Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Сугыш ветераннары өчен госпиталь

Сугыш ветераннары өчен госпиталь
  • Тасвирлама:

    Госпиталь ике бүлектән тора. 158 урынга исәпләнгән стационары һәм тәүлегенә 360 кешегә ярдәм күрсәтүче шифаханәсе бар. Баш табиб - Резеда Ришат кызы Мавзютова.

  • Эш вакыты:

    Стационар тәүлек дәвамында эшли. Шифаханә дүшәмбе-җомга: 7:00-19:00; шимбә: 8:00-14:00; якшәмбе - ял;

  • Телефон:
    • 8 (8552) 79-30-07
  • Сайт:

    https://zdrav.tatar.ru/mz.nchelny_gvv/section/info_for_patients

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    423802, Татарстан, Яр Чаллы, Габдулла Тукай исемендәге яр буе, ГЭС, 39

Госпитальнең тарихы 1979 елда башлана. Чаллыда 8нче номерлы шифаханә оештыру турында карар кабул ителә. Шифаханәгә «Камгэсэнергострой» оешмасы төзүчеләренең сәламәтлеген кайгырту бурычы йөкләнә. 1985 елда 205 койкадан торган стационар ачып җибәрәләр. Оешма «Камгэсэнергострой» медсанчасте дип атала башлый. 1999 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына медицина ярдәме күрсәтелә башлый. 2004 елда шифаханәгә «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» исеме бирелә.