Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Ва­сы­ять

Җы­е­лы­шып яшь пар­га ра­йон үзә­ген­нән ике бүл­мә­ле фа­тир бү­ләк ит­те­ләр.

 

 

­Фарис бе­лән Мә­ди­нә­нең га­и­лә тор­мы­шы урып-җыю эш­лә­ре тә­мам­лан­гач, ал­тын көз­нең ма­тур бер кө­нен­дә ни­ках бе­лән баш­ланып кит­те. Ан­на­ры ра­йон үзә­ген­дә гөр­лә­теп туй да үт­кәр­де­ләр. Өс­тәл­ләр сый-нигъ­мәт­тән сы­гы­лып тор­ды. Ике як­ның да ту­ган-ту­ма­ча­ла­ры дус, та­ту бу­лып чык­ты. Җы­е­лы­шып яшь пар­га ра­йон үзә­ген­нән ике бүл­мә­ле фа­тир бү­ләк ит­те­ләр. Мо­ңа, яшь­ләр­дән биг­рәк, алар­ның әти-әни­лә­ре сө­е­неп туя ал­ма­ды.

Бер ел­дан Мә­ди­нә авыр­га уз­ды. Йөк­ле­лек­нең баш­лан­гыч чо­рын җи­ңел ге­нә ки­чер­гән иде. Ба­ла­сы ту­ар ва­кы­ты якы­най­ган са­ен кан ба­сы­мы, токсикоз бе­лән ин­те­гә баш­ла­ды ул. Ан­на­ры хастаханәгә кереп ятты.

Ту­гыз ай тул­гач Ис­ра­фи­лов­лар га­и­лә­се­нә шат­лык өс­тәп ма­лай ту­ды. Аңа Ал­маз дип исем куш­ты­лар. Ма­лай си­гез ай­дан тупырдап йө­реп тә кит­те. Ике яше ту­лар ал­дын­нан сөй­лә­шә дә баш­ла­ды. Фарисның сө­е­не­че эче­нә сый­ма­ды. Ал­маз әби-ба­ба­сы­ның да ярат­кан оны­гы­на әй­лән­де.

Ал­маз­га өч яшь тул­гач, Ис­ра­фи­лов­лар­ның кы­зы ту­ды. Лә­кин... га­и­лә­нең шат­лы­гы озак­ка бар­ма­ды. Фә­ри­дә­гә кы­рык көн ди­гән­дә, Мә­ди­нә­не юга­ры кан ба­сы­мы бе­лән хас­та­ха­нәгә сал­ды­лар. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, та­биб­лар ана­ның го­ме­рен сак­лап ка­ла ал­ма­ды­лар. Ун көн уз­гач, Мә­ди­нә ике ба­ла­сын, ирен кал­ды­рып як­ты дөнья бе­лән хуш­лаш­ты.

Күкрәк ба­ласы бе­лән ха­тын­нан кал­ган Фарис бу кай­гы­ны бик авыр ки­чер­де. “Мә­ди­нә­дән баш­ка яшә­вем­нең мәгъ­нә­се юк”, дип бер­ни­чә тап­кыр үзе­нә кул са­лыр­га да уй­ла­ган иде ул. Тө­шен­дә Мә­ди­нә­сен кү­реп ке­нә бу ни­я­тен­нән кайт­ты. Сө­ек­ле­се аңа: “Фарис, ба­ла­лар­ны таш­ла­ма, алар­ны ни­чек бул­са да, тор­мыш­та үз уры­нын та­бар­лык ке­ше итәр­гә ты­рыш. Мин Хо­дай­дан си­ңа яр­дәм итү­ен со­рар­мын. Үзе­ңә ла­ек­лы ке­ше тап­саң, өй­лә­нер­сен”, – ди­гән. Шу­шы төш­не күр­гән­нән соң Фарис үзен-үзе кул­га ал­ды, ба­ла­лар­ны аяк­ка бас­ты­ра­чак­мын дип мак­сат куй­ды.

Са­бый­ла­рын ка­рар­га баш­та Мә­ди­нә­нең әни­се бу­лыш­ты. Ан­на­ры Мә­ди­нә­нең, Фарисның ту­ган­на­ры чи­рат­ла­шып ярдәм итте. Кыс­ка­сы, ту­ган­нар, дус­лар гаиләне яр­дә­мен­нән таш­ла­ма­ды.

Та­ныш-бе­леш­лә­ре өй­лә­нер­гә ки­ңәш ит­сә­ләр дә, алар­ны тың­ла­ма­ды ир. “Ми­нем Мә­ди­нәм­не алыш­ты­рыр­дай ке­ше юк. Ана на­зын­нан мәх­рүм кал­ган са­бый­ла­рым­ны үги ана тәр­би­я­се­нә бир­мим. Сә­ла­мәт­ле­гем ба­рын­да үзем үс­те­рәм!” – дип кырт кис­те.

Го­мер ди­гә­нең ак­кан су ке­бек. Ба­ла­ла­ры үс­кән са­ен, Фарисның чәч­лә­ренә чал ку­на бар­ды. Ал­ма­зы тәр­тип­ле ба­ла бу­лып үс­сә дә, мәк­тәп­тән кайт­кан­да һәр көн­не ди­яр­лек аны зур ма­лай­лар ак­ча со­рап җәфалады. Бер­ни­чә тап­кыр кый­нап та кайтардылар үзен. Фарис бу хәл­ләр­гә тү­зеп то­ра ал­ма­ды. Фа­ти­рын са­тып баш­ка шә­һәр­гә күчеп кит­те. Бер­ни­чә җир­дә эш­ләп, улын тү­лә­ү­ле ли­цей­га укыр­га бир­де. Фә­ри­дә исә гим­на­зи­я­гә укыр­га кер­де. Ан­на­ры ин­с­ти­тут...

Ал­ла­га шө­кер, ба­ла­ла­ры ике­се дә төп­ле бе­лем ал­ды. Тәр­тип­лә­ре дә тел-теш ти­де­рер­лек бул­ма­ды. Ба­ла­ла­ры: “Әти, бе­рү­зең без­не тәр­би­я­ләп үс­тер­дең, си­ңа бик авыр бул­ган­дыр. Әй­бәт ке­ше тап­саң, без си­нең өй­лә­нү­е­ңә кар­шы тү­гел”, – ди­сә­ләр дә, Фарис яңа­дан га­и­лә ко­ру ту­рын­да уй­лап та ка­ра­ма­ды. Ни өчен­дер икен­че тап­кыр өй­лә­нү­дән үзе дә  ку­рык­ты ул.

... Ин­с­ти­тут­та уку­ы­на ка­ра­мас­тан, чын егет Ва­тан­ны сак­лар­га ти­еш ди­еп, Ал­маз ар­ми­я­гә дә ба­рып кайт­ты. Де­сант­чы бу­лып хез­мәт ит­те ул. Ике ел эчен­дә улы­ның ко­ман­ди­ры Фариска  биш рәх­мәт ха­ты җи­бәр­де. Ата улы өчен го­рур­ла­нып яшә­де. Ар­ми­я­дән кай­тып уку­ын тә­мам­ла­гач, Ал­маз эш­кә ур­наш­ты. Сең­ле­се Фә­ри­дә­гә дә яр­дәм итәр­гә ты­рыш­ты.

Ал­маз бу­ла­чак ­тор­мыш ип­тә­ше Гүзәлне дә үзе эш­ли тор­ган оеш­ма­да оч­рат­ты. Егет кыз­га бер кү­рү­дә га­шыйк бул­ды: озат­кан­да кыздан ад­ре­сын ал­ды. Шул ук көн­не кич бе­лән ро­за чә­чә­ге то­тып сөйгәне яши тор­ган ту­лай то­рак­ка бар­ды. Гүзәл тиз ге­нә чәй әзер­лә­де. Яшь­ләр бер-бер­се бе­лән та­ныш­ты­лар. Сөй­лә­шә тор­гач, Гүзәл Мә­ди­нә­нең ин­с­ти­тут­та бер­гә укы­ган дус­ты­ның кы­зы бу­лып чык­ты.

Гүзәл дә Ал­маз­ны бе­рен­че кү­рү­дә үк ошат­кан. Яшь­ләр көн дә оч­ра­ша баш­ла­ды­лар. Кон­церт, те­атр, ки­но­лар­га бер­гә йөр­де­ләр. Шу­лай итеп дус­лык­ла­ры мә­хәб­бәт­кә әве­рел­де.

Та­ны­шу­ла­ры­на бер ел тул­ган көн­не Ал­маз әти­сен Гүзәл бе­лән та­ныш­тыр­ды. Кыз со­рар­га бар­гач, Фарис мәр­хү­мә ха­ты­ны­ның дус­ты Ро­за­ны кү­реп шак­кат­ты. Ба­ла­ла­ры­ның дус­лы­гы­на алар кар­шы тү­гел иде. Ирек­сез­дән Ро­за бе­лән Фарис­ның күз­лә­рен­дә шат­лык яшь­лә­ре җе­мел­дә­де.

Җәй көне Ал­маз бе­лән Гүзәлнең туе бул­ды. Туй­да Фарисның ба­ла­ла­ры бө­тен ке­ше ал­дын­да әти­лә­ре­нә рәх­мәт әйт­те­ләр: “Әти, син без­не тәр­би­я­ләп үс­те­реп, олы тор­мыш юлы­на бас­тыр­дың, рәх­мәт си­ңа. Ях­шы­лы­гың­ны мәң­ге оныт­ма­быз!” Бу сүз­ләр­не әйт­кән­дә Ал­маз күз яшь­лә­рен тыя ал­ма­ды. Аңа баш­ка­лар да ку­шыл­ды. Ә Фарис үзе­нең тор­мы­шы за­я­га уз­ма­ган­га, Мә­ди­нә­се­нең ва­сы­я­тен үтә­ве­нә чын кү­ңе­лен­нән сөенде.

Туй­да ул ку­нак­лар бе­лән се­рен ур­так­лаш­ты. “Мә­ди­нәм­не җир­лә­гән­дә ба­ла­лар­ны чын ке­ше итеп тәр­би­я­ләр­гә сүз бир­гән идем. Кыз оны­гы­быз ту­са, Мә­ди­нә исе­мен ку­шар­быз дип тә әйт­кән идем. Сез мо­ңа кар­шы кил­мәс­сез бит”, – дип мө­рә­җә­гать ит­те ба­ла­ла­ры­на. Аның бу сүз­лә­рен ку­нак­лар ал­кыш­лар­га күм­де­ләр. Атаның бу сүз­лә­ре Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең амин ди­гән ва­кы­ты­на ту­ры кил­де. Ту­гыз ай­дан соң Ал­маз бе­лән Гүзәлнең кыз­ла­ры ту­ды. Аңа Мә­ди­нә дип исем куш­ты­лар.

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев