Шəhри Чаллы

Зөһрә Сәхәбиева – Бигичева: "Аллаһка шөкер, туган халкыма хезмәт итәм."

Юанычым – Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аның барлыгын аңлап, сине ташламаячагына инанып яшәүдә, баламның иманлы, тәүфыйклы булуында, яраткан тамашачыма кирәкле булуымда. 

Гамьле әңгәмә

Зөһрә Сәхәбиева – Бигичева: “ Аллаһка шөкер, туган халкыма хезмәт итәм”

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның тууына багышланган концерт турын башлап җибәрде. Әлеге чын сәнгать бәйрәме Сарман, Бөгелмәдә булды. Алда Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Чаллы һәм Тукай районы тамашачылары белән гамьле очрашулар көтә. Зөһрә ханым үзенең концертларында татар халык җырларына, Тукай шигырьләренә, композиторларыбыз әсәрләренә өстенлек бирә. Халкыбызга милли кыйммәтләрне, рухи хәзинәләрне тапшырырга тырыша.  Концертларында  моннан 20 ел элек арабыздан киткән ире, халкыбызның талантлы улы, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев иҗатын  да яңгырата.  Бу инде бөек җырчының мирасын киләчәк буыннарга тапшыруның матур үрнәге, иҗатта һәм шәхси тормышта иренә тугрылык билгесе. Башкару осталыгы, җырда, сөйләмдә, хәрәкәттә зыялылык, туган халкыңа чиксез мәхәббәт белән сугарылган чыгышларны бөтен җирдә тамашачылар көчле алкышларга күмәләр.  Форсаттан файдаланып, яраткан җырчыбыз - Зөһрә ханым белән әңгәмә корып алдым.  Әңгәмәбез  җырчының бүгенге тормышы турында сөйләшүдән башланып китте.

  • Аллаһка мең шөкер, тормышым нәтиҗәле хезмәтем белән тулы минем. Газиз улыма, аның гаиләсенә һәм халкыма кирәк әле мин. Төрле җирләргә концертлар куярга чакырып торалар.  Менә Хәйдәремнең тууына 70 ел тулуга багышланган чараларны башлап җибәрдем. Хәер, мин Аллаһының ярдәме белән мәшһүр татар җырчысының исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге эштән туктаганым да юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Түбән Новгород өлкәсендә һәйкәл төзелде, Казанда аның музее эшләп килә,  2 китап чыкты. Икенче китап - бик күп фотолы фәнни-документаль басма. Ул татар һәм рус телләрендә чыккан иде. Менә хәзер шул күләмле китапны яңартып, тулыландып рус телендә чыгару нияте белән йөрим. Аллаһка шөкер, Татарстан Президенты, хөкүмәтебез, татар тарихын бөек җырчы, милләтебезнең горурлыгы булган Хәйдәр Бигичевсыз калдырырга ярамаганлыгын аңлап, миңа бу зур һәм әһәмиятле эштә ярдәм итә. Хәйдәрнең юбилее уңаеннан, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ике зур чара үтәчәк: бер көнне опера күрсәтеләчәк, икенче көнне дөньякүләм һәм үзебезнең сәнгать осталары катнашында концерт булачак. Хәйдәремнең юбилеена багышланган концертларны якташларыма да күрсәтермен дип уйлыйм. Чөнки Тукай районында чын сәнгатьне ярата торган тамашачы яши. Район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев - профессиональ сәнгатьне, чын артистларны бәяли һәм хөрмәт итә торган зыялы шәхес. Якташларым райондагы уңай үзгәрешләрне әйтеп, сөендереп тора. Тукай районы һәм Чаллы тамашачысы  һәр концерттан соң, сәхнә артына кереп: “Зөһрә апа сезгә җырларга да, җырларга әле. Тагын кайтыгыз, иҗатыгыз өчен рәхмәт”, -  дип китәләр. Тамашачыларымның җылы мөнәсәбәте концерт программаларын яңартып торырга, көн саен тавыш өстендә эшләргә этәргеч бирә. Моннан тыш, җәмәгать эшләрендә  актив катнашырга тырышам. Яшьләргә, бераз гына булса да, әхлакый  тәрбия  бирүгә өлеш кертү максатыннан,  махсус программа  әзерләп  хәйрия концертлары куям. Аларда тәрбияви өлешкә күбрәк урын бирәм. Тамашачым бик  рәхмәтле. Яшьләр дә яратып карыйлар. Мөнәҗәтләрдән торган аудиодискларымны сорыйлар. Сүз уңаеннан, Тукай районында мөнәҗәтләр кичәсендә бик яратып катнаштым, чөнки якташларым белән туган җиремдәге ихлас очрашулар, минем күңелемә аеруча якын.
  • Чөнки алар бәхетле балачакка, яшьлеккә алып кайта бит.
  • Әйе, мин элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Салих-Тукай авылында әтием Габделкотдус, әнием Миңлегөл гаиләсендә 5нче кыз булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием, икесе дә дингә ышанган кешеләр, Коръәнне аңлап укыйлар иде. Бер-берсенә мөнәсәбәтләре дә мөселманча булды. Ир баш, ул хуҗа. Ул хатынына да, балаларына да хөрмәт белән карарга, аларны матди яктан тәэмин итәргә, ә хатын ирне дә, балаларны да тәрбияләргә тиеш. Алар бездә дә бу сыйфатларны тәрбияләделәр.
  • Төпчек бала булгач, сезне иркәләп кенә үстергәннәрдер инде?
  • Мине малай була дип көткәннәр бит. Шуңа күрә, әтигә авырга килмәсен дип гел аның янында кайнаша идем. Әле дә хәтеремдә: миңа 5-6 яшьләр тирәседер, әни авырап тора, көтүне каршыларга кеше юк. Әни бишмәт кидереп, билемне кысып бәйләде дә, мине сыер алып кайтырга җибәрде. Үзем сыер төзеннән генә, сыерны куып кайттым. Әнием: “Төпчегем дә эшкә ярый башлады”, - дип аркамнан сөйгән иде. Менә шуннан кул арасына керә башладым. Әти белән җәен печән, утын әзерлибез. Аннан әти-белән кара-каршы утырып, юан бүрәнәләрне ышкылап, сарай да салып куйдык.
  • Белүемчә, сезнең авылда мәктәп тә булмаган бит. Укырга кая кердегез?
  • Авылыбыз кечкенә булганлыктан, мәктәп бөтенләй булмады. 4 классны Октябрь-Бүләк авылына йөреп укыдым да, 8 чакрым ераклыктагы Иске Дөрешкә киттем. Урта белемне Теләнче Тамакта алдым. Кечкенә чакта өйдәге сәке, кибет өстәлендә чыгыш ясадым. Мәктәпләрдә укыганда гел җырлый идем.
  • Димәк, җырчы булып китүегезнең чишмә башы мәктәпкә барып тоташа?
  • Без укыган чакта, һәр тәнәфестә коридорда уеннар оештыру бар иде. “Син матур җырлыйсың”, - дип мине үсендереп, уртага чыгарып, гел җырлаталар иде. Шулай ияләшеп киттем, күбрәк яңа җырлар өйрәнә башладым. Ә репетиция урыны – ике авыл арасы, тузанлы юл. Сыйныф җитәкчебез Гатуф Харисов безне физикадан укытса да, әдәбият-сәнгатькә мөкиббән киткән кеше иде. Үзе спектакльләрдә уйнады. Минем җырларымны тәүге тапкыр магнитафон тасмасына яздырга һәм җае чыккан саен шуны уйнатып, мине иҗатка канатландырган кеше дә ул булды. Авыл сәхнәләрендә чыгыш ясадым. Сморт-концертларның үзәгендә булдым. Теләнче Тамакта укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Хәлимова мине җирле радиодан еш җырлата иде. Укытучыларым талантымны күреп, Ленинградттагы театр артистлары әзерли торган югары уку йортына барырга киңәш иттеләр.
  • Әтиегез артист булуыгызга каршы килмәдеме соң?
  • Әтием “Артист тормышы-чегән тормышы”, -  дип, каршы килде. Мин аңардан гармун алып бирүен сораган идем. Ул “Гармун уйнау хатын-кыз эше түгел, җырлавыңа каршы килмим, моң ул пәйгамбәрләрдән калган”, - диде. Мин медицина училищесын сайладым, укып чыккач, әти-әниемне кайтып карармын дип уйлап, Һәдия апама ияреп Казанга киттем.
  • Шәфкать туташы булсагыз да, күңелегез җырга, моңга тартылгандыр инде.
  • Әлбәттә. Балачактан сәке, мәктәп сәхнәләрендә җырлап үскән бала, җырламыйча яши алмады. Мин Казанның дәрвишләр бистәсендәге мәдәният йортына Рәис Сафиуллин җитәкчелегендәге үзешчән коллективка йөри башладым. Җәйге каникул вакытында Рәис абый мине профессиональ артистлар белән гастрольгә алып чыкты. Мәскәүгә кадәр барып җиттек. Рәис абый: “Зөһрә, синең кебек моңлы тавыш сирәк, сиңа һичшиксез укырга кирәк”, -дигәч, миндә консерваториягә керү теләге туды.
  • Консерваториягә юл җиңел булмагандыр?
  • Бер көнне төнге дежурлыктан кайткач, консерваториягә тыңланырга киттем. Соңынннан мине тәҗрибәле вокал педагоглары Владимир Воронов белән Михаил Кольцов тыңлаганын белдем. Аларга Мансур Мозаффаров иҗат иткән “Туган як” җырын җырладым. “Синең тавышың халыкчан. Бездә андый белем бирүчеләр юк. Шуңа күрә  без сиңа документларыңны консерваториягә бирергә киңәш итмибез”, - диделәр. Ә мин барыбер документларны тапшырдым. Имтиханнарның ике турын уңышлы үттем. Икенче турдан соң: “Сине ректор бүлмәсенә чакыралар”,- диделәр. Бәхетемә, җырлавымны Нәҗип Җиһанов үзе тыңлаган булып чыкты. “Синең тавыш- милли тавыш. Бездә андый бүлек юк. Шулай да эксперимент рәвешендә кабул итәбез”, - диде. Аның яныннан канатланып чыгып киткәнем әле дә күз алдымда. 
  • Хәйдәр абый белән дә сезне беренче тапкыр консерватория очраштырган бит?
  • Безне әзерлек бүлегенә ике генә кешене алганнар иде. Көзен укырга килгәч, тагын бер егетне алулары билгеле булды. Ул инде армиядән соң, озын гәүдәле, таза, төз гәүдәле, кызларның күзе төшә торган егет.  Мин беренче күрүдә үк Хәйдәрнең моңсу күзләренә игътибар иттем. Сөйләшә- аралаша торгач белдем, беренчедән Сергач якларында калган әти-әнисе өчен борчыла, икенчедән үзенең кан басымы югары икән. Мин шәфкать туташы буларак аңа гел ярдәм итә идем. Шулай итеп дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнде. Без студент елларында ук өйләнештек, ике якта да никах укыттык. Тулай торакта Хәйдәр егетләр белән, мин кызлар белән тордым.  Ашавыбыз уртак иде. Җәйге каникулларны авылда бергәләп уздыра идек. Бер ел никах белән яшәгәннән соң, Тукай районының Иске Дөреш авылына кайтып язылыштык. Хәйдәр безнең якны бик яратты. “Рәхәтләнеп ял итеп киләм, дия иде. Әтигә печән өяргә, утын ярырга ихластан булышты. Башта икебез дә опера һәм балет театрында эшләдек. Республика җитәкчелеге безгә Татарстан урамыннан, аннары Чехов урамыннан өч бүлмәле фатир бирде. Шулай җырлый-җырлый, Аллаһының биргәненә шөкер итеп яшәдек, улыбыз Айратны иманлы итеп үстердек.
  • Сезнең югары зәвыклы иҗатыгыз турында бер әңгәмәдә генә сөйләп бетерү мөмкин түгел. Һәр җырыгыз – туган якка, туган телгә мәхәббәт һәм үзенчәлекле моң белән сугарылган. Аларның һәрберсе зур сәнгать әсәре.  Шуңа күрә дә сез башкарган һәр җырны тамашачылар ярата, көчле алкышларга күмә. Үзегезне сәхнәдән озак җибәрми, аягүрә басып алкышлый. Ә менә үз җырыгызны озак эзләдегезме?
  • Мин Аллаһы Тәгаләдән:”Аллам, халыкны туйдырмый торган, минем үз йөземне чагылдырган, җыр бирсәң иде”, - дип сорый идем. Күрәсең, Ходай ишетте. Студент чагымда ук Сара ханым Садыйкова Гомәр Бәширов сүзләренә “Җидегән чишмә” җырын тәкъдим итте. Җырның беренче премьерасы Пермьдә булды. Концертның уртасында “Җидегән чишмә”не җырладым. Сара апа үзе роляльдә уйнады. Җыр бетүгә, тамашачы торып басып, бик озак кул чапты. Аннан соң күп концертларда “Җидегән чишмә”дән соң халыкның кул чабулары астында баш иеп,  озак-озак басып торырга туры килде. Авторларга рәхмәтем зур, урыннары оҗмахта булсын.
  • Зөһрә апа, сезнең гаилә турында да төрле гайбәтләр сөйләделәр. Аларны ишетми калмагансыздыр. Сез бер-берегездән көнләшә идегезме?
  • Аллага шөкер, без бер-беребезне аңлап яшәдек. Хәйдәр тормышта да нәкъ менә Отелло иде. Чиста, саф күңелле. Үзенә карата хыянәтне күтәрә алмас иде. 25 ел яшәү дәверендә көнләшүне белгертмәдек. Гомумән, мин юктан көнләшүне бер-береңне кимсетү галәмәте дип саныйм. Без артистлар бит, төрле чаклар була. Мин чыгып китәм гастрольгә, төркемемдә күбесе ир-атлар. Хәйдәр театр белән бөтенләй башка якта. Икебезгә дә гашыйк булучылар, хатлар язучылар була иде. Без бер-беребезгә ышанып, тугры икәнлегебезне белеп яшәдек.
  • Сез Хәйдәр абыйның иңендәге фәрештә кебек, гел аны саклап яшәдегез.
  • Әйе, мин “Хәйдәр яши генә күрсен, җырлый гына алсын”, - дип яшәдем. Катлаулы операциядән соң авыр әйберләр күтәртмәдем, кибеткә йөртмәдем, акчалар таләп итмәдем. Авырлыкларны сабырлык белән җиңдем. Хәйдәр – бик зур талант. Ул үзенә һәм миңа карата бик таләпчән булды. Тугрылык, саф күңеллек, бер-береңне ярату һәм хөрмәт хисләре авырлыкларны җиңәргә көч бирә иде. Аллаһка шөкер, туган халкыма хезмәт итәм. Бу яктан күңелем тыныч. Бөек талант иясе Хәйдәргә тормыш, эш шартлары тудыруым, аңа терәк булуым белән дә үземне бәхетле дип саныйм.
  • Зөһрә ханым, Хәйдәр Бигичевның, 49 яшьтә арабыздан китүенә 20 елдан артык вакыт  узып киткән. Шул вакыт эчендә узган һәр концертыгызда сез аның җырларын, опералардан арияләрен яңгыратасыз...
  • Еллар узса да, Хәйдәремнең истән чыкканы юк. Без аның белән параллель дөньяларда гына яшибез. Бу фани дөньяда беребез дә мәңгелек түгел, газизләрен югалту күпләргә килә. Әмма халыкка танылмаган, популяр булмаган кеше вафат булса, якыннары догаларын кылып яши- яши, әкренләп тынычлана алалар. Тора-бара исләренә төшерүчеләр дә берничә генә калырга мөмкин. Ә Хәйдәр – халкыбызның кадерле улы, сөйгән җырчысы. Шуңа күрә һәр көнне урамдамы, кибеттәме, концерттамы – кайда гына булсам да, Хәйдәремне искә төшермичә калмыйлар. Тамашачылар аны сагынуларын сөйлиләр. Шулай итеп йөрәк ярасы яңарып тора. Мин бит кеше үлми, аның җаны үлми, мәңгелеккә генә күчә дип яшим, бу чыннан да шулай. Әйткәнемчә, Хәйдәр белән без параллель дөньяда гына яшибез, ул анда, без монда. Мин кадерлемне бу дөньяда юк дип хис итмәскә тырышып яшим. Концертларымда аның күпкырлы иҗатын яңгыратмыйча калмыйм, бу миңа көч бирә. Тамашачылар да рәхмәтле. Аллаһка шөкер, Хәйдәр Бигичев иҗатын яратучылар, аның шәхесен хөрмәт итүче тамашачыларыбыз күп әле. Безнең концертларыбызга килеп, җыр-моңнарыбызны тыңлаучыларга, аларга мондый мөмкинлекне бирүче милли җанлы җитәкчеләргә Аллаһының мең рәхмәте яусын.
  • Пар аккошлар кебек матур гомер иткәндә пар канатыгызны югалткач, Сез юаныч, сабырлыкны каян алдыгыз?
  • Пар канат булып яшәү – бик зур бәхет бит ул. Ялгыз канат калгач тормыш йөге дә авырая икән. Юанычым – Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аның барлыгын аңлап, сине ташламаячагына инанып яшәүдә, баламның иманлы, тәүфыйклы булуында, яраткан тамашачыма кирәкле булуымда. 
  • Зөһрә ханым, Сез телегездән Аллаһы Тәгаләне төшермисез дисәм дә ялгыш булмас. Бу дини тәрбияне кайдан, кемнән алдыгыз?
  • Ике яктан да әби-бабайларым, туганнарым дингә бик бирелгән булганнар. Әти-әнием дә  дини кешеләр иде, урыннары җәннәттә булсын. Аларның икесенең ике сәкегә басып намаз укулары әле дә хәтеремдә якты хәтирә булып саклана. Кечкенәдән аларны тыңлап, күзәтеп үстем. Әтиемнең  намазны кычкырып укуыннан  догаларны ятлап бара идем.
  • Тәкъдиргә ышанасызмы?
  •  Әлбәттә, мәсәлән ана карынындагы балага җан иңү вакытын беркем дә үзгәртә алмый. Бу – тәкъдирдән. Шулай ук кешенең соңгы сулыш алу минутларын да кичектерү мөмкин түгел.  Ә менә кешенең ничек яшәве аның үзеннән тора. “Аллаһы Тәгалә алдан язып куйган...” диләр, тик Аллаһы Тәгалә адәм баласына якты юлын да күрсәткән бит, Коръәнне иңдергән, шуннан тайпылган кеше начар юлга баса, димәк, ул адымы өчен үзе гаепле була да,  шуны язмышка сылтый.  Димәк, язмыш һәркемнең үз кулында.
  •  Туган якларыгызны сагынасызмы? Тормышыгызның кайсы чоры күңелегездә аеруча уелып калган?
  • Олыгая барган саен, җирсү дә күбрәк була икән. Тукай районының гүзәл табигать кочагына урнашкан туган авылымның көннән-көн кечерәя баруы йөрәкне әрнетә. Авылга еш кайтып йөрибез, чөнки анда зиратта әти-әнием, апам, кызыбыз җирләнгән. Туган нигезебез дә исән. Хуҗалары гына башка. Балачак, яшьлек еллары искә төшсә, үзәк өзелә. Ул чакларда сине авырлыклар көтә дип уйламыйсың  бит әле. Әмма, авырлыклар килгәндә дә, Аллаһы Тәгалә иманлы, тәүфыйклы  бәндәсен  ярдәменнән ташламый.
  • Калада яшәсәгез дә, улыгыз Айрат татар телен камил белә. Баланы милли җанлы итеп ничек тәрбияләргә? Ике зур артист гаиләсендә туган улыгыз ни өчен сәнгать юлын сайламады?
  • Улыбызда кечкенә вакытында ук телебзгә, динебезгә хөрмәт тәрбияләргә тырыштык. Ул Аллаһы Тәгаләгә инана, кешеләрне кызгана, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Күңеленә сеңдерсен өчен хәзер дә аның белән сирәгрәк очрый торган татар сүзләрен кушып сөйләшәм. Тукай шигырләрен укырга кушам. Балаң татар телен, шигъриятен, мәдәниятен, моңын сөйсен өчен ата-анага күп тырышырга кирәк. Аллаһка шөкер, улым сәнгатьне яхшы аңлый торган кеше булып үсте. Ул фортепиано буенча музыка мәктәбендә укыды.  Җитди музыка тыңлый, югары профессиональ сәнгатьне аңлый, туган телебездә камил сөйләшә. Рус һәм инглиз телләрен белә. Аллаһка шөкер, оныгыбыз Ансар да әтисе кебек тәрбияле, тырыш, белемгә омтыла. Минемчә, хәзерге заманда ярты-йорты артистларның артуына караганда, сәнгатьне чынлап аңлый белүчеләр һәм сәнгать әһелләренә таләпчән тамашачылар күпкә кирәгрәк.
  • Зөһрә апа, сәхнәгә чыккан җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз?
  • Җырчы халык алдына чыккан, сәхнәгә менгән икән инде, кайда гына булса да, ул милләте өчен җаваплылык тоеп хезмәт итәргә тиеш. Чөнки әйткән сүзең, фикер тирәнлегең, культура дәрәҗәң, әхлакый югарылыгың аша сиңа гына түгел, милләтеңә дә бәя бирелә. Җырчы шәхес булырга тиеш. Мин хәзер дә мине онытмаган, иҗатымны яраткан халкыма рәхмәтлемен. 1984 елда “Татарстанның халык артисты” исемен биргән иделәр. Мин шул исемне гомерем буе аклап, халкыма фидакарь хезмәт итәргә тырышам.
  • Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Аллаһы Тәгалә Сезне үзенең ярдәменнән ташламасын.

                                                                                            Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: