа бу уртача зифа буйлы, берет астыннан күперелеп чыккан куе кара чәчле, ягымлы карашлы кызның янында терәлеп диярлек басып торуы шундый рәхәт иде. Ул хәтта аяклары өшегәнен дә онытты. Киресенчә, кыз терсәге белән ялгыш кына аңа кагылып киткәндә аңа хәтта эссе дә булып китте... Ул, трамвай килмәсә ярар иде, дигәндәй алга караштырып алды. Аны аңлаган кебек, трамвай күренмәде. Урам аша кара-каршы баскан светофорлар хәйләкәр генә күз кысышып алдылар. Егет кызның йөзенә текәлеп карарга кыенсынса да, тирә-якка күз ташлаган булып, кызга урлап кына караштырды. Торган саен аңа кыз таныш кебек тоела башлады. Кайда күргәне бар соң аның бу кызны? Шул ук озын керфекле чем кара күзләр... Шул ук нечкә, туры борын... Хәтта кызның берет астыннан күренеп торган алсу колак йомшагы да таныш кебек күренде. Кызның үзеннән бик тә таныш, бик тә кадерле нидер бөркелә сыман тоелды. Үзләре дә аңламаган ниндидер сәбәп белән кыз егетне үзенә тартып тора иде. Ваемсыз яшь йөрәкләрдә кинәт очкын кабызган мәхәббәт шулай туамы икән? Кыз, аның карашларын күрмәмешкә салышса да, егетнең үзенә карап-карап алуы аңа ошый иде. “Ничек сүз башлап җибәрергә? – газапланды кыз. – Нигә ул үзе башламый?” Ә егет үз чиратында: “Танышырга кирәк. Ничегрәк җайлы булыр икән?” – дип баш ватты. Егет кызга бәйләнчек булып күренүдән куркыты. “Шулай тиз генә өркетерсең дә, танышмас та...” Ә кыз эчтән генә егетнең беренче булып сүз башлавын көтте: “Нигә танышмый ул минем белән? Нәрсә көтә? Димәк, мин аңа ошамадым?” Кыз бу киң генә җилкәле, дулкынланып торган чәчле, тыныч карашлы, зәңгәр күзле егетнең үзенә ошый башлаганын аңлады. Егет онытылып кызның йөзенә якын килеп карап торды да, аны таныды... Бу кыз бит ... аның хыялы! Исертерлек назлы сүзләр пышылдап татлы йокыларын алган, иртән иркәләп уяткан, беркемгә дә ачылмыйча күңелендә йөрткән серле хыялы... Егет хәтта аның кулларының ничек йомшаклыгын да белә... Аның иркә тавышы да егеткә шундый якын... Димәк, бу очрашу очраклы түгел?! Егет, үз-үзенә ачыш ясагандай, гаҗәпләнү тулы күзләрен киң ачып, кызны иңнәреннән тотты да, сорады: “Бу син???” Ә берни аңламаган кыз, сәерсенеп карап торды да, бер адым артына чигеп куйды. Аның да күзләре чиксез гаҗәпләнү, аптырау, дулкынлану хисе белән тулы иде. “Кем ул? Нигә ул миңа болай карый? Мин бит аны белмим...” Кыз күңелендә үсә барган тынгысыз дулкынны баса алмады. Беренче очраган, таныш булмаган бу сәер егеткә терәлеп диярлек урам уртасында басып тору кызга килешми кебек күренде. Әдәп-әхлак кануннарын беркайчан да бозмаган кызга уңайсыз, оят булып китте. Су чәчрәтеп узып киткән машиналарда утыручылар да, үтеп-сүтеп киткән җәяүлеләр дә аларга бармак төртеп күрсәтәдер кебек тоелды. Каршы яктагы йортның бу якка чыккан тәрәзәсеннән аларны күзәтәләр сыман күренде. Ул кинәт кенә егет кулларыннан ычкынды да, бер сүз дә әйтмичә, урам аша торып йөгерде. Моны һич тә көтмәгән егет аның артыннан талпынып куйды. Китмә... Кая син? Тукта! Эчке тавышы: “Китә бит! Җибәрмә! ” – дип сөрән салды. Югалып калган егет, әллә ни югалткандай, башын түбән иде. “Йөгер артыннан!” – куды эчтә туган борчулы хис. Ә акылы туктатты: “Кирәкми. Бәйләнә, дияр”. Кыз белән егет арасына күзгә күренмәгән өченче берәү кысылды. “Эх, миннән башка берни кыла алмыйсыз!” – дип көрсенде Язмыш, аларга карап. Тик бу ни бу?! Егет кыз артыннан күзләрен күтәреп караганда, машина бәреп еккан кыз, аяк-кулларын як-якка ташлап, юлда ята иде... Егет, үз күзләренә ышанмыйча, таш сындай бер мизгел катып торды да, кыз янына ташланды. 
       ...Бер-бер артлы дөбердәп трамвайлар узды. Машиналар елгасы акты. Светофор утлары бер кабынды, бер сүнде. Аларның яшьтән кызаргандай борчулы күзләренә яңгыр тамчылары эленде. Тик светофорның озак еларга хакы юк. Каядыр ашыккан кешеләргә урам аша чыгарга кирәк, тыз-быз чапкан машиналарга, кузгалып, юлларын дәвам итәргә кирәк – барсына да яшел ут кирәк. Светофорның хәрәкәтне туктата торган хокугы юк. Теле булса, ул һәрбер җәяүлене дә, машиналыны да кат-кат кисәтер иде: “Кешеләр, ашыкмагыз! Гомер җебе бик нечкә!” 
         Ә егет белән кыз бу тукталышта бик озак күренмәделәр. Үзәкләргә үтәрлек салкын көзләр үтеп, кышлар, язлар, җәйләр җилдереп узып, тагын бер көз килгәч, тукталышта кыз белән егет күренде. Бу юлы алар өчәү − егетнең кулында бәп-бәләкәй җанлы төенчек бар иде. Урам чатында кара-каршы басып торган светофорлар, хәерле юл сезгә, дигәндәй, бәхетле елмайган парны яшел нурларына күмеп үткәреп җибәрделәр дә бер-берсенә яшкелт күзләрен кысышып куйдылар... 

 

http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7949

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев