Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Чаллы автостанциясе һәм тимер юл вокзалы

Чаллы автостанциясе һәм тимер юл вокзалы
  • Тасвирлама:

    Чаллы автостанциясе һәм тимер юл вокзалы шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә, Кама аша авто - һәм тимер юл аркылы чыгу урыны янында урнашкан.

  • Эш вакыты:

    тәүлек буе

    Телефон:
    • 8 (8552) 707-043 (06:00-18:00)
    Сайт:

    https://avtovokzal-chelny.ru/

    Адресы:

    Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе, Муса Җәлил проспекты, 7

Вокзал төзелеше 1984 елда башлана. 1990 елның 1 декабреннән эшли башлый. Башкарыла торган эш күләме буенча II класслы вокзалга керә. Сыйдырышлыгы якынча 900 пассажир. Көтү залларында утырту урыннар саны — 120. Бинаның факт кулланылышы буенча төзелеш мәйданы — 4990,1 м2. Гомуми мәйданы — 8540,7 кв. м. Көтү залында күмәк куллану таблолары һәм интернет аша алынган электрон билетларны чыгару өчен «билет бастыручы» терминал урнаштырылган. Вокзал яны мәйданында шәһәр маршрутлары автобуслары кую өчен мәйданчык, автостоянкалар булдырылган.