Шəhри Чаллы

ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ

 Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады

 Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара. Элегрәк, кәрәзле телефоннар юк чакта, бәйрәм алдыннан хат ташучы Гүзәлиянең букчасы төрле җирдән килгән хатлар, котлау открыткалары белән шыгрым тулы була торган иде. Хәзер кешеләр хат алышмый, бәйрәм белән котлаганда да телефон трубкасына үрелә. Җайлылыгын җайлы инде. Бер яктан хезмәтенә бераз булса да җиңеллек керде сыман. Икенчедән, хат килү, хат тапшыру − үзе бер вакыйга, үзе бер кечкенә бәйрәм бит ул. Бәләкәй генә конвертка әллә кайда, җир читендә яшәүче берәүнең тормыш чагылышы, хәбәр-яңалыклары, туган ягына җибәргән сагынычлы сәламнәре сыйган. Шул зарыгып көтеп алынган хатны тапшырганда аны алучының сөенгәнен күреп, үзеңнең дә күңелеңдә шатлык туа, җылылык туа. Ә хәзер сумкасы яртылаш буш. Гәзитләр алдыра алай халык. Сайлаулар алдыннан үтәләсе билгесез булган вәгъдәләргә бай гәзитләр сумканы авырайта гына. Хәзер Гүзәлия хатлар урынына халыкка күбрәк квитанция кәгазьләре ташый. Газга, утка, налогка. Элегрәк хат ташучының вазифасына халыкка пенсия тарату да керә иде. Анысының авыл кешесе өчен нинди бәйрәм икәнлеген сөйләп торуы да артык. Ә бүген Гүзәлия үз гаиләсе исеменә хат алды. Дөресрәге, ире Фәһәви исеменә урман хуҗалыгыннан килгән хатны элемтә бүлегендә үк ачып укыйсы килсә дә, түзде, тимәде.
 Велосипедының ике мөгезеннән җай гына “җитәкләп”, Гүзәлия өенә ашыкты. Әнә биек калай түбәле, такта белән тышланган, ачык сары буяуга буялган йортлары ялт итеп күренеп тора. Мондый өйдә яшәве генә түгел, кайтып керүе дә рәхәт. Урам аша бераз читтәрәк торган, тәрәзәләре казакланган, морҗасы җимерелгән туган нигезенә каравы да кызганыч. Ата-анасы күптән бакый йортларына кайтып киттеләр, абыйсы Җәүдәт еракта яши. Суынды туган нигезкәй. Күз көеге булып торган иске йортны ире Фәһәви ничә тапкыр сүтеп ташларга теләсә дә, Гүзәлия ризалашмады – иске булса да, йорт абыйсы Җәүдәткә язылган иде, өйнең хуҗасы бар иде. Хуҗа кешенең кайтып күренмәве, өйне рәтләмәве генә кыен. Ни кайтып көйләми, ни сатып җибәрми. Газиз нигезне хәрәбәгә әйләндергәнче, берәр юньле генә гаиләгә сатып җибәрсә, яхшырак та булыр иде. Ә болай абыйсы белән икесенең балачагы үткән, тәүге тәпи эзләре калган, җылыткан, сыендырган йорткай рәнҗеп утыра кебек. Чүп үләне басып китмәсен өчен Гүзәлия ире белән кереп ишек алдын, бакчаны чабып чыга. Шулай гына булса да, туган йорты алдындагы гаебен юарга, киметергә тырыша. Һәрвакыт, өенә кайтканда Гүзәлия каршылыклы хисләр кичерә. Бер яктан таудай йорты өчен сөенсә, икенче яктан ата-ана нигезен кадерсез хәлгә төшерү аның кәефен төшерә.
 Гүзәлия ишек алдында нидер эшләп йөргән иренә ят конвертны сузды: “Фәһәви дим, карале, сиңа хат килгәнме соң?” Ире ашыкмады, пычранган кулларын сулы мичкәдә юып, шунда гына хатка үреләсе итте. Икәүләшеп өй алдындагы болдырга килеп утырдылар. Хатынының түземсезләнгәнен күрсә дә, Фәһәви кабаланмады, ипләп кенә конвертның читен ертты һәм машинкада бастырылган язманы тартып чыгарды. Хатынының күзлеген сумкасыннан алып, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата укый башлады. Аның иңбашы аша тизрәк Гүзәлия үрелде. “Менә сиңа кирәк булса! – Фәһәви тез башына сугып куйды. − Алты ел узгач гаризага җавап килгән!” Гүзәлия ни турында сүз барганын чамалый иде. Яшәп яткан йортлары бик тузгач, яңа йорт салырга агач сорап, ире урман хуҗалыгына гариза илткән иде. Янәсе дә, үз йорты белән яшәгән һәрбер гаиләгә йорт төзү, яки ремонтлау өчен фәлән-фәлән кубометр бушлай агач бирелергә тиеш. Законы бар имеш. Иренең беркатлыгына Гүзәлия ул вакытта кул гына селтәгән иде. Бирерләр бушлай, бирми ни. Тот пычагымны. Булганын тартып алмасалар да рәхмәт әйтерсең бу заманда! Язуын язса да, Фәһәви дә моңа бик ышанып бетмәде, әлбәттә. Шуңа күрә алар үз көчләре белән биш ел элек йорт салып керделәр. Менә гариза язганга алты ел үткәч, чират килеп җиткәнме, урман башлыгы алышынганмы, үз күзеңә үзең ышанмассың: фәлән кубометр төзү агачы, фәлән җирдә, хәтта делянкасына хәтле күрсәтелгән. Ераклыгын ерак кына әлбәттә. Шулай да бушлай килгән агач эчне тишмәс иде. Шөкер, тырыштылар, яңа өйләре балкып тора. Йортка булмаса, башка җиргә ярап торыр иде. Керәм дип торган байлыкны кире бору гадәте юк инде ул.
 Мал-туарны карагач, ир белән хатын кич буена урман турында сөйләштеләр. Ниндирәк агачтыр бит әле, эшкә яраклымы, юкмы. Аны ничек кистерергә, алып кайтырга, эш итәргә. Балаларны, туганнарны чакырып өмә ясарга кирәк булыр. Кыскасы, Фәһәви, иртәгәдән урман хуҗалыгына барып, тиешле кәгазьләрен булдырып, төбенә тоз коярга булды.
 Кичке чәйне эчеп, табак-савытны юганчы, тәрәзәдән өй эченә сизелми генә җәйге кичнең соргылт эңгер-меңгере үрләде. Ут кабыздылар. Тәрәзә чыбылдыгын тартырга үрелгән Гүзәлия, урамда нидер күреп, туктап калды. Кемнедер күзәтеп торды да, диванда яткан иренә дәште: “Атасы, кил әле монда. Безнең йорт янында ниндидер машина тора”. Ире озак көттермәде, хатыны янына килеп басты. Гүзәлиянең туган йорты янында чынлап та ниндидер ят машина тора иде. Кеше-кара күренми. Аптырарсың да. Икесенең дә тынычлыгы китте. Кем йөрер анда төнгә каршы? Караңгы төшә башлаган урамга чыгып, ир белән хатын каршыдан бераз читтәрәк торган йортка табан атладылар. Бер яртысы кыйшайган капка аша кереп, күңеленә шом үрләгән Гүзәлия ишеккә якынлашты. Кое авызы кебек караңгы ишек ачык, аннан салкынча дым тарта иде. Хуҗасыз йортта күптән ут юк, башыңа тондырсалар да берни түгел. Бусага аша атлаган ирен Гүзәлия җиңеннән тотты да ишек шакыды: “Кем бар? Кем йөри монда?” Эчтә сиртмәле карават шыгырдавы, кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде. Гүзәлия ирексездән артка чикте. Караңгы булса да, мин әле бу, мин, дия-дия ишектән килеп чыккан абыйсы Җәүдәтне ул таныды. Уналты ел кайтмаган абыйсын күрүгә Гүзәлия сөендеме, әйтүе кыен, шулай да йортта ят кеше булмавы аны тынычландырды. Кул бирешеп күрештеләр, хәл-әхвал сораштылар. Абыйсы нык кына картайган, йөзе караңгыда күренмәсә дә, олыгайганы сизелә. Ни дисәң дә, алтмыш бер белән бара. Сеңлесе иңнәре иелә башлаган, ябыккан, сулыккан абыйсына карап, туганын кызганып куйды. Өйне бикләделәр дә Җәүдәтне үзләренә кунарга алып чыктылар.
 Яңа җыелган өстәлне Гүзәлия тагын әзерли башлады. Олы якта ире белән абыйсының сөйләшкәненә колак сала-сала, Гүзәлия үзенекен уйланды. Юкка кайтмаган абыйсы, бер дә юкка кайтмаган. Нәрсәдер булган. Төнгә каршы кеше яшәмәгән йортка кайтып төшмәс иде. Бер-берсен дошман күрмәсәләр дә, абыйлы-сеңелле ике туган инде күп еллар аралашмыйча яшәделәр. Гүзәлиягә Җәүдәтнең беренче гаиләсен ташлап чыгып китүе ошамады. Менә дигән хатыны Рәзидәне, алма кебек ике баланы белмәгән-күрмәгән чит хатынга алыштырды. Танышуларына ике-өч көн дигәндә базарда әйбер сатучы мут күзле, тәмле телле Гөлсинур Җәүдәтне хатыныннан тартты да алды. Яшәгән фатирын ике баласына, хатынына калдырып, Җәүдәт Гөлсинурда яши башлады. Елый-елый әйткән иде дә бит Гүзәлия абыйсына, ялгышасың, абыкаем, ялгышасың, Рәзидә кебекне табалмассың, йортсыз каласың, дигән иде. Әллә ни булды абыйсына, әллә ни булды. Башына тай типкән кебек, менә дигән дөньясын ташлап чыкты да китте. Балаларын бик онытып бетермәде инде бетерүен. Ярдәмләште, укытты. Шулай да Гүзәлия абыйсын аңлый алмады. Гөлсинурның фатирына танышырга бер генә бардылар Гүзәлия ире белән. Ике бүлмәле фатирда иреннән аерылган Гөлсинур кызы белән яшәп ята. Бик ачык йөзле булып күренсә дә, Гөлсинур кирәгеннән артык ачык йөзле иде. Сарылып барган, кирәгеннән артык төче телле хатын Гөлсинурга ошамады. “Ай-һай, шома бу артык. Елан кебек шома...” Чыгып киткәндә ул күңелендәге шомны абыйсына ачмый булдыра алмады: “Абыкаем, шома бу хатын. Төп башына утыртмаса иде сине...” Пышылдап кына әйтсә дә, артында тыңлап торган Гөлсинур ишетте һәм ачуыннан кызарынган-бүртенгән, төчелегенең эзе дә калмаган хатын аягы белән тибеп ишекне ачты: “Минме шома? Эзегез-юлыгыз булмасын монда башкача, әтрәк-әләм...” Урамга чыгып җиткәнче Гүзәлия белән Фәһәвигә аның ачуланып акырганы ишетелеп калды. Шул вакыйгадан соң Гүзәлия абыйсын күргәне дә булмады. Башта хат язып карады, җавап булмады. Балалары аша гына абыйсының хәл-әхвален сорашып торды. Иң кыены – кайчандыр яшь чакта Җәүдәт абыйсын ахирәте Рәзидә белән үзе таныштырган иде. Күрше авылдан килеп укыган Рәзидә белән алар бер мәктәптә укыдылар, бер парта артында утырдылар. Бер-берсенә ачмаган серләре булмады. Җәүдәт абыйсы хәрби хезмәттән кайткач, Гүзәлия буйга җиткән, чибәр ахирәтен үзләренә чакырды. Кызның хәйләсе рас килде − егет белән кыз бер-берсен ошаттылар. Бер елга якын матур гына йөреп, гаилә дә корып куйдылар. Яхшы гына яшәп киттеләр кебек. Берни уйламаганда, тормышлары җай гына барганда, ике балалары үсеп килгәндә Җәүдәт үз дөньясын үзе җимерде. Аларны кавыштыручы буларак, Гүзәлия моңа бик кайгырды. Бер гаебе булмаса да, ахирәте алдында, аның балалары алдында үз гаебен тойды. Уналты ел үткән дә киткән. Гомерләрнең тиз үтүе! Әйтерсең дә уналты көн. Гүзәлия белән Фәһәвинең ике улы да, канат үстереп, оядан чыгып очтылар. Җәүдәтнең балалары да үсеп кеше булдылар. Тырышты инде Рәзидә, тырышты, сүз дә юк. Берничә ел Җәүдәтне көтте дә яхшы гына кешене очратып тормышка чыкты.
 Гүзәлия әзерләгән өстәл артында өчәүләп озак кына утырдылар. Сеңлесе читләп-читләп сорашса да, Җәүдәт тормышы турында тиз генә ачылмады. Озаккамы кайтуын сорагач та ачык кына җавап бирмәде. Әллә әйтергә теләмәде, әллә чыннан да сорауларга үзе дә җавап таба алмады. Чәчләре агарган, яңак сөякләре чыккан, маңгаена җыерчыклар челтәре уелган абыйсына карап, Гүзәлиянең күңеле тулды. “И абыкай, ни булды, ачыл инде. Үзеңә дә җиңелрәк булыр...” − уйланды хатын. Ул өчесенә бер бүлмәдә урын җәйде. Аның һаман абыйсы белән сөйләшәсе килә иде. Таңга хәтле диярлек сөйләшеп яттылар. Тора-бара Җәүдәтнең дә теле ачылды. Ничек кыен булса да, ул сеңлесенең хаклыгын таныды. “Эх, теге вакытта сине тыңлаган булсам... Уналты ел буена чит хатынга хезмәт иттем, чит баланы үстердем. Тик күпме тырышсам да, алар өчен яхшы була алмадым. Хезмәт хакы яхшы алып эшләдем. Гөлсинур өйдә утырды. Кызга фатир алып бирдек. Эш көчендә чагымда аларга кирәк идем, хәзер лаеклы ялга чыккач, сәламәтлегем кимегәч кирәгем калмады. Эшләми башлагач та ишеккә күрсәтте: “Пенсияң әз. Мин моңа яшәргә җыенмыйм”. Миннән файда бар чагында көчемне суырдылар. Кеше канын эчкән талпан кебек суырдылар. Ә хәзер картайган, көчсезләнгән ат хәлендәмен. Җигәрлеге калмаган атны иткә суйган, яки саткан кебек мине дә списать иттеләр. Кая барыйм? Фатир аныкы. Аларга күпме тир түксәм дә, мин анда беркем дә түгел . Иске машинамнан башка бер нәрсәм дә юк”. Күзләрен караңгы түшәмгә төбәп, баш астына кулларын куеп яткан Җәүдәт сөйләде дә сөйләде. Аның да эченә күп җыелган, бик тә бушатынасы килә иде, ахры. Гүзәлия дәшмәде. Әйтәсен күптән әйтте. Тыңлаучы гына булмады. Хәзер, ник болай иттең, ник тегеләй иттең? дип үзе дә ялгышын аңлап үкенгән абыйсының йөрәк ярасын тирәнәйтүдән ни мәгънә бар? Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Рәзидә белән яшәвеңне дәвам итсәң, инде болай йортсыз сукбай хәлендә йөрмәс, ә хан сараенда яшәр идең дә бит. Үз фатирыңа да кайтып керә алмыйсың. Анда инде чит кеше хуҗа. Таяк ике башлы шул, абыкай... Еллар аша киләчәгебезне күрә белмибез. Шулай да уйларга кирәк иде. Төрлесен уйларга. Баш шуның өчен бирелгән кешегә. Уйламыйча кылган хаталарның кайтавазы еллар узгач эзләп таба да бәреп ега шул кешене шулай.
 Бер яктан абыйсының язмышы өчен кайгырса, икенчедән ул табылуга Гүзәлия сөенә иде. Ата-анасының ике бөртек баласы, ике туган бер сәбәпсез күпме еллар күрешми яшәделәр. Шулай ярыймы соң? Алар бит бер-берсенә бернинди начарлык та кылмадылар. Гүзәлия абыйсын ялгыштан саклап калырга гына тырышты. Нишлисең, ялгышка да хакы бар шул һәр кешенең. Үзе дә Гүзәлия, күпме еллар хезмәтендә кешеләр арасында элемтә урнаштырып, үз туганы белән туганлык җепләрен ялгый алмады. Әкрен-әкрен генә, җай гына абыйсының балалары белән дә элемтәне ныгытырга кирәк булыр.
 Иртәгәсен, иртәнге чәйне эчкәч, Җәүдәт үзенә чыгып китте. Аңа Фәһәви дә иярде. Бераздан каршыдагы йорттан шак-шок килгән тавышлар ишетелде. “Димәк, шушында төпләнергә уйлый...” – бу уйдан Гүзәлиягә рәхәт булып китте. Тузгыган туган ояны рәткә китерергә күпме хыялланды ул. Бер кыенның бер рәхәте була, димәсләр иде. Абыйсы шушы хәлгә төшеп кайтмаса, өй дә череп төшәр иде инде. Аннары, ялгышкан, абынган баласын туган нигез генә кабул итә, гафу итә, кичерә, терелтә. Кая барып егылсын кеше авыр мизгелендә? Әлбәттә, туган йорт бусагасына. Ата-ана булмаса да, алар калдырган дога-фатихалы туган нигезгә. Искергән йортны абыйсының рәткә китерүенә ышана Гүзәлия. Куллары алтын. Ярдәм итәргә туганнары бар. Ата-ана нигезе яшәргә тиеш.
 Бераздан Фәһәви ашыгып килеп керде. “Хатын, теге кәгазьне бир әле. Каенага белән урманчыларга барабыз. Агач күбрәк чыкса, бәлки, аңа да өлеш чыгар”.

 

 

 

 

 

http://syuyumbike.ru/news/proza/tugan-yort-busagasy

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: