Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Кыямов Рафаил Әгләметдин улы туган көнен билгеләп үтте.

21 ноября 2016, 05:37

1776

0

0

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Кыямов Рафаил Әгләметдин улы туган көнен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Рафаил Әгләметдинович! Хезмәт сөючән, уңган халкы белән макталган Чирмешән якларында үскәнгәдер, Сез дә яраткан эшегезне зур җаваплылык, һөнәри осталык белән башкарасыз, дистә еллар югары урыннарда Чаллы халкына күпкырлы ярдәм күрсәтәсез, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өстендә лаеклы хезмәт куясыз.

Таләпчән, әмма кеше күңелен аңлый торган тынгысыз җитәкче, киләчәкне алдан күрә белеп, замана белән янәшә атлаучы белгеч буларак та, сез шәһәрдә генә түгел, республикабызда да абруй казандыгыз.

Тыйнаклыгыгыз, кешеләргә булган уңай мөгалләмәгез белән дә тирән хөрмәткә лаексыз! Һәркемне ягымлы елмаеп, ачык йөз белән каршы аласыз, акыллы киңәшләр биреп озатасыз. Шуңа да Сезгә карап сокланабыз, Сездән үрнәк алабыз.

Киләчәктә дә яшәү дәртегезнең ташып торуын, яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Саулык-сәгадәт, иминлек, гаиләгез һәм туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Ихтирам һәм хөрмәт белән,

"Энтузиаст" җәмгыяте коллективы. Әлеге теләкләргә «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев