Маҗаралы гомер, маҗаралы иҗат
(Язучы, фольклорчы Зариф Мөэминовның иҗади мирасына күзәтү)
Кулыма Мөслим районының «Туган якны өйрәнү» музеена тапшырылган, әле беркемнең кулы тимәгән, гарәп хәрефләрендә язылган кулъязма һәм басма китаплар килеп керде. Аларны тәртипкә салу нияте белән эшкә тотынгач, халык авыз иҗатын барлау һәм пропагандалауга зур өлеш керткән, әкиятләр җыйган, бәетләр иҗат иткән күренекле шәхесләрнең берсе, гомерен балалар укытуга ба-
гышлаган Зариф Мөэминовның шәхси архивы күзгә ташланды. Кызганыч, иртәдән кичкә кадәр авылларда йөреп кайтканнан соң, миңа аларны җентекләп өйрәнергә вакыт тарлыгы комачаулады. Көтмәгәндә бәхет елмайды тагын: Мөслим район башкарма комитеты рәисе урынбасары, фәнни экспедицияне һәрвакыт озатып йөргән Рушат абый Солтанов З. Мөэминовның шактый күләмле «Маҗара» исемле китабын бүләк итте. Китап белән таныша башлагач та, бу шәхес миндә кызыксыну уятты. Дөрес, аның иҗатын тикшереп, төрле аспекттан чыгып бәяләргә җыенмыйм. Шулай да, катлаулы һәм дәһшәтле тарихи вакыйгалар шаһиты, коммунистлар идеологиясе корбаны, талантлы әдип һәм фольклорчы Зариф Әхмәтлатыйф улы Мөэминовның (1893 – 1966) иҗат мирасына күзәтү ясау кирәк дип саныйм.
Бу шәхеснең исеме минем хәтергә әкиятче бабай сыйфатында кереп калган. Аның исеме белән беренче танышуым Апас районының Олы Болгаер авылында туган, З. Мөэминовның чордашы, хәтта ки Беренче Бөтендөнья сугышы гарасатларын, әсирлек ачысын татулары белән азмы-күпме язмыш уртаклыгы булган Айтуган Максудов сөйләгән әкиятләрне туплап чыгару мәшәкатьләре белән йөргәндә булды. 12 томлы «Татар халык иҗаты»ның әкиятләр томын өйрәнгәндә, З. Мөэминовның шактый санда әкиятләр язып җибәрүенә гаҗәпләнгән идем. Әкият томнарына кергән кайсы гына әкиятне алып карама, күпчелегендә аның исеме теркәлгән. «Чын мирас» (хәзер «Безнең мирас») журналының 2014 елгы
1 һәм 2-3 саннарында З. Мөэминовның тәрҗемәи хәле вә «Мәрьям» повесте басылган. Кызганыч, миңа аның иҗаты белән соңрак танышырга туры килде.
Текстларны кирилл хәрефләренә Мөслим районында туган шагыйрь, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов күчергән. Ә әдәби яктан эшкәртеп, укырлык дәрәҗәгә җиткерер өчен районның Әмәкәй авылы егете, әдип, филология фәннәре кандидаты Факил Сафинга тапшырган. Ул исә З. Мөэминовның язма мирасын әдәби югарылыкта эшкәртеп, китап рәвешендә 2015 елда Казанда «Сүз» нәшриятында (485 бит) бастырып чыгарган. Басма китапка әкиятче картның повесть-хикәяләре, нәсер, драматик хикәя, әкият-бәетләре һәм Казан, Уфа фәнни оешмалары, нәшриятлары, Язу-
чылар берлеге белән язышкан хатлары туплап бирелгән. Җыентыкта барлыгы 26 чәчмә әсәр, 12 томлы «Татар халык иҗаты»ның әкиятләр томында искә алынган 17 әкият, 9 бәет, филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов әзерләп, «Авыл утлары» газетасының 2013 елгы 27нче февраль санында бастырган «Миңлеҗиһан бәете», халык җыры «Моңаю» һәм юмористик «Курку» шигыре, 1938 – 1955 елларда язылган 14 хат. Җыентык кызыклы...
Китапның дөньяга чыгуына зур өлеш керткән язучы Ф. Сафин «Әкият-
че бабай» исемле кереш мәкаләсендә киң катлау укучыга исеме һәм тәрҗемәи хәле мәгълүм булмаган шәхес хакында мәгълүматларның
авырлык белән табылуын хәбәр итә. Озак вакыт эзләнүдән соң, әдип һәм фольклорчының авылдашы Фәрит Гыймранов аның «Тәрҗемәи хәл» исемле язмасын, соңрак З. Мөэминовның оныгы Илфак Мөэминов бабасының үзләрендә сакланган шәхси архивын Факил әфәндегә тапшыра. Төзүче-автор исә соңрак ул материалларны Мөслим районы музеена тапшыра, без фәкыйрегезнең кулына нәкъ шул архив материаллары очрады да инде.
З. Мөэминовның «Маҗара» китабына тәкъдим ителгән гыйбрәтле тәрҗемәи хәле һәм киләчәк буынга әйтеп калдырган васыяте укучыны кызыксындырмый калдырмагандыр, мөгаен. Ике язма да әдип һәм фольклорчы иҗат иткән әсәрләрнең документальлеген сөйли, ХХ гасырның каршылыклы, дәһшәтле елларын, шул заман кешеләренең язмышын бүгенге көнгә китереп җиткерүдә әһәмиятле роль уйный. 1948 елның 20нче сентябрендә язылган «Тәрҗемәи хәл»ен укыганнан соң гаҗәпләнү хисе кала. Әдип һәм фольклорчыны үзенең китаплары, халык авыз иҗаты материалларының басылу-басылмавы, укучыга барып ирешү-ирешмәве бик кызыксындырган, нәшриятлардан алган хатларга ул көне-сәгате белән җавап язарга утырган. Игътибар итик: 1948 елның 11нче сентябрендә Тел, әдәбият һәм тарих
институтының фольклор бүлеге хезмәткәре Халидә Гатина хатында: «Аннан соң тагын бер үтенеч: әгәр мөмкин булса, сез миңа бер утырып, үзегезнең биография кебек бер әйберегезне язып җибәрсәгез бик яхшы булыр иде», — дигән үтенеченә озак көттермәстән хат юллый. Монда шул ачыклана кебек:
З. Мөэминов хатны ике нөсхәдә язган, күрәсең.
Мәгълүм ки, күренекле фольклор галиме Хәмит Ярми һәм Х. Гатина фольклор буенча фәнни экспедицияләр вакытында әкият сөйләүче, яисә халык авыз иҗатына караган башка жанрларга караган мәгълүмат бирүчеләр хакында кыскача гына булса да язып алырга тырышканнар. Монда төзүчеләрне гаепләп тә булмый, чөнки алар институттагы фольклор фондында сакланган чыганак-
лар белән таныш түгел. Ләкин, шуңа карамастан, китапны күзәткәндә, Мөслим төбәгенең легендар шәхесенең иҗаты бүген дә халык арасында яшәвенә инанасың.
Җыентыкны укыганда, тормыш юлына багышланган вакыйгалар булсынмы, әсәрләрнең реаль җирлеге хакында булсынмы, гомумән, укучы каршында туган һәрбер сорауга
З. Мөэминовның «Киләчәк буыннарга мөрәҗәгат»ендә җавап табарга мөмкин. Китапны укыганда, бу әсәргә шәхеснең тормышында чагылыш тапкан мөһим тарихи вакыйгалар сурәтләнгәнгә, «Маҗара» исеме бирелгәндер дигән уй йөгереп узган иде. Чынлыкта ул шулай, әмма әдип һәм фольклорчы мин уйлаган уйларны киңәйтебрәк болай аңлаткан: «Озак еллар туплаган язмаларымны «Маҗаралар» дип атадым. Маҗара – тормыш иткәндә, үз гомерләрендә кешеләрнең башларыннан кичергән вакыйгалар дигән сүз. Көрәшме ул, мәзәкме яки акылга сыймаслык бер тинтәклекме, кешеләр карашыннан уңай яки тискәре бәяләмәне ул – барсы да телдән телгә күчеп безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Аларда халык язмышы», – дип яза. Дөрес сүзгә җавап юк.
Бу язма белән танышканда, башка килгән икенче сорауга да җавап табыла кебек. З. Мөэминовның барлык чәчмә әсәрләре, ул иҗат иткән бәетләр тормышның үзеннән алынган. Алар, тәрҗемәи хәл һәм китапта урнаштырылган хатлардан күренгәнчә, әдәби яктан эшкәртелеп бетмәгән дигән сылтау белән үз вакытында дөнья күрмичә калган. Бу хакта сүз кузгатканмын икән, китапның кереш сүз авторы
Ф. Сафинның әлеге әсәрләрнең әдәби камиллеге хакында фикереннән өзек тәкъдим итү урынлы булыр: «Язганнарыннан чыгып фикер йөртсәк, бигрәк тә Фатих Әмирхан, Г. Тукайлар иҗатына гашыйк булуы нык сизелә. Теманы тотып алу осталыгы, тема кысаларында шактый иркен хәрәкәт итүе, характерларны тасвирлау, алардагы сыйфатларны калку сурәтләү маһирлыгы ачык тоемлана. Ул иҗатында геройларны төрле сынауларга куя, маҗаралы хәлләргә юлыктыра, әмма мантыйкка хилафлык китерми […]. Персонажларның эш-гамәлләре укучыны битараф калдырмый, теләктәшлек таба, ышандыра. Үз башыннан күп нәрсәләр кичергән каләм иясе кырыс реалистик буяулар белән эш итә».
Беренче тапкыр китапны кулга алу белән, әсәрнең тормышчанлыгы, реаль нигезгә корылуы миндә интрига тудыр-
ды. Интрига нидән гыйбарәт дисәләр, болайрак җавап бирергә туры килер, мөгаен: З. Мөэминовның кырыс тормыш шартларында яшәве, Россия һәм дөнья сәясәтен астын өскә әйләндергән Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышында катнашуы, репрессияләр чорын үз җилкәсендә татуы, халык язмышын бөтен ваклыклары белән кабатланмас иҗади алымлар белән тасвирлый алуы, әдәби әсәрләр, бәетләрнең тарихи төгәллеккә туры килүе булды. Нәкъ менә шул кызыксыну, интрига миңа да күз йомып узарга ирек бирмәде, кулга каләм алырга мәҗбүр итте.
Кызганыч, ХХ гасырның 20–40 елларында әдәбиятта вульгар социологизм, соңрак социалистик реализм методологиясе һәм башка «изм»нарның хакимлек итүе нәтиҗәсендә шул елларның әдәби тәнкыйте мондый тип әсәрләрне әдәбият мәйданына чыгарырга ашкынып тормаган, әлбәттә.
З. Мөэминов иҗатында менә шул методологияләрнең төгәл үтәлмәве, аның иҗат мирасын аерым дәфтәрләрдә, йорт чормаларында яисә киштәләрдә тузан җыеп ятарга, вакытлар узу белән югалырга дучар иткән.
Мин, язмамда аның әсәрләре шул заман әдәби методологиясенә туры килмәгән дип искә алсам да, әсәрләрендә большевик идеологиясе өстенлеген, шул идеяне яклавын күрмичә үтә алмадым. Моңа гаҗәпләнергә кирәк тә түгелдер: З. Мөэминовның тәрҗемәи хәле һәм «Солдат йөрәге» автобиографик повестеннан күренгәнчә, үзенең нәселе типтәрләрдән вә крестьян катламыннан булып, 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр авыр тормыш йөген тартуы, гади халыкны чамадан тыш изүгә корылган җәмгыятькә, сугышның гади кешеләр җилкәсенә салган афәтләрен, байларның авыл крестьяннарын мәсхәрәләүләре, инкыйлаб көннәрендә 25 яшен тутырган яшь егеттә нәфрәт тудырмыйча калмагандыр, нәкъ шулар яңа тормыш, матур вәгъдәләр белән халыкның өмет-хыялларын сыйлаган, күзләрен томалаган большевиклар идеясенә тартылырга, шуны пропагандалауга этәргеч биргәндер. Ләкин, большевик идеясенә өстенлек бирүе генә ул иҗат иткән әсәрләрнең тарихи
кыйммәтен югалтмый, әлбәттә. Аларның тарихи әһәмияте – Заман һәм Кешеләр сурәтләнеше, ясалмалыктан азат реаль чынбарлык тәшкил итүендә.
Әдип үз иҗатында чор вакыйгаларын тасвирлау яисә уңай һәм тискәре геройларның характер үзенчәлекләрен сурәтләү белән генә шөгыльләнми, әлбәттә. Ул шул дәвернең кимчелекле күренешләрен, тискәре сыйфатларын төрле иҗат алымнары белән күрсәтергә омтыла. Бу яктан караганда, З. Мөэминовның әдәби әсәрләре мактауга
лаек. Мәсәлән, «Глагул», «Газизә» кебек әсәрләрендә 1917 елгы инкыйлабка кадәрге вакыйгаларны сурәтләгәндә, гаделлек эзләүче кешеләрнең барлыгын күрсәтергә теләсә, Совет хөкүмәте урнашканнан соң булган маҗаралар хакында «Кызыл обоз», «Сәнәкчеләр», «Сүнгән йолдызлар», «Тере мәет», «Директор» шикелле хикәяләрендә исә бары тәнкыйтьтән торуын гына ассызыклый. Югарыда искә алынганча, әдип һәм фольклорчының барлык әсәрләре автобиографик һәм үз күзе белән күргән, яисә башкалар сөйләгән вакыйгалардан гыйбарәт. Ул әлеге фикерен түбәндәгечә аңлата: «Җөмләләрнең нинди булса да бер телдән тәрҗемә итүгә охшаулары. Бусы төрле халыктан, төрле телләрдән тәрҗемә итүләр дә булганга күрә. Мәсәлән, «Глагул» – русчадан. Моны сөйләүче Матвеевканың (Минзәлә районына кергән авыл. Элек Кәҗә авылы дип тә йөртелгән. Берара район үзәге дә булып торган. – Ф. Сафин искәрмәсе) Набиковы иде. 1915 елда, Беренче Герман сугышында йөргәндә ишеткәннәрдән чыгып язылган «Солдат йөрәге»ндә күп кенә җөмләләр кайсы русчадан, кайсы хорватчадан, кайсы нимесчәдән тәрҗемәләр», – дип искәртсә дә, әдип бу әсәрләрдә сурәтләнгән персонажлар теле турында сүз алып бара. Һәм ул, нигездә, кимчелек итеп каралмый, ә бәлкем авторның уңышы гына була ала. Мәкаләдә әсәрләрнең төп мотивлары, идеясе, әдипнең иҗат алымнары инде ачык күрсәтелде, аларны кабатлап тору кирәктер дип уйламыйм.
Шулай дисәм дә, мәкалә язу барышында 1920 ел башында Минзәлә өязе һәм хәзерге Башкортстан респуб-
ликасына кергән кайбер өязләрне аякка бастырган сәнәкчеләр күтәрелеше хакында тукталып үтәргә дә кирәк санадым. З. Мөэминов, беренчедән, бу вакыйганың турыдан-туры шаһиты һәм шул фаҗигале көннәрне чагылдырган «Сәнәкчеләр» кыйссасы, «Егерменче ел башында» («Сәнәкчеләр») исемле бәет иҗат иткән әдип тә.
1920 елның февраль-март айларында Идел буе, аерым алганда, бүгенге Татарстан республикасының көнъяк-
көнчыгыш һәм Башкортстанның Татарстан белән чиктәш районнарында халыкның соңгы телем икмәген талауга корылган большевикларның «продразверстка» сәясәтенә каршы «сәнәкчеләр» күтәрелеше булып уза. Бу күтәрелешнең тарихы хәзерге көнгә кадәр киң катлау укучыга әллә ни мәгъ-
лүм түгел. Дөрес, соңгы вакытларда «сәнәкчеләр»нең тарихын азмы-күпме тикшерү эшләре бар, матбугатта да язмалар күренә башлады. Шундыйларның берсе – «Мәдәни җомга» газетасының 2018 елгы 27нче апрель санында Башкортстан галиме Салават Хәмидуллинның «Реальное время» газетасыннан алып басылган «Сәнәкчеләр фетнәсе» исемле мәкаләсе басылды. Язма тарихи документлар нигезендә язылган, һәрбер деталь шактый дәлилләнгән. Галим вакыйганың 1920 елның 4нче февралендә Минзәлә өязенең Новая Елань исемле авылыннан Пудов җитәкчелегендә продотрядка каршы баш күтәрүдән башлануын һәм 11нче февральдә Минзәлә өязендә хәрби хәл кертелүгә китерүен, 1920 елның 13нче мартында хөкүмәт гаскәрләренә каршы сәнәк, балта һәм башка йорт кирәк-яраклары белән коралланган сәнәкчеләр фетнәсе инде тулысынча тар-мар ителүе белән тәмамлануын искәртә. Салават әфәнде, Башкортс-
тан дәүләт архивы материалларына тая-
нып, кызыклы нәтиҗәләр ясаган. Бу урында шуны да искәртү кирәктер: без фәкыйрегезгә дә 2000 еллар башында Әлмәт районы хакимиятенең башлангычы белән төзелгән «Әлмәт энциклопедиясе» төркемендә эшләгән вакытта Татарстан дәүләт архивы (ул вакытта «Татарстан милли архивы») «сәнәкчеләр» күтәрелешенә караган чыганак-
ларны эзләү бурычы куелган иде. Ни кызганыч, Татарстан һәм Башкортстан тарихында мөһим роль уйнаган «сәнәкчеләр» фетнәсен ачарлык мате-
риаллар табу насыйп булмады. Шулай да большевикларның икътисади, милли һәм дини сәясәтләренә каршы фетнәне тарих катламыннан алып ташлап булмый, ул әдәби әсәрләр, халык авыз иҗатында саклана. Бу очракта тарихи һәм әдәби чыга-
наклар бер-берсен тулыландыра, тарихи дөреслекне аңларга ярдәм иткәненә инанасы гына кала. Бу урында шуны да искәртү кирәктер: егерме беренче елгы ачлык хакында шигъри, проза һәм драма әсәрләре язылса да, татар әдә-
биятында большевик фиркасының икътисади һәм сәяси йөзен ачкан «сәнәкчеләр» фетнәсе тасвирланган әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Әнә шул юклар арасында З. Мөэминовның «Сәнәкчеләр» кыйссасы аерым урын тота, һәм аның тарихи әһәмияте дә шунда. Нәкъ менә бу әсәр беренче вә берәгәйле булуы, большевикларның икътисадый, милли һәм дини сәясәтенең нигезен ача алуы белән үзенә җәлеп итә дә инде.
Сүз азрак читкә китү кебек тоелса да, З. Мөэминовның «сәнәкчеләр» вакыйгасын тасвирлаган бәетен аңлау өчен мондый «лирик» чигенеш комачау итмәс, чөнки алар бер-берсенә нык бәйле, тарихи дөреслекне, дәүләт алып барган сәясәтнең нигезен төшенергә ярдәм итәчәк. Монда бер нәрсәне онытырга ярамый: С. Хәмидуллин күбрәк башкортлыкка басым ясаса, З. Мөэминов большевиклар фиркасының алып барган сәясәтен хуплый вә шул идеологиягә басым ясарга тели, шул ук вакытта, сәнәкчеләр фетнәсенең башлану сәбәпләрен тасвирлаганда, алар алып барган кайбер сәяси мотивларны тәнкыйтьләргә дә онытмый. З. Мөэминов иҗат иткән кыйсса һәм бәетендә дә төп герой үз авылының активисты, хәзерге Мөслим районы Октябрь авылда беренче авыл Советы рәисе Хәсәннең язмышы һәм шуңа бәйле вакыйгалар сурәтләнеп, беренчедән, фетнәнең асыл нигезен күзалларга ярдәм итсә, икенчедән, тарихи тәңгәллекнең һәм әдип-фольклорчының, аларны хәтерендә саклап, төгәл чагылдыра алуын да раслый. С. Хәмидуллинның мәкаләсендә фетнәнең 4нче февральдә башланып 13нче мартта төгәлләнүе искәртелсә,
З. Мөэминов вакыйгаларның көнен тө-
гәл атамый, бары март аеның урталарына кадәр дәвам итүен әйтеп уза. «Сәнәкчеләр» кыйссасында Минзәлә төбәгендәге фетнәнең башлануына китергән сәбәпләрен күрсәтүгә игътибар юнәлтү урынлы булыр. Әдип һәм фольк-
лорчы моның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлата: «Уйлап карыйк, сәнәкчеләр восстаниесенә авыл крестияннәре ни өчен шулай актив катнаштылар соң? Моның өчен сәбәпләр бар иде шул.
Беренчедән, совет законнары авылда өйрәнелгән гражданлык хо-
кукларын кысты. Мәсәлән, өйләнешүчеләргә волость идарәсенә барып язылышу мәҗбүр итеп куелды. Элек никахны авыл муллалары метрикага теркәп алып баралар иде. Каядыр барып йөрисе дә юк. Шәригать кануны бозылуга күпләр каршы килде. «Мондый хәл Коръәнне аяк астына салып таптау, мөселманнарны ислам диненнән чыгару була», – дип сүз йөртүчеләр дә булды. Халыкның комму-
нистларга ачулары кабарды. Бу хатаны төзәттеләр: сәнәкчеләр таратылгач, ЗАГС бүлекләрен авыл Советына күчерделәр.
Икенчедән, продразверстка дип халыкка тынгылык бирмәделәр. Булган бөтен икмәкне кырып-себереп алып чыгып китә тордылар. Элекке чорда хәлле кешеләр ярлыга ашлыкны бурычка яки эш хакы өчен түләү итеп бирә иде, арткан икмәкне хөкүмәткә сата иде. Хәзер артык, ягъни запас икмәк тоту тыелды...» – дип яза һәм кыйссада фетнәнең тагын берничә сәбәбен күрсәтә. Димәк, сәнәкчеләрнең баш күтәрүенә төпле сәбәпләр булган. Большевиклар фиркасы аны озак еллар архив киштәләрендә сер итеп сакларга тырышкан, фирканың вәхшилекләрен халыкка фаш итүдән курыккан дигән фикер калдыра. «Егерменче ел башында» бәетендә игътибар авыл советы рәисе Хәсәннең фаҗигале үлеменә юнәлтелә. Әсәр бәет жанрына туры китереп язылган, анда бер кешенең үлеме тасвирлана һәм фетнәнең аянычлы яклары күз алдына килеп баса. З. Мөэминовның иҗат мирасында фәкать тарихи чынбарлык ятуы, алар тормышчан сурәтләнүе, ясалмалыктан азат булуы белән бүгенге укучыны җәлеп итәрлек булуын кабат ассызыкларга туры килә.
«Маҗара» китабында З. Мөэминовның иҗат газапларын ачып биргән хатлары да игътибарны үзенә тарта. Хатлардан күренгәнчә әдип һәм фольк-
лорчы Татарстан Совет Язучылары
союзы җаваплы секретаре Хан Җәмил, Мәскәүдән фольклорчы галим Анна Львовна Граф, Гариф Галиев, Абдулла Әхмәт, Хәмит Ярми, Х. Гатина белән үзе әзерләп тапшырган фольклор материалларының хәле, аларның кайчан басылып чыгачагын кызыксындырган сораулар, кайбер очракларда үпкәләрен белдергән хатлар язуын да чамаларга мөмкинлек туа. Ни генә булмасын,
З. Мөэминов озак еллар иҗаттан туктамаган. Ләкин күп еллар дәвамында язган әсәрләрен тулысынча бастыра алмавы әдип һәм фольклорчыны өметсезлеккә китерүен Х. Ярминең 1955 елда З. Мөэминовка язган хаты һәм аның 1956 елның 20нче апрель көне белән теркәлгән «Киләчәк буыннарга мөрәҗәгат»ендә аермачык сиземләргә мөмкин. З. Мөэминов 1953 елда Башкортстан Тел, әдәбият фәнни-тишеренү институтының фольклор бүлеге мөдире Гайнан Әмиригә 491 битлек «Татар әкиятләре» исемле кулъязмасын калдыра. Х. Ярми бу уңайдан З. Мөэминовка түбәндәгечә яза: «Ә инде Сез минем үтенүем буенча җыйган 48 әкиятегезне, бер урынсызга үпкәләп, Башкортстанга илтеп биргәнсез икән, ни әйтим, шәп булган! Аның өчен Сезгә үпкәләп булмый, кулъязма Сезнеке, Сез аны теләсә кайсы институтка җибәрә, теләсә кемгә бирә аласыз. Әгәр дә Сез 495 битлек кулъязмагыз-
ны филиалга китереп биреп (СССР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты), филиал алмаса, «филиал мине читкә какты», – дип әйтергә хакыгыз булыр иде». Хаттагы юллардан күренгәнчә, әдип һәм фольклорчы барлык җыелган әкиятләрнең тулысы белән басылып чыгуы ягында булган. Ни кызганыч, фольклор фәненең үз таләпләре бар шул. З. Мөэминов боларны аңлап җиткерә алмаган, күрәсең. Китапта урын алган материаллардан чыгып караганда, безгә
мәгълүм булган соңгы мөрәҗәгате 1956 елда язылган һәм ул анда үзе туплаган кулъязма китапның хәле турында: «Бу җыентыктагы кайбер хикәяләрне чүпләп алып, аерым бер җыентык иткәнем хәлдә (298 битлек) 1955 елда Башкортстан Язучылар берлегенә, берлек рәисе Мостай Кәримнең урынбасары булып эшләүче Гайнан Әмиригә илтеп тапшырган идем. Бу хакта минем иптәш Гайнан Әмири биргән, 18нче июнь 1955 ел күрсәтелгән распискам бар. Миңа алардан җавап килмәде», – дип язган. 1955 елдан соң әдип һәм фольклорчының инде иҗат белән шөгыльләнүен дәлилләрлек чыганаклар күренми.
З. Мөэминовның әкиятләре турында сүз алып барыр алдыннан, Инс-
титутның язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланган фольклор фондында урын алган әкиятче бабайның
әкиятләре тупланган дәфтәрләрен кулга тотып карамыйча булдыра алмадым. Алар фондның 10 коллекциясе 1 папка, 1-4 эш берәмлекләрен тәшкил итә. Бу әле без, фәкыйрегезнең кулына кергәне генә. Аның башка папкаларда да шактый кулъязмалары бар. Аларны «Татар халык иҗаты»ның әкиятләр томына язылган искәрмә һәм аңлатмалардан төгәл ачыкларга мөмкин. Бу ниятем, иң беренче чиратта, киләчәктә, З. Мөэминовның иҗат мирасын тикшерүчеләргә һәм аларны бастырып чыга-
рырга теләкләре булганнарга бер юнәлеш булсын өчен, икенчедән, юл уңаеннан, әдип һәм фольклорчының әкиятләре ни өчен басылмавы вә аның үпкәләү сәбәпләрен дә ачыклап үтүдән гыйбарәт иде. Утсыз төтен булмый бит. Сәбәпләрен ачыклау, шуларны укучыга ирештерү, З. Мөэминовның дәрәҗәсен генә күтәрү булыр дип уйладым. Чөнки ул үзенең мирасын халыкка җиткерү юлында еллар дәвамында тырышкан, хәтта көрәшкән шәхес. Инде килик әдип һәм фольклорчы туплаган әкиятләргә.
Безнең кулга килеп кергән беренче «Халык әкиятләре» тупланмасы Казанга 1937 елда җибәрелгән. Дәфтәргә барлыгы 33 әкият тупланган, 86 биттән тора. Язылу вакыты «5 декабрь, 1937 ел» дип куелган. З. Мөэминов һәрбер дәфтәргә кыска гына аңлатма язып җибәргән. Бу дәфтәргә язылган
әкиятләр хакында түбәндәге аңлатмасын биргән: «Бу хикәяләрне мин, 1915 елда Австриядә Яурупа сугышында пленда яткан вакытта шунда пленный солдатлар авызыннан ишетеп, аны кыска-кыска булса да, бүлеп кул алайда (?) зур гына бер җыентык булып әверелгән иде», – дип язган һәм дәфтәрнең бер шәһәрдән икенчесенә күченгәндә, тентү вакытында юк ителүен хәбәр итә. Дәфтәрдә тупланган әкиятләрнең ни өчен игътибарсыз калуын, язучы һәм 30нчы елларда үзе дә күп кенә әкиятләр язып алган Гомәр Бәшировның кыска гына хәбәреннән күрергә мөмкин. Ул: «Монысының да чыганагы шул ук: Көнчыгыш хикәя һәм әкиятләре, «Мең дә бер кичә» һәм шул характердагы башка әсәрләр», – дип, әкиятләрнең оригиналь түгеллегенә басым ясый. Г. Бәшировның бу искәрмәне язу вакыты «29 гыйнвар 1941 ел» күрсәтелгән. Шунда ук имзасы ачык танылмаган икенче берәү карандаш белән «Үги кыз»га да (Галиев) охшашлы урыннары бар, 1.10.48» дип язып куйган. Дәфтәр эчендә З. Мөэминовның Хан Җәмилгә атап язган хаты да сакланган. Шул ук коллекциянең 1 папкасы 2 эш берәмлегендә З. Мөэминов төзегән «Халык әкиятләре»нең II кисәгенә 8 әкият кереп, барлыгы 74 бит тәшкил иткән. Язылу вакыты: «1938 ел, 30 сентябрь» күрсәтелгән. Бу дәфтәрдә дә әдип һәм фольклорчының аңлатмасы язылган. Дәфтәргә Г. Бәшировның бәясе бирелеп, ул түбәндәгечә: «Болар әкият түгел. Боларның чыганагы – төрле Көнчыгыш хикәяләре, «Мең дә бер кичә», кайбер авантюра романнары, рус әкиятләре. Шуларга инде берникадәр әкият элементлары да кушылган. Матур гына урыннары һәм кызыклы сюжетлары бар. 29.01.1941», – дип теркәп калдырган. Өченче эш берәмлегендә сакланган дәфтәргә әдип һәм фольклорчы язып җибәргән әкиятләрнең кайберләре тулысы белән, кайсылары өлешчә карандаш белән аркылы сызылган, аерым әкиятләренә, дәфтәр читенә «җыентыкта чыкты» дип искәрмә биреп барылган. Шул рәвешле бу төпләнмәгә дә шактый әкиятләр туплаган. Дәфтәр 1938 елның октябрь һәм декабрь айларында язылган. Бу тупланмадагы кайбер әкиятләр 12 томлы халык авыз иҗаты томнарына кертелгән. Дүртенче дәфтәрнең дә язмышы шуңа охшый. Дүртенче эш берәмлеген тәшкил иткән дәфтәргә дүрт әкият кергән, барлыгы 34 битән тора. Язылу вакыты: «13.02.41» күрсәтелгән. Дәфтәр ахырында: «Бармый. Көнчыгыш хикәятләреннән күчерелгән. 19.02. 1941», – дип язылган. Кызганыч, имзасы танылмый. Без, фәкыйрегезгә, бары Институтның Фольклор фондында сакланган кайбер язмалары турында гына сүз алып барырга туры килде. Хатлардан күренгәнчә, ул күп кенә язмаларын Х. Ярмигә җибәргән. Ләкин бүген Х. Ярми фонды тасвирланмаган, шул сәбәпле андагы мате-
риаллар белән танышу мөмкинлеге булмады. Инде З. Мөэминов үпкәләренең төп сәбәпләре ачылды кебек.
Бу урында Г. Бәширов кебек танылган язучының заманы өчен хаклы фикерләренә кушыласы гына кала. Шунысы кызганыч, хатлардан аңлашылганча, З. Мөэминовка аларның фикерләре таныш булмаган, күрәсең. Ул еллар дәвамында үз җыйган әкиятләренең басылып чыгуын көткән. Дәфтәрләргә язылган искәрмәләрдән күренгәнчә, гомерен иҗатка, халык авыз иҗатын җыюга багышлаган әдип һәм фольклорчы әкият жанрының төзелеше, үзенчәлекле якларын, сюжет корылышы, композициясе кагыйдәләрен аңлап бетермәгән дигән фикер дә кала. Шулар әкиятләрне дөньяга чыгуын тоткарлап килгән дә инде. 12 томлы «Татар халык авыз иҗаты»ның әкиятләр томына күз салсак, З. Мөэминовның камил эшләнгән бары дүрт әкияте – «Укымышлы кыз», «Тәрбия эше», «Белемнең төбе», «Тугыз Тукылдык, бер Мимылдык» кебек әкиятләре генә тупланмага кертелгән. Әкиятче бабай язып җибәргән калган әкиятләр исә, әкиятләрнең вариантлары рәвешендә искәрмә һәм аңлатмаларда күрсәтелеп барылган. «Маҗара» китабын әзерләүчеләр мәсьәләнең төбенә төшеп тормаганнар кебек. Хәер, аларны да аңлап була, З. Мөэминовның XXI гасырның урталарына кадәр шәхси архивы, язмалары гади халыкка гына түгел, аның шәхесе һәм иҗатын өйрәнүчеләргә дә аз билгеле иде бит. Шунысы ачык: ул әкиятләр З. Мөэминов туплап җибәргән дәфтәрләр арасында бар һәм алар бөтенләй башка вариантта сакланган. Материаллар үзләренең тикшеренүчесен көтеп ята.
Мөслим районының горурлыгы, ХХ гасыр гарасатлы еллар тарихын үз әсәрләрендә гәүдәләндерә алган
З. Мөэминов иҗатына киләчәктә төпле бәя бирелер, аның иҗаты белән кызыксынучылар артыр дигән өметтә калам. Гомумән, әдип һәм фольклорчының иҗат мирасы укучыны җәлеп итәрлек. Ул туплаган халык иҗаты үрнәкләре, шул исәптән әкиятләре дә район хакимияте тарафыннан яклау табып, Инс-
титутта сакланган материалларны барлап, фәкать З. Мөэминов язган варианттагы әкиятләрне укучыга ирештерүне максат итсәләр, аның исемен киңкатлау укучысына танытуда зур бер адым булыр иде. Мирасханәдәге чыганаклар раслаганча, әкиятче бабайның әкиятләренә шул чорда фольклор фәнендә яшәгән методологиягә һәм комму-
нистлар идеология нигезенә таянып бәһа бирелгән. Бүген аларга заман кушканча һәм фольклорчының фольклор мирасына мөмкин кадәр
объектив бәя биреп, укучыга танытырга кирәктер. Ул моңа бик тә лаек. Төзүче авторлар – М. Әхмәтҗанов һәм
Ф. Сафин инде беренче адымнарын ясаган, ә калганын вакыт галиҗәнап-
ләре һәм Мөслимнең мәрхәмәтле халкы, әдәбият яратучы, халык авыз иҗатына битараф булмаган кешеләре хәл итәр дип уйлыйм.
Зөфәр Мөхәммәтшин
«Мәйдан» № 3, 2024 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев