Хөрмәтле чаллылылар!
Дәүләтебезнең иң мөһим бәйрәме - Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу бәйрәм үз Ватанының бай тарихы, күп гасырлык рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланучы, Россиянең көчле һәм бәйсез дәүләт булуын теләүче барлык кешеләрне берләштерә. Илебезнең язмышы, аның киләчәге турыдан-туры һәркайсыбызның иҗади хезмәтенә, җаваплы гражданлык позициясенә һәм бар көчен алга куйган максатларга ирешүгә юнәлтә белүенә бәйле.
Барлык чаллылыларның - төрле буын, милләт һәм дин кешеләренең бердәмлеге һәм тупланганлыгы Чаллының, Татарстанның һәм Россиянең киләчәге матур булырына ышаныч тудыра.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Шәһәр хакиме Н.Г.МӘҺДИЕВ
Нет комментариев