Алмазны корыч та алмас!
Кечкенә булса да, Дөнья чемпионы дигән мактаулы исем йөртә әңгәмәдәшем. Сезнең игътибарга Тайланд боксы буенча Дөнья чемпионы – Яр Чаллы егете Алмаз Хөснуллин белән интервью тәкъдим итәбез.
Яңа ел – ул яңа планнар һәм максатларны тормышка ашыру чоры. Узган елга нәтиҗә ясап, быел тагын да тырышырга кирәк дигән фикергә киләсең. Әлеге язмабыз герое кебек. Кечкенә булса да, Дөнья чемпионы дигән мактаулы исем йөртә әңгәмәдәшем. Сезнең игътибарга Тайланд боксы буенча Дөнья чемпионы – Яр Чаллы егете Алмаз Хөснуллин белән интервью тәкъдим итәбез. Алмаз 82нче кадет мәктәбенең 5нче сыйныфында белем ала. 8 яшьтән бокс белән шөгыльләнә. Хәзер Алмазга 11 яшь. Кечкенә боксчы ни өчен гадәти булмаган спорт төрен сайларга булган? Хәзер барысын да белербез.
– Алмаз, боксны сайлавың юкка түгелдер?
– Башта мин хоккейга йөрдем. Ләкин командалы уенда бик ошап бетмәде. Уенның кызыгын тапмадым. Ә бокста беренче тренировкаларда ук көндәшемне нокдаунга җибәрдем. Димәк, мин көчле, дип уйладым. Нокдаун – ул сугу нәтиҗәсендә егылсаң да, көрәшне дәвам итә алу дигән сүз. Шуннан соң бу спорт төре минеке икәнен аңладым.
– Күптән түгел ирешкән җиңүең – Дөнья чемпионы булуың турында сөйлә әле... Бу титулны яулау авыр булдымы?
– Узган елның 6-8нче декабрендә егетләр һәм кызлар, юниорлар һәм тәҗрибәле спортчылар арасында кхмер боксы буенча дөнья чемпионаты узды. Масштаблы турнир Камбоджа дәүләтенең Сием Рип шәһәрендә үтте. Дөньяның 24 иленнән катнашучылар килгән иде. Барлыгы 118 кеше. Медальләр өчен көрәшкә 8 кешедән торган Россия җыелма командасы да чыкты. Җиде боксчы, 3 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль яулап, үзләрен күрсәтте. Алар арасында мин дә бар. Мин 11-14 яшьлекләр белән көч сынаштым. Үзем 32 килограмм булсам да, көндәшем – Һиндстан вәкиле, 37 килограмм авырлыкта, 14 яшьтә иде.
Титулны яулау кыен булмады, ә ярышларга кадәр тренировкалар авыр иде. Әзерлек Тайландның Пхукет шәһәрендәге тренировка лагеренда узды. Урамда 30 градус эссе, көчле дымлылык, ә тренировка көненә ике тапкыр 2,5 сәгать үтә иде. Кайвакыт арыганлыктан елыйсым килде хәтта, әмма мин бирешмәдем, күнегүләр ясауны дәвам иттем.
– Тайланд боксы гадәти бокстан нәрсәсе белән аерыла?
– Классик бокста бары тик куллар белән генә сугарга мөмкин, ә тай боксында куллар, аяклар һәм терсәк белән дә сугалар. Монда бер алым турында гына уйламыйсың.
Тай боксы физик чыдамлыкны, реакцияне үстерә, мускулларны ныгыта, сыгылмалылыкны һәм координацияне яхшырта.
Тай боксына 2 мең ел элек нигез салынса да, ул ХХ гасырның икенче яртысында гына дөньякүләм танылу ала. Тай боксы Олимпия уеннары программасына кертелмәгән.
Боксчы һәр көрәшне дога кылудан һәм биюдән башларга тиеш. Шул рәвешле ул остазына, әти-әнисенә рәхмәтен һәм ихтирамын белдерә. Бию аяк-кулларны һәм гәүдәне җылытырга, бәйгегә әзерләнергә дә мөмкинлек бирә.
Тай боксы белән 10 яшьтән соң шөгыльләнә башлау инде соң дип санала. Ә хатын кызлар өчен профессиональ рәвештә рингта көрәшү 16 яшьтә тәмамлана.
– Кайсы мәктәпкә түгәрәккә йөрисең?
– «Легионер» спорт клубында шөгыльләнәм. Тай боксы буенча тренерым – Алексеев Федор Евгеньевич. Мин тренерыма бик рәхмәтле.
– Бу спортның максаты нинди?
– Төп максаты – көндәшне җиңү. Көрәшчеләр үз хисләрен контрольдә тотарга, ихтыяр көчен үстерергә һәм көндәшкә хөрмәт белән карарга өйрәнә. Бокс тәртипкә, сабырлык һәм максатка ирешергә өйрәтә. Ә минем максатым – профессиональ боксчы булу.
– Ярышлардан соң үзеңне ничек хис итәсең?
– Гадәттә, мин шатлык кичерәм. Оттырсам, кайда ялгышканымны аңларга тырышам һәм үз хаталарымны төзәтәм.
– Тренировка вакытында һәм бәйгеләрдә үзең генә белгән серләр бармы?
– Спаррингта көндәшемнең ничек көрәшкәнен һәм аның нинди хаталар җибәрүен игътибар белән күзәтәм. Аннары аның хаталарын алдан белеп, (ягъни ул тәннең нинди өлеш-ләрен капламый) үзем шул урыннарга сугам. Ә ярышларда андый серлә-
рем юк. Анда мин бары көрәшәм.
– Рингка чыгар алдыннан куркасыңмы? Нинди хисләр кичерәсең?
– Курку, дулкынлану кичерәм, җиңә алмам, дип борчылам. Ә көрәш башлангач, барысы да үтә. Мин бөтен көчемне бокска юнәлтәм.
– Киләчәктә кем буласың килә?
– Карьерам тәмамланганнан соң, бокс буенча спорт мәктәбе ачарга һәм тренер булырга телим. Үз белгәннәремне башка спортчыларга җиткерәсем килә.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев