Сәнгать дөньясында яшим мин!
«Актерлар белән бергә репетицияләр, театрдагы атмосфера шулкадәр ошады. Ул дөньядан чыгасым килмәде», - ди яшь актер.
Спектакль карарга яратасыңмы син? Онытылып, сәхнәдәге сихри атмосферага чумып, үзеңне дә шул геройлар дөньясында хис итеп... Күптән түгел үземә шундый тамаша күрергә насыйп булды.
«Куркак батыр» – беренче минутыннан ук күңелгә хуш килгән спектакль. Әхмәт Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнеп эшләнгән инсценировканы Г. Кариев театры артистлары тәкъдим итте. Сәхнәдә иң беренче булып күзгә ташланган герой – Булат-Батырның кечкенә чагын уйнаган Сәйдәш Гарифҗанов.
Яшь артист белән якыннанрак танышу ниятеннән, элемтәгә чыктым. Сәйдәш КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең 5Г сыйныфында белем ала.
– Сәйдәш, синең кебекләр бер урында утыра алмыйдыр ул. Ниләр белән мавыгасың?
– Шөгыльләрем, шөкер, җитәрлек. Иң беренчесе һәм берничә ел шөгыльләнә торганы – «Апуш» татар балалар театр студиясе. «Апуш»ның «Мәскәү» филиалында атнага өч мәртәбә сәхнә теле, хореография, вокал дәресләре буенча белем туплыйбыз. Үткән ел «Әкият китабы» пьесасын сәхнәләштердек. Премьерабыз булды. Анда мин төп рольдә – Гайрәт булып уйнадым.
– Кызыксынуларың моның белән генә бетмидер әле...
– Үткән ел «Татар сүзе» бәйгесендә, Вакыйф Нуриевның «Инша» хикәясен сөйләп, 1нче урын яуладым. Шуннан соң «Шаян ТВ» балалар каналында тапшырулар алып баруда үземне сынап карадым. Хәзерге вакытта «Шаян ТВ»да, бик яратып, «Кичке әкиятләр»не алып барам.
Шулай ук минем өчен тагын бер зур тәҗри-бә – мультфильм геройларын татарча сөйләштерү. «Гоша белән Мира» мультфильмында – Гоша, «Умка»да – «Тайкэ», «Вовка в Тридевятом царстве» мультфильмында – Вова, «Простоквашино»да – Дядя Федор минем тавыш белән татарча сөйләшәләр.
Җәен фильмда да уйнау бәхете елмайды. «Җиңәсем килде» дип аталган кыска метражлы фильмда төп герой – Илгиз исемле малайны уйнадым. Хәзер түземсезлек белән фильмның чыгуын көтәм.
– «Куркак батыр»да катнашырга кем тәкъдим итте?
– Бүгенгедәй исемдә, режиссер белән танышырга, аңа үземне күрсәтергә бардым. Дулкынлану да, бераз курку да бар иде. «Апуш»тагы остазым Булат Илдар улына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Ул мине бу спектакльдәге Бәләкәй Батыр роленә чакырды һәм күптәнге хыялым – сәхнәдә чын артистлар белән уйнап карауны тормышка ашырды. Шулай ук зур ярдәмчеләрем – әти-әниемә рәхмәтләремнең иң олысы!
– Ошадымы ролең?
– Актерлар белән бергә репетицияләр, театрдагы атмосфера шулкадәр ошады. Мин репетицияләрне, спектакльләрне сагынып көтеп алдым. Ул дөньядан чыгасым килмәде.
– Сүзләрен озак ятларга туры килдеме?
– Шигырь, текстларны озак ятламыйм. Спектакль сүзләре дә бик тиз истә калды. Хәтта әбекәем ролендә уйнаган, Татарстанның атказанган артисты Халидә апа Сөнгатуллинаның да сүзләрен өйрәнеп бетердем. Спектакльдәге җырлар, күңелемә үтеп кереп, гел колагымда яңгырап тора. Аларны өйдә гел көйләп йөрим: «Әй, аккошым, аккошым...»
– Тамашачылар алдына чыкканда каушадыңмы?
– Сәхнәгә чыкканда, никтер, бер дә каушамадым. Үземне иркен тоттым.
– Тагын нинди спектакльдә, кайсы рольдә уйнар идең?
– Яңадан төп герой – Батыр булып уйнап карыйсым килә. Әмма андый зур рольләр өчен күп тырышлык, үз өстеңдә эшләү, вакыт кирәк.
– Актер булырга уйлыйсыңмы?
– Бу – минем хыялым. Тырышсам, аны чынга ашырырмын, дип уйлыйм!
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев