Шəhри Чаллы

"Улымны жәлләп үләм инде. Хәленнән килсә, килен улымны тотып ашар иде"

Минем килен улымнан бертуктау-сыз зарлана. Ни хәлләрегез бар әле, нишләп ятасыз, дип шалтыратып со-равыма тотына зарланырга, туктый да белми. Дөньяда башка сүз дә бар бит инде ул, гел ирне генә сүгеп то-рырга димәгән.

Миңа гына зарланадыр инде ул малайдан. Үз анасына сүгим әле, дип уйлый торгандыр. Кодагыйга да мактамыйдыр инде, аңа да зарлана торгандыр. Кайчакларда сөйләшә-сем дә килми килен белән. Чөнки авызында бертуктаусыз зар гына аның. Соң беркем дә мәҗбүр итеп кияүгә бирмәгәндер бит инде аны, үзе теләп кияүгә чыккандыр, үзе те-ләп бала алып кайткандыр. Киленгә акча җитми безнең, авызында гел акча гына аның. Улымны да күп эш-ләмәгәнгә боргычлап кына тора. Ике башларына бер кыз үстерәләр алар. Курчак сыман ул онык. Мәктәптә укый, аннан соң күп төрле тү-гәрәкләргә йөри. Биергә дә йөри ул, рәсемгә дә йөри, аннан атнасына ике-өч тапкыр бассейнга барып йө-зеп кайта, инде быел гитарада уй-ныйм дип әйтә икән. Бер минут буш вакыты юк шул баланың. Ә түгәрәк-ләр бар да түләүле. Бассейнга да бо-лай гына йөрми ул, тренеры бар ди килен. Бер йөзәргә өйрәнгәч, тагын аерым тренер ник кирәктер инде, анысын аңламыйм. Артык акча ник түләргә инде аңа. Барып, үзе генә йөзеп кайтса, ярамас идемени? Анысы да бушка түгел бит әле аның, шулай ук түләүле. Йөзәм дисә йөзү киемнәре, биим дисә бию киемнәре аерым оныкның. Алары шулай ук кыйммәт тора аның. Биергә дә үзең теләгән итәк киеп йөрергә ярамый икән, укытучы кушкан мах-сус костюм, махсус аяк киемнәре кирәк ди. Әйтмим инде, хәзер бала-чага үстерү нык кыйммәттер.

Әмма малай да эшсез утырмый бит, гел эшләп кенә тора. Киленгә җитми. Көн саен яңа исемлек әзер тора аның. Тегене аласы бар. Моны аласы бар дип ке-нә тора. Бөтен кирәк әйберне дә алып булмый инде ул, нишләтәсең. Берсен алсаң, икенчесе торып тора. Кайткан саен оныкта да, килендә дә яңадан-яңа киемнәр генә. Ә малайның өстендә һаман шул ук свитер. Шулкадәр түгәрәкләргә йөртмәсә дә буладыр оныкны дип әйтеп карыйм. Министр буласы юктыр әле ул кадәр. Баланың балачагы да булырга тиештер инде ул, тәүлек әйләнәсе уку да уку гына тиеш түгелдер.

Каникулда минем янга кайттылар да, онык телевизор карап утыра, тегендә бала-чагалар кардан Кыш бабае ясыйлар. “Карны өеп, чыннан да шулай ясап буламы ул, дәү әни?” – дип сорый онык. Мин шаккаттым инде. Ул баланың ишегалдына чыгып, кар да өеп караганы юк икән бит, ничек буласын да белми. Әллә кайларга, әллә нинди түгәрәкләргә акча түли-түли йөртәләр. Ә бала белән бергәләшеп Кыш бабай да эшләгәннәре юк! Бу юлы килен үзе шалтыратты. Тагын малайдан зарлана инде бу дип, телефонны алмадым башта. Бераздан тагын шалтырата бу. Кат-кат шалтыраткач, юкка түгелдер дип алган идем, һаман да шул ук зар булып чыкты. Аласым да калмаган. “Баланың түгәрәккә йөргәненә күпме инде, атасы һаман гитара ала алмый әле”, – ди. Нишләсен инде, үзенең башыннан да артыграк сикерә алмый дидем. Балага гитара алам дип ярылсын мени инде ул. Улымны жәлләп үләм инде. Хәленнән килсә, килен улымны тотып ашар иде, валлаһи.

Сания ЗӘЙНУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: