Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

23 майда Дания Миңнехановна Хәмидуллинаның туган көне. Аны ихластан котлыйбыз!

24 мая 2017, 05:35

1197

0

0

23 майда Дания Миңнехановна Хәмидуллинаның туган көне. Аны ихластан котлыйбыз!

Шушы көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәмен, туган көнен билгеләп үтә. Дания ханым инде 33 ел балаларда белемгә, туган телгә, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүгә зур көч куя. Аның тырыш хезмәте күпсанлы мактау кәгазьләре белән дә дәлилләнгән.

Югары квалификацияле укытучыбыз укучыларына гына түгел, хезмәттәшләре өчен дә өлге. Без, 4 "В" чыгарылыш сыйныф укучылары ата-аналары да, аны чиксез хөрмәт итәбез. Балаларыбызга төпле башлангыч белем һәм тәрбия биргәне өчен чиксез рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Дания Миңнехановна, киләчәктә дә шулай югары күрcәткечләргә ирешеп, мәгариф үсеше өчен армый-талмый хезмәт итегез. Ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, имин көннәр сезгә.

Табигатьтән сезгә илһам иңгән,

Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.

Белем дигән илне якын итеп,

Яулагансыз текә үрләрне.

Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,

Исемегез һәркем телендә.

Беркайчан да болыт капламасын,

Кояш булсын тормыш күгендә.

4 "В" сыйныф укучылары һәм ата-аналары

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев