Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без»

Мин балалы хатынга өйләндем. Бер тапкыр да өйләнеп караганым юк иде аныңчы. Безнең туганнар арасында минем сыманнар юк. Бар егетләр дә кызларына өйләнделәр, кыз туганнар егетләренә кияүгә чыктылар. Хәзер кеше кешегә бик кысылып бармый. Кем белән кем өйләнешкән икән – белмичә дә калалар. Чөнки артык зурга китеп туйлар оештырган юк бит. Шулай да, миңа әйтүчеләр булды: җан төсле акыллы кызлар тулып яткан заманда, кияүдә булып кайткан, балалы хатын алмасаң инде ул кадәр диделәр.

Өйләнгәндә аны уйламыйсың бит. Балалымы, юкмы – миңа барыбер иде. Без өйләнешкәндә малай мәктәптә укый иде. Хатын уртак балага да каршы түгел иде. Үзе дә әйтә иде әле: малай үсеп чыгып китәчәк, икенчесе кирәк дип әйтә иде. Әмма яшибез-яшибез, бала юк әле һаман. Хатын теләми, кая инде, бу малайны үстереп аякка бастырсак әле, ди. Малай дигәнең дә зур егет инде хәзер.
Мәктәпне бетерде, институтка керде. Мәктәптә үк шәләй-вәләй йөрде ул. Аңа ул белеме белән училище-мазарга гына кереп эшлисе иде, анасы теләмәде бит. Армиягә алырлар, рәтләп эш тә булмас диде. Институтка кереп укыса, әйтерсең, эш китереп тоттыралар ди аңа. Малай 3нче курста укый. Ул укырга кергәннән бирле минем дә, анасының да ял күргәнебез юк, шул бугайны ашатырга, аның укуына түләргә кирәк дип, эшлибез дә эшлибез.


Хатын икенче эшкә урнашты хәтта, мин аны күрмим дә диярлек. Иртән китә, кич кайта. Әле кайткач та кереп кенә ята алмый бит ул хатын-кыз: керләрне юарга куя, көтеп тора, ул арада ашарга пешерә.


Миңа 44 яшь, хатын бер яшькә кечерәк. Малайга да әйтеп-әйтеп карыйм инде, анаңа җиңелрәк булыр, бераз үзең дә эшли аласың бит инде, укудан соң вакыт кала бит инде дим. Әмма малай теләми, уку калдырмыйм ди. Соң, калдырмасын, кем аңа калдырып эшләргә куша.
Хатын да малаен якларга гына тора. “Һәр нәрсәнең үз вакыты: укыганда – укырга кирәк. Аннан гомер буена эшлисе була әле”, – ди. Миңа сүз дә әйттерми ул. Үпкәли әле, малай синеке түгел бит, шуңа бәреләсең син аңа ди. Бәрелү алай булмый бит инде ул. Мин бит малайны мәктәптә укыган чакта эшкә кумадым. Училищеда гына укыган булса, күптән эшләп ашаган булыр иде инде. Ә болай тагын ике елы бар бит әле аның. Без аңа хәзер 120 мең сум түлибез. Ел саен арта ул бәя. Хатынга да әйтәм: укып бетергәнче генә эшлим дисең, аннан соң да туктамаячаксың син дим. Аннан соң машинасы, башкасы кирәк булачак. Ул арада өйләнеп куйса, нишләрсең.
Без бит башта уртак балабыз булыр дип яши башладык. Ике бала булса, бу кадәр кыйланмаслар иде. Малае да артыгын кыйланмас иде, хатын да бу кадәр өфләп тормас иде малаен. Хәзер утыра әнә: кырыктан соң бала тапмыйлар инде ди. Ник, ни булган шулкадәр кырыктан соң? Мине, мәсәлән, әни кырык икедә тапкан. Әнигә күз тимәсен, пенсиядә булса да, эшләп йөри әле ул, өйдә утырырга яратмый. Әз булса да, тама, кеше арасында йөреп кайтам дип әйтә.


Мин институтларда укымадым, бәлки заманасы да башкачарак булгандыр. Без эшләп ашадык бит. Мин мәктәптән соң әнидән акча алырга ояла башладым. Техникумда укыдым, эшләми идем, әмма әнидән акча алырга оят иде. Тартып-сузып стипендияне җиткердем, аннан эшли башладым. Ну мин малайны күреп торам бит, берничә генә сәгать булса да эшли ала ул. Юлына булса да акча эшләмәслекме инде шәһәр егетләре? И-и, мин ул яшьтә булсаммы? Кайтып та кермичә эшләр идем. Эш – эш бит инде ул, яшь чагында рәттән барысына алынырга була.


Яши-яши башыма төрле уйлар килә хәзер. Мин сау-сәламәт ир бит инде, нишләп минем балам булмаска тиеш әле дип тә уйлыйм кайчак. Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без. Ничә ел буе ышанып яшәгән хатынга да ачу килә башлады әле. Минем менә рәтләп ял да иткәнем юк, малайны укытасы бар дип, акча җыябыз да акча җыябыз. Аның бит атасы да исән, болай гына уйлап карасаң. Әмма үзенең баласына беркайчан да булышканы булмады аның.


Өйләнешкән мәлне бер генә сөйләшеп алган идек ул турыда, бүтән кузгаткан юк. Ярдәме булса, хатын миңа әйтер иде инде, үзе икешәр эштә эшләп газапланмас иде. Бала, бала дигән булам да, тагын берәү булса, анысын да шулай ук укытасы, ашатасы булачак инде дип куям. Монда берсенә ничекләр итеп җиткерергә белмисең әле, тагын булса, анысының да ашыйсы киләчәк, укыйсы киләчәк бит инде. Әллә анысы һава белән торырмы? Юк бит инде. Ул яктан хатын дөрес тә уйлый сыман.

Чыганак "Язмыш кочагы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев