Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фән һәм заман

Нәҗип МАКСУДОВ. Дөрес куелган агротехника тотрыклы уңыш тәэмин итә

Нәҗип МАКСУДОВ (1903–1976) Нәҗип Гыйсаметдин улы Максудов – авыл хуҗалыгы машиналары һәм җайланмалары белгече, педагог, доцент (1935), техник фәннәр кандидаты (1938), ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (1968). 1931 елдан – Казан авыл хуҗалыгы институтында тракторлар һәм автомобильләр кафедрасына нигез салучы һәм аның беренче мөдире. Татар телендә басылып чыккан дистәдән артык дәреслек, кулланма әдәбият авторы.

Элеккеге Чистай кантоны Татарстан Республикасында мәк үстерү буенча беренче урынны алып торды һәм хәзер дә алдынгылар рәтендә. 1928 елда кантонда мәк 2000 гектардан артык мәйданда чәчелә һәм аның мәйданы киндер, Җитен, көнбагыш һәм горчица мәйданнарыннан берничә тапкыр артып китә. Яңа Адәм олысында гына да мәк 800 гектарда чәчелә. Безнең кырларда беренче тапкыр мәк күренә башлаган Такталы авылында (Яңа Адәм олысы) мәк белән бодай кырларының мәйданы тигез була һәм башка культураларныкыннан артып китә.
Кантон буенча гомумән һәм мәк үстерү буенча махсуслашкан районнарда һәм аерым пунктларда элеккеге елларда яхшы уңыш алу мәк чәчелә торган кырларның артуына сәбәп булып торды. Мәсәлән, 1922 елдан алып уртача, кайбер очракларда рекордлы уңыш – гектарыннан 13–16 центнер мәк җыеп алынган (мәк бездә революциягә кадәр чәчелгән, сугыш һәм революция вакытында һәм 1921 елда мәк чәчелү тукталып торган).
1928 елда мәк чәчүлекләренең 90 % ы юкка чыга. 1929 һәм 1930 еллар да мәк өчен уңышсыз була. Мәсәлән, 1929 елда мәкнең 95 % ы бетсә, 1930 елда мәк чәчүлекләренең зур мәйданнары юкка чыга һәм ул кайбер урыннарда гына уңыш бирә.
Безнең тикшеренү, нигездә, мәккә зыян китерүче, филчекләр семьялыгының каты канатлылар отрядына кергән дүрт тимгелле яшертен хортумлы Stenocarus (Соеliоdes) fufiginosus March (мәк тамырын кимерүче коңгыз – ред.) мәсьәләсенә багышлана. Шушы корткычның югары стадиясе булган бөҗәк – язын мәк шытымнарына, ә аның личинкалары мәк тамырларына зыян сала. Бу корткыч әле өйрәнелмәгән; чыганакларда аның турында гамәли яктан бернәрсә бирмәүче кыска гына мәгълүматлар китерелә.
1928 елда мәккә зыян салучы яшертен хортумлы коңгыз шундый киң тарала ки, мондый күренешне «мыжлап тора» диләр. Мәк үстерүче крестьяннар һәм башкалар 1928, 1929 һәм 1930 елларда мәкнең уңмавына шушы корткыч кына гаепле дигән карашта торалар.
Энтомология фәненнән билгеле булганча, бөҗәкләр «нигездә паразитизм һәм тышкы шартлар белән көйләнә торган тормыш дулкыны» белән үрчи. 1928 һәм өлешчә 1929 елда яшертен хортумлы  бөҗәк таралышында нәкъ шушындый югары дулкын күзәтелә, һәм бу елларда ул салган зыян күзгә нык ташлана. 1930 елда хәл башкачарак булды: корткыч азрак таралды, һәм аның зыяны шытымнар сирәкләнүдә күзәтелде, личинкаларының мәк тамырларына тәэсире мәк үсешенә әллә ни йогынты ясамады. Мәкнең үсешен стационар шартларда һәм киң рәвештә тикшеренү 1930 елда мәккә яшертен хортумлы бөҗәк тәэсире аз булган дигән нәтиҗәгә китерде.
Моңа карамастан, 1930 елда мәк шактый мәйданда юкка чыкты. Бу хәл безне, тар энтомологик тикшеренү урынына, мәк чәчүлекләре зарарлану мәсьәләсен киңрәк өйрәнергә мәҗбүр итте.
Тикшеренүләр программасы кантонда мәк игү тарихын, аның уңдырышлыгын, мәкче крестьяннарның тәҗрибәсен һәм күзәтүләрен өйрәнүне, мәк торышын 1930 елга карата җитештерү шартларына (туфрак эшкәртү техникасы, элек чәчелгән культура, чәчү ысулы һәм вакыты, ашлама һ.б.) һәм тышкы факторларга (температура, явым-төшем, корткычлар һәм авырулар) карап төгәлрәк билгеләүне үз эченә алды.
Тикшеренүләр бөтен кантон буенча, төп мәк массивларында һәм пунктларында алып барылды. Тикшеренү методикасын һәм башка детальләрне төгәлрәк тасвирлау өчен мөмкинлек булмау сәбәпле, үткәрелгән эш буенча ясалган төп нәтиҗәләрне генә күрсәтеп китәм. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә түбәндәгеләр ачыкланды:
1) Беренче тапкыр мәк Чистай кантонында, хәзерге Биләр районының Такталы авылында 1908 елда чәчелә башлый. Шуңа күрә мәк безнең өчен яңа культура түгел, ә стажлы культура. Тик аны безнең шартларда өйрәнмәү нәтиҗәсендә генә, меңнәрчә гектар чәчүлекләр юкка чыккан.
2) Мәк – корылыкка шактый чыдам культура, әмма аның дымга таләпчән хәтәр чоры бар. Бу – орлык шытып чыгу һәм яшь үсентеләрнең тамыр җәю вакыты. Әгәр бу чор җитәрлек дым белән тәэмин ителсә, мәк киләчәк корылыкка түзә һәм уңыш бирә. Моны 1930 елдагы корылык шартларында (кантонның төньягында май аенда бер мм да явым-төшем булмый һәм, гомумән, җәйнең беренче яртысында явым-төшем булмый диярлек) «Победа», «Смена», «Таң» колхозларының, эшкәртү техникасын дөрес куллану нәтиҗәсендә, ярыйсы гына уңыш алулары раслый.
3) Элекке еллардагы (1928 һәм өлешчә 1929 елларны исәпкә алмыйча) мәк уңышын метеорология мәгълүматлары белән бәйләп карау уңышның тулысынча явым-төшемгә (бигрәк тә мәк үсешенең хәтәр чорында) һәм эшкәртү техникасына бәйле икәнен күрсәтте.
4) 1928 һәм 1929 елларда мәк чәчүлекләренең юкка чыгуына яшертен хортумлының югары тормыш дулкыны күзәтелү сәбәп булуы ачыкланды.
5) 1930 елда кантон буенча 1000 га мәк чәчүлеге юкка чыгу яшертен хортумлыга бәйле түгел, ә мәк үскәндәге хәтәр чорда аның дым белән тәэмин ителмәве сәбәп була. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 1930 елда мәк үлми, ә вакытыннан соңрак, июнь аендагы яңгырлардан соң гына шытып чыга. Бу хәл сентябрь уртасында, нормаль үскән мәк Җыеп алынгач, Такталы һәм башка авыл кырларындагы яңадан чәчелмәгән урыннарда мәкнең «кәбестә», саплану һәм чәчәк ату фазасында булуы белән раслана.
6) Билгеле булганча, шытымнар әле мәк булуга гарантия бирми. Яшь һәм ныгымаган мәк шытымнары, бер яктан, туфракның өске катламында дым җитешмәүдән, икенче яктан, шушы назлы шытымнарны аударучы көчле җил тәэсирендә юкка чыгарга мөмкин.
7) Мәк кырларын эшкәртә торган хәзерге техника урыннарның күбесендә (бигрәк тә мәкне күптән чәчүче районнарда) мәк үстерү таләпләренә туры килми һәм аны уңайсыз метеорологик факторлар тәэсиреннән саклау өчен бөтенләй яраксыз. Мәсәлән, Такталы һәм башка авылларда мәк чәчеләчәк кырлар язын туфракны капландырып сукалана. Бу исә туфракны киптерә һәм мәк кирәкле чорда дымнан мәхрүм кала.
Моннан соңгы эшкәртү күп тапкыр – башлыча чәчкәнче 3-4 тапкыр һәм чәчкәннән соң 3-4 тапкыр тырмалауга кайтып кала (Такталы һ.б. авыллар). 6-8 тапкыр тырмалау очраклары да теркәлгән. «Мәк орлыклары бик вак, шуңа күрә туфракны ваграк эшкәртергә кирәк», – ди такталылар һ.б.
Күп тапкыр тырмалау туфракны ваклый һәм аның кантарлы структурасын җимерә. Бу исә дымның парга әйләнүенә китерә һәм шытымнарны егып салучы җил тәэсирен арттыра. Җирне нәкъ менә шулай ялгыш эшкәртү зур мәк чәчүлекләре юкка чыгуына китерде.
8) Чистай районының «Победа» колхозында мәк кыры бөтенләй башкача эшкәртелде. 1929 елның көзендә – август аенда кыр туңга сөрелде, 1930 ел язында культиватор белән эшкәртелде. Кырның бер өлеше 4 төрәнле сука белән каплап салмыйча гына сукаланды, аннары 2 тапкыр тырмаланды һәм дисклы чәчкеч белән бик иртә чәчелде. Тирә-якта мәк уңмады, ә «Победа» колхозы метеорологик начар шартларда шактый яхшы уңыш җыеп алды.
Элеккеге Иске Чишмә өязенең «Смена» һәм Әлмәт өязенең «Таң» колхозлары да «Победа» колхозындагыча эшкәртү алымнарын кулландылар һәм даими уңыш алдылар.
Мәк чәчүдәге уңышсызлыклар 1928, 1929, 1930 елларда гына түгел, без тикшереп белгәнчә, 1931 елда да кабатланган.
Мәк тотрыклы уңыш бирергә тиеш. Моның өчен районнарның күбесендә мәк җитештерү техникасын тамырдан үзгәртергә кирәк. Мәк зур массивларда юкка чыккан вакытта да тотрыклы уңыш алган «Победа», «Смена», «Таң» колхозлары кулланган мәк культурасын җитештерү техникасы башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Иртә сукалау, язын культиватор белән эшкәртү (алар булмаганда, 4 төрәнле сука белән, җирне каплап салмыйча гына сукалау) мәк культурасын җитештерү күрсәтмәләрендә эре хәрефләр белән язылырга тиеш.
Иртә чәчү тотрыклы уңыш алуның икенче шарты булып тора. Өченче шарт – чәчкеч белән чәчү, һәм дүртенче шарт – ашлама куллану.

 

Нәҗип МАКСУДОВ. 1932

«Мәйдан» № 7,2024 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев