Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеең белән!

22 февраля 2019, 09:23

5101

0

1

Юбилеең белән!

Юбилей. Һәр кешенең тормышында була торган, көтеп алынган бәйрәм, олы вакыйга. Тормышның шул чорына җиткән кешеләр гадәттә үткән юлларына нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар коралар. Редакциябезнең баш хисапчысы Рәмзия Мифтахетдин кызы Фәйзуллина да шушы күңелле чорга килеп җитте. Аңа 22 февральдә 55 яшь тула. Ике бишледән торган гомер бәйрәмен ул лаеклы итеп каршы ала, чөнки аның шәхси тормышы да, хезмәт юлы да “5” ле билгесе белән бәяләнә дисәм дә, ялыгыш булмас.Рәмзия – Кукмара районының Тырыш авылында 7 балалы гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга аваз салган. Әлеге хезмәт сөючән гаиләдә 3 малай, 4 кыз үскән. Алар үсеп, буйга җитеп, бер-бер артлы туган нигездән республиканың төрле район-шәһәрләренә китеп урнашканнар. Рәмзия дә абый-апаларыннан калышмаган. Казанда төзелеш техникумында хисапчы булырга укыган. Аннары белемен һәм һөнәри осталыгын арттыру өчен Чаллыда ИЭУПны тәмамлаган. Кая гына бармасын, Тырышның хезмәт сөючән кызы сынатмаган. Рәмзия тырышлыгы, үҗәтлеге, ярдәмчел булуы белән аерылып торган. Шөкер, бу сыйфатлары аны бүген дә бизи. Шуңа күрә эштә дә, гаиләсендә дә аны яраталар, хөрмәт итәләр.
Рәмзия Мифтахетдин кызы – редакциябезнең әнисе. Ул үз эшен җиренә җиткереп башкарып кына калмый, безгә акыллы киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итә. Аңа ярдәм сорап, башка редакцияләрнең хисапчылары да керә. “Игелек җирдә ятмый” дигән мәкальгә тугры калып, Рәмзия ханым аларның барасында да ярдәм кулы суза.
Яңа көн туса, Рәмзия ханым яратып эшкә килә, кич белән ашкынып өенә кайта. Димәк, ул бәхетле язмыш иясе. Шөкер, аның бәхете чыннан да дуслары һәм туганнары сөенерлек. Ире Зөлфәр аны кадерләп, саклап кына йөртә. Пар канатлы гаиләдә ике баһадир егет үстерделәр. Уллары югары белем алып, үзләренә тиң ярлар табып гаилә кордылар. Ленар белән Рамина әти-әниләренә Амирина һәм Рөстәм исемле оныклар бүләк иттеләр. Айдар да Адель исемле кыз белән мөнәсәбәтләрен никах белән беркетеп туйды. Рәмзия апа белән Зөлфәр абыйның уллары да үзләре кебек уңган, тырышлар. Кирәк вакытта әти-әниләренә булышлар. Ә балдан татлы оныклар әби-бабаларына картаерга ирек бирмиләр. Алар Рәмзия әбиләрен аеруча яраталар. “Рәмзия булганда Амиринага беркем кирәкми”, - ди Зөлфәр абый. Чыннан да, олылар белән олыларча, балалар белән балаларча фикер йөртү, алар белән уйнау – Рәмзия ханыма һәркем белән уртак тел табарга, җитди мәсьәләләрне дә хәл итәргә булыша.

Юбилярыбыз матурлыкны, татар концертларына йөрергә, диңгездә йөзәргә ярата. Ул эш бүлмәсендә дә, өендә дә, бакчасында да матур гөлләр үстерә. Алардан илһам, тормыштан ямь табып яши. Кыш көне тугангадыр инде, кышны да ярата. Кыш көне авылда яшәүче туганнарына барсалар, рәхәтләнеп кар чаналарында шуалар. Рәмзия апа – гаиләсенең, балаларының гына түгел, туганнарының да ныклы терәге. Ул аларга ярдәм итүдән ямь табып яши.

Олы җанлы хезмәттәшебез, коллективыбызның әнисе, Рәмзия Мифтахетдин кызын күркәм бәйрәме — 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Рәмзия ханым, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, ирең белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гаиләгездә мондый күркәм бәйрәмнәр, күңелле вакыйгалар гына булып торсын. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Безнең ихлас теләкләребезгә ирең, балаларың һәм туганнарың да кушыла.

Хөрмәт белән сине яратып, “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев