Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Хайваннарны яратмыйм!

Белмим, көләрсезме икән инде бу хатымны укыгач. Кемнеңдер ачуы да килер. Тик дөресе шул – мин хайваннарны яратмыйм.

Авыл җирендә әле бер хәл, тик шәһәрдә ник кирәк ул? Ул песи дип мәш киләләр инде. Кибетләргә керсәң, киштә-киштә мәче, эт, күсе ризыгы! Ә бәяләрен күрсәң, котың алыныр! Аерым даруханәләре дә бар, әле күптән түгел ишеттем, УЗИ да ясыйлар икән песиләргә, кирәк икән – сызлаган буыннарын да дәвалыйлар. Мин ярты ел буе үземнең поликлиникада табибка күренә алмыйм – әле больничныйда, әле отпускта, әле язылырга урын юк, ә песиләргә хөррият! Балалар булса бер хәл, аңлар идем инде, олылары да шул мәче-этләрне кочаклыйлар, үбәләр, бергә йоклыйлар, бергә ашыйлар. Йоннары коела, өйләрендә песи исе, әстәгефируллаа! Әйтегез әле, бер мин генәме ул шундый сәер – хайван яратмаучы?

Сәрия Сафина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев