Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Сөю ярым-йорты була алмый

Без күп очракта яшьлектә кылган ялгышларыбызны акларга, язмышыма шулай язгандыр, үзгәртеп булмас иде дип, үзебездән җаваплылыкны төшерергә омтылабыз. Чынлыкта, төптән уйланганын да, ахыргача уйлап җиткермәгән адымны да һәркайсыбыз үз теләге белән ясый. Яшерен-батырын түгел, яшьлектә күпләребез "үзем беләм" принцибы белән яши. Әти-әни киңәшенә колак салучылар меңгә бер. Эш узгач кына...

Без күп очракта яшьлектә кылган ялгышларыбызны акларга, язмышыма шулай язгандыр, үзгәртеп булмас иде дип, үзебездән җаваплылыкны төшерергә омтылабыз. Чынлыкта, төптән уйланганын да, ахыргача уйлап җиткермәгән адымны да һәркайсыбыз үз теләге белән ясый. Яшерен-батырын түгел, яшьлектә күпләребез "үзем беләм" принцибы белән яши. Әти-әни киңәшенә колак салучылар меңгә бер. Эш узгач кына аларның хаклыгын аңлыйбыз...

"Минем дә хаталарым шактый булды, ләкин мин аларның зур ялгыш икәнен вакытында аңладым. Иң мөһиме, мин бүген бәхетле. Яшьләргә дә киңәшем: бер тапкыр абынган гомерлек бәхетсез инде ул дигән сүзгә ышанмагыз. Үз бәхетегез өчен ахыргача көрәшегез. Сезне генә көткән Ул бәлки янәшәгездә генәдер...

Казанда институтны тәмамлаганнан соң, туган шәһәремә кайттым. Үз белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Ләкин 5 еллап әти-әниләрдән читтә яшәү дәверендә иреккә өйрәнгән идем. Шуңа күрә бөтенләй аларның канаты астыннан чыгып, үз тормышымны көйләү теләге көннән-көн ныгыды. 22 яшь бит, кияүгә чыгарга да вакыттыр инде дип тә уйладым.

Беренче мәхәббәт, тәүге хисләр...Кайсыбыз гына кичермәгән икән ул гүзәл мизгелләрне! Студент вакытта мин дә бик чибәр Казан егетенә гашыйк булдым. Ул да мине шулай онытылып яратадыр дип уйлый идем. Ләкин, кино-концертларга чакырса да, кичләрен озаклап башкала урамнарында йөрсәк тә, бәйрәмнәрдә чәчәк бәйләмнәре бүләк итсә дә, гомергә бергә булыйк дигән тәкъдимне ясамады ул миңа. Сәбәп нәрсәдә булгандыр: әнисенең бердәнбер малае аның сүзеннән үтә алмадымы, әллә үзе мине чынлап яратмадымы? Ә мин тәүге саф хисләремнең җавапсыз калуын бик авыр кичердем, аның белән бергә төшкән фоторәсемнәремне карый-карый елый идем...

Вакыт дәвалый диюләре хактыр. Гомер юлымда очраган икенче берәү сагышлы кичерешләремне бөтенләйгә оныттырды. Ләкин...мин аның белән дә бәхетле була алмадым. Ни өчен дисезме - бу хакта бераз алдарак.

"Беренче хатыны да - начар түгел иде..."

Сүзем кияүгә чыгу теләгендә тукталган иде. Безнең тәрбия шундый бит: егет эзләп урамга да чыкмый, танышлары аша да кызыксынуын җиткерә алмый татар кызы. Бердәнбер танышу чарасы - интернет. Кичләр буе мониторга төбәлеп утыра торгач, ниһаять, хыялымда йөрткән егетне күпләр арасыннан сайлап алдым. Минем уйлавымча, Р. гаилә кору өчен коеп куйган, үз фикере һәм тормыш тәҗрибәсе дә бар. Аның Казаннан булуы танышу теләген көчәйтте генә. Үзем турында язып җибәрдем. Һәм шул көннән "кайнар" аралашу башланды. Беренче егетемнән аермалы буларак, миннән 12 яшькә өлкәнрәк танышым тәвәккәлрәк тә, кыюрак та булып чыкты. Атна-10 көн үтүгә, кияүгә чыгарга кыстый башлады. 2 айлап язышканнан соң, Чаллыга килеп, әти-әниемнән кулымны да сорады. Әниемә аның һәрдаим үзенекен генә сөйләп торуы, үз фикерен өстен чыгарырга омтылуы ошамаса да, "эчми-тартмый торган" сыйфаты, фатиры һәм машинасы булуы яхшы ир буласына инандырды.

Булачак ирем белән шәһәребездәге иң затлы кунакханәләрнең берсендә очраштык. Туйганчы җиләк-җимеш белән сыйлады, озаклап сөйләшеп утырдык. Р. минем аңа кадәрге тормышым белән бөртекләп кызыксынды, үзе турында да сөйләде. Беренче хатынында улы үсүен, аны бик яратуын һәм ярдәм итеп торуын да яшермәде. Ә менә хатыны аның өметләрен акламаган, ул аңа бик үпкәле икән. Аның җаваплары миндә ышаныч һәм хөрмәтне ныгытты гына. Гомумән, үземне Р. янында беркайчан булмаганча яклаулы итеп тойдым. Дөрес, кич буе тормышка өйрәтергә тырышуына бераз "тырпайсам" да, аның бу гадәтен яшенә һәм тәҗрибәсенә юрадым. Иң ошаганы: мине төнгә калырга кыстамады, кулларына да ирек бирмәде. Шул ук кичне өйгә кадәр китереп куйды. Әти белән әниемә үзенең теләге җитди булуын һәм июль аендагы чираттагы ялын минем белән бергә Төркиядә үткәрәсе килүен дә җиткерде. Ялга китәргә бер атна кала никах укыттык, әнисе һәм бертуган абыйсы белән таныштык. Бер сәер хәл турында әйтми булдыра алмыйм. Һич тә көтмәгәндә, әнисе мине читкә чакырып алып, Р.ның авыр холкы турында искәртте: "Беренче киленем дә начар түгел иде, түзә алмады. Улымда мәрхүм әтисе холкы, бик сабыр булсаң гына яшәрсең..." дигән сәер сүзләр белән күңелемә шом салды. Алар китүгә, бераз юрамышлар белән шөгыльләнүче Фәнзилә апага йөгердем. "Ярты елдан кияүгә чыгасың. Ул кеше сиңа ир генә түгел, ихлас дус та булыр. Тик аның баласы бар", диде. Шулай дигәч, тынычландым . Димәк, хафаланырга урын юк, ул фаразлаганнар белән барысы да туры килә бит дип, тәвәккәлләдем...

Никах ае газапка - әйләнде...

Ни кызганыч, Р.ның әнисе хаклы булып чыкты. Ничек кенә сабыр булырга тырышсам да, "сабыр чиләгем" бик тиз тулды. Әллә нинди матур хыяллар баглап барган ялым тоташ "тәрбия дәресе"нә әверелде. "Чит ирләр белән аралашканда артык елмаеп сөйләшмә, синең хакта җилбәзәк диюләре бар. Син тормышны бөтенләй белмисең, алдаулары бар. Шуңа күрә беренче булып сүз кушма. Минем сүз закон булсын, чөнки Аллаһы алдында мин синең ирең. Мин кушканны гына эшлисең, миннән башка бер җиргә дә бармыйсың. Һ.б. бик күп искәртү-чикләүләр". Диңгездә коенганда да, яр буенда кызынганда да Р. сакчыдан ким кыланмады. Тора-бара мин үземне һавасыз һәм гаять кысан бүлмә эчендәге кебек хис итә башладым...

Иремнең сәер гадәтләре көннән-көн күбрәк ачылды. Хәтта мәхәббәтен белдерүе дә, мине тикшерү-сорау алуга кайтып кала иде. "Мин сине яратам, ә син мине яратасыңмы?" дип, күземә карап җавап таләп итүләр көндәлек җәза үтәүгә әйләнде.

Ә иң соңгы булып гайрәтемне кайтарган нәрсә - боерык тоны белән миңа пычрак носкиен юарга кушуы булды. Соң, мин бит әле аның законлы хатыны булырга әзерләнәм генә. Мөнәсәбәтләрнең иң матур чәчәкле чорында булачак иремнең әлеге гамәлен кимсетү итеп кабул иттем. Шулай да юып бирдем, чиркануымны тыеп булса да. Ләкин "Р" "ачышлар"ы белән шаккаттыруын дәвам итте. Беренче хатыны, бер яшьлек улының әнисе турында нинди генә "пычраклар" сөйләмәде. "Ул - венерик авырулар алып кайткан фахишә дә, булдыксыз хуҗабикә дә, бала үстерүне ышанып тапшырып булмый торган хәсрәт-ана да. Шуңа күрә улымны синең белән без үстерергә тиеш" дип, бер дә көтелмәгән планнары белән дә таныштырды. Иң гаҗәбе, бу нисбәттән, минем ризалыгымны сорарга да җыенмаган булып чыкты. Шуңа күрә аның әйткәннәренә каршы килергә җөрьәт итүемне көлкегә һәм шаяртуга алды. Син кем белән бәхәсләшергә җыенасың, әле сиңа үсәргә дә үсәргә, имеш. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлавым да, махсус югары белеме булган медицина белгече булуым да аның өчен абруй түгел иде...

Ышанасызмы, мин ничек түземсезлек белән көттем баллы никах аеның бетүен! Алга таба һәр төн тоташ газапка әйләнде. Мин инде бу "читлек"тән ничек котылу турында уйлый башладым. Ул да артык кискенләнеп, "бәхетле гаилә" хыялын үз кулы белән җимерүен аңлады булса кирәк, башта бик каты тавыш куптарды. Мине вәгъдәсезлектә, сансызлыкта гаепләде. Аннан соң, минем дә бөтенләй үк җебегән түгеллегемә төшенгәч, чигенде. Тик кияүгә чыкмаган очракта, минем өчен путевкага тоткан акчаны кире кайтаруны таләп итте. Ышанасызмы, мин аның бу тәкъдимен шатланып кабул иттем. Өйгә кайту белән, кредит алып, артыграк та сумманы аның исәбенә күчердем. Шулай итеп, беренче тапкыр кияүгә чыгуым тәмамланды. Шуны аңладым, мәхәббәт әллә очрый, әллә юк дип, салкын исәпкә генә корылган мөнәсәбәтләргә риза булырга кирәк түгел икән. Ярым-йорты сөю беркемгә дә бәхет китерми...

Бәхетем янәшәдә йөргән

Сентябрь аенда туган көнем иде, 23 яшь тулды. Мин шул көнне үз-үземә сүз бирдем: интернетка күземне дә салмыйм, бары тик яраткан кешемә генә чыгачакмын. Ышанасызмы, бер айдан соң күрәзәче Фәнзилә апаның юраганы рас килде. Ярты елдан кияүгә чыктым. Кемгә дисезме? Туган җирнең кадере еракка китеп карагач кына якыная, диюләре хактыр. Кешеләр белән дә шулай икән. Ялдан кайтып, берәр ай үтүгә, ишек алдында үзебезнең йортта яшәүче, бер мәктәптә ике сыйныфка гына алда укыган күптәнге танышым Л. белән очраштык. Сүзгә сүз ияреп, ихлас сөйләшүгә күчтек. Нинди кызыклы әңгәмәдәш, акыллы егет икән бит! Кичен очрашырга сүз куештык. Аның белән күрешү бер мизгелдә бөтен тормышымны үзгәртте дә куйды. Мин аны бик яхшы беләм кебек иде. Бөтенләй дә белмим икән бит. Хәер, бик иртә өйләнгәнен дә, кызы туганын да яхшы хәтерлим. Кайчан ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә, тизрәк ярдәм кулы сузарга әзер булуын да беләм. Мине күптән ошатып йөргәнен белсәм дә, ни өчендер, урамда бергә уйнап үскән дус буларак кына кабул итә идем. Ә ул мине һаман да ярата булып чыкты. Сабый чакта бер-беребезне котлаган открыткаларга кадәр саклаган. Төне буе урамдагы эскәмиядә утырып сөйләшеп чыктык. Икенче, өченче көнне дә сөйләшеп сүзләр бетмәде. Уй-фикерләребезнең бер дулкында булуы, бик күп әйберләргә бертөрле караш бер яктан хозурландырса, икенче яктан, гаҗәпләндерде. Ничек итеп күпме еллар бер-беребезне белмәгәнбез! Мәктәптә бик яхшы укыганын белсәм дә, бар өлкәдә дә мәгълүматлы булуы, югары интеллекты тагын бер кат сокландырды. Без бер дулкында, бер яссылыкта аралаштык һәм... күптән белгән дустыма гашыйк булдым. Ярты ел дигәндә, бергә кушылдык. Ап-ак күлмәктән, ап-ак фатадан булуымны теләде кадерлем. Мин дә барысын да онытып, ялгышларымны сызып ташлап, ак бәхетем кочагына атылдым...

Күз тимәсен, 7 ел инде без бергә, улыбыз быел мәктәпкә бара. Иремнең беренче кызын да беренче көннән якын итеп кабул иттем. Л.ның беренче хатыны да баланың безгә килеп йөрүенә каршы түгел. Ялларда гел бездә. Улым белән бик дуслар. Сәяхәтләргә дә үзебез белән йөртәбез. Ирем аның өчен бик тә рәхмәтле миңа. Без бик тә бәхетле. Аллаһыдан көн саен бәхетебезне күпсенмәвен сорыйм. Ә яшьләргә киңәш итеп шуны әйтәсем килә. Бер тапкыр ялгыштым дип, күңелегезне төшермәгез. Үзегезгә генә язган газиз яр Сезне барыбер көтәчәк. Очраклы мөнәсәбәтләргә алданып, иң кадерлесен күрми калмагыз.

Гомумән, тормыш ул - бәхет өчен көрәш. Тиң ярыгыз белән кушылгач та, тукталмый ул. Чөнки бәхетле гаилә ул шатлык-куаныч өстәлеп торса гына тәүге багланышларын, иң мөһиме, җылысын югалтмый. Шунысын да онытмагыз: бәхет касәсе тигезле-тигезсез җирдә чайпалып түгелергә генә тора. Чайпалмасын-чайкалмасын дисәгез, бер-берегезгә булган саф хисләрләрне, үзара хөрмәтне күз карасыдай саклагыз. Иң авыр чакта да соңгы сүзне әйтергә ашыкмагыз. Бер сүз артыннан икенчесе, тагын да ачырагы әйтелә. Ә тавыш- гаугалы гаиләдән бәхет бик тиз кача. Барыгызга да бәхет телим".

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X