«АЛМА»лар – иң-иңнәр, беренчеләр!
Бүгенге көндә яшь төркем Казан балалар филармониясендә шөгыльләнә. Тулаем алганда, биредә йөзгә якын бала белем ала. Алар һәрберсе төрле проектларда катнаша, Казанда үтә торган зур чараларда үзләрен күрсәтә.
Җырчылар җыелган җирдә җырлар яңгырамый калмый. Ә җырлы төркем булганда бигрәк тә. Ничек җырламый түзсен соң ялкынланып янып торган яшь йөрәк?! Каршыгызда – «АЛМА» яшүсмерләр төркеме. Кызлар-малайлар иҗатта кайный, яңа җырлар тәкъдим итә, клиплары белән сөендерә. «АЛМА» яшүсмерләр төркеме «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә яшь төркем Казан балалар филармониясендә шөгыльләнә. Тулаем алганда, биредә йөзгә якын бала белем ала. Алар һәрберсе төрле проектларда катнаша, Казанда үтә торган зур чараларда үзләрен күрсәтә. Әйтик, Республика көне, Сабантуй бәйрәме, 9нчы май – Җиңү көне... Бәйрәмнәрне балалар чыгышыннан башка күз алдына китереп булмый. Бигрәк тә «АЛМА» яшүсмерләр төркеменнән башка! Үзенчәлекле исем йөртүче төркемне моңа кадәр ишетмәгән булсаң, хәзер якыннан таныштырабыз.
Төркемдә өч солист – Аделина, Эмилия һәм Булат (фотода сулдан уңга). Аделина Хәсәнова – Казандагы 129нчы урта мәктәпнең 8нче сыйныфында, Булат Талипов – Россия Герое Д.Р. Гыйлемханов исемендәге 42нче урта мәктәпнең 9нчы сыйныфында, Эмилия Галимҗанова 4нче гимназия-интернатның 8нче сыйныфында укый.
– Төркемегезгә ничә яшь? Аңа исемне ничек сайладыгыз?
Аделина: Төркемебезгә тиздән бер яшь була.
Булат: Исемне без озак уйладык. Вариантларыбыз күп булды, шулар арасыннан, бер фикергә килеп, «Алма» дигәненә тукталдык.
Эмилия: Аннары «алма» сүзе тиз истә кала, ике мәгънәдә кулланыла.
– Аның оешып китү тарихы ничек булды?
Булат: Без – «Салаватиклар» төркеменең иң беренче солистлары. Зилә Зиннур кызы Фәйзуллина да безнең белән яхшы таныш. Беркөнне ул яшүсмерләр төркеме оештырырга тәкъдим итте. Чөнки мәктәп укучылары өчен татарча клиплар бик аз. Һәм без татар телен үстерү өчен кызыклы клиплар чыгара башладык.
Эмилия: Шуннан соң беренче клипнын сценариен уйларга керештек...
Зилә Фәйзуллина, «Алма» яшүсмерләр төркеме җитәкчесе.
‒ Һәр татар гаиләсе «Салаватиклар» төркемен беләдер. Бу проектны без 2021 елда башлап җибәрдек. 6 баладан торган төркем белән заманча аранжировкалы татар җырларын нәни тыңлаучыларыбызга анимацион клиплар рәвешендә тәкъдим иттек. Һәм бу эшебез әле дә дәвам итә. Шушы вакыт эчендә 75 җыр чыгарылды, клипларыбыз 8 миллион карау җыйды.
Әлеге проект нәни балалар өчен булса, яшүсмерләргә без яңа төркем уйлап табарга булдык. Бу фикерне «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте. Солистлар итеп талантлы, һәрьяклап уңган-булган Аделина, Булат һәм Эмилияне сайладык. Бергәләп яңа репертуар тупладык. Төрле автор-композиторлар белән хезмәттәшлек иттек.
Балалар белән вокал буенча остазыбыз Гөлназ Гафурова шөгыльләнә, хореограф ‒ Динә Сабирова, клипмейкер ‒ Мария Улыбина, төркемнең кураторы ‒ Алсу Габдуллина. Шушы белгечләрнең һәм әти-әниләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсендә, 6 клип туды.
– Төркемдә нәрсәне дә булса үзгәртәсегез киләме?
Булат: Юк, безнең төркемебез бөтен яктан да дус-тату һәм безгә бергә чыгыш ясау ошый.
Аделина: Без – аерылмас дуслар.
– Нинди җырлар башкарасыз? Аларны кем сайлый?
Эмилия: Репертуарыбыз төрле: лирик, дәртле, моңсу заманча җырлар җырлыйбыз.
Булат: Җырларны Зилә апабыз тәкъдим итә, аны махсус безнең өчен шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат итә, аннары без берничә варианттан ошаганын сайлыйбыз.
Аделина: Һәм, иң мөһиме – без яшүсмерләр тыңлый торган җырлар җырлыйбыз.
Гөлназ Гафурова, Казан шәһәр филармониясе солисты, Балалар филармониясе һәм инструменталь вокал ансамбле җитәкчесе.
– Казан шәһәр филармониясе, балалар белән эшләү юнәлешен үс-терү өчен, «Балалар филармония-
се» булдырды. Монда җырчы, биюче, музыка уен коралларында уйнаучылар кабул ителә. Алар белән профессиональ белгечләр шөгыль-
ләнә. Балалар хореография һәм вокал дәресләренә йөри, актерлык һөнәрен үзләштерә, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә.
Аделина, Булат һәм Эмилия – кастингка беренче булып килгән һәм матур чыгышлары белән җәлеп иткән укучыларыбыз. Кызлар-малайлар инде биш ел безнең белән. Алар сәхнәдә үсте, чын артист булдылар.
Бу төркемнең уңышлары бихисап. Алар музыка мәктәбен тәмамлады. Параллель рәвештә башка яклап та үзләрен сыный. Без алар өчен сөенеп торабыз.
Быел балалар филармониясенә 5 яшь. Юбилей уңаеннан, җырчылар белән берлектә, зур концерт оештырдык. Укучыларыбыз татар җырчылары белән бер сәхнәдә җырлады. Бүгенге көндә «Саф» радиосында җырларыбыз яңгырый. Төрле темага кагылышлы 15тән артык җырыбыз бар. «Чулпан» концертлар залында чыгышлар ясап торабыз. Сәхнәдә спектакльләр куябыз. Пермь өлкәсе, Уфа каласына гастрольләргә дә йөрибез. Балалар профессиональ артистлар кебек. Димәк, без дөрес юлда!
– Танылган җырчылар белән чыгыш ясар идегезме?
Аделина: Әлбәттә, эстрада җырчылары белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга теләгебез зур.
Эмилия: Төрле мәдәни чараларда җырлаганыбыз да бар инде. Бервакыт Илгиз Шәйхразиев һәм Татарка белән бер сәхнәдә җырладык.
– Иң истә калган чыгышыгыз кайда үтте?
Аделина: Мәсәлән, җәй көне «ДәртФест» фестивалендә чыгыш ясадык.
Булат: Анда беренче тапкыр «Сөймә, йөрәк» дигән яңа җырыбыз яңгырады, һәм тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Эмилия: Ә «Ялкын Фест» балачак фестивалендә без Татарстан
Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршында җырладык.
– Сәхнәдән кала, тормышта үзара дусмы сез?
Булат: Әйе, без бер-беребезне хөрмәт итәбез.
Эмилия: Бик яхшы дуслар, дияр идем. Бергәләшеп вакыт үткәрергә яратабыз.
Алсу Габдуллина, төркемнең кураторы:
– Булат һәм Эмилияне мин инде «Салаватиклар» төркемендә җырлаган вакытларыннан ук бе-ләм. «Алма» яшүсмерләр төркеме буларак чыгыш ясый башлагач, алар күз алдында тагын да үсеп, җитлегеп киттеләр.
Проект җитәкчеләре мине төркемнең кураторы итеп билгеләде. Мин мөмкин кадәр балаларның укуларына зыян китермичә, вокал, хореография дәресләре көннәрен билгеләп, җырны студиядә яздыру, клип төшерүне оештыру вазыйфаларын башкардым.
Аделина, Булат һәм Эмилия – шундый ихлас, тәртипле һәм сәләтле балалар. Аларның әти-әниләре дә безнең һәр идеяне хуплап, тиз арада балаларны оештырып, булдыра алганча һәрвакыт ярдәм итеп тордылар. Зур рәхмәт! Яшьләрнең киләчәге матур һәм өметле булуын телим!
– Киләчәктә нинди планнар?
Аделина: Тагын җырлар чыгарып, танылган артистлар белән дуэтлар башкарып, шәһәрләрдә концертлар биреп, яшүсмерләрнең яраткан төркеме булырга хыялланабыз.
Булат: Киләчәктә зур сәхнәләргә чыгып, үз концертларыбызны булдырасым килә...
Эмилия: Мин җырларга, чит телләрне өйрәнергә, активист булырга яратам. Мәктәпне тәмамлап, иҗади юнәлештәге институтка укырга керергә телим.
Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев