Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Афәрин

Тыпыр-тыпыр бер биесәң, Күңел генә сөенә...

Диләрә Агелова: «Бию белән 13 елдан артык шөгыльләнәм. «Биюле» тормышым балалар бакчасында ук башланып китте: бәйрәмнәр саен җырлап-биеп, актерлык осталыгын күрсәтеп, әти-әниләребезне таң калдыра идек».

Күптән түгел генә «Сәләт – Саба» клубы белән истәлеккә текә клип төшердек. Үзем рилсмейкер ролен башкардым, куелышлар белән исә иптәш кызларым ярдәм итте. Кадрлар матур булсын дип, бию элементлары да кертергә булдык. Бу эштә исә дустым, бар яктан да килгән биюче кызыбыз Диләрә Агелова булышты. Аның белән әңгәмә кормасам, дөрес булмас дип, эшкә керештем.
– Диләрә, бию белән ничә ел дәвамында шөгыльләнәсең?

– Бию – иң яраткан темаларымның берсе, чөнки бүгенге көндә ул – минем төп хобби. Әлеге сәнгать төре белән 13 елдан артык шөгыльләнәм. «Биюле» тормышым балалар бакчасында ук башланып китте: бәйрәмнәр саен җырлап-биеп, актерлык осталыгын күрсәтеп, әти-әниләребезне таң калдыра идек. Күңелгә иң ятышлысы булып нәкъ менә бию калды. 1-8нче сыйныфларда Альмира Фоатовна җитәкчелегендәге «Модерн», аннары инде «Микс» бию төркемнәрендә шөгыльләндем. Бармаган шәһәр, катнашмаган бәйге, биюче иптәш-ләрем белән сөйләшмәгән тема калмады!
– «Биюле» тормышыңның иң якты хатирәләрен сөйләп китче.
– Бервакыт күрше авылыбызда бию буенча бәйге үткәрелде. Анда балалар бакчасыннан мин генә катнаштым, көнчыгыш биюен куйдык. Бик озак һәм җитди әзерлек таләп иткән бәйге булып истә калды ул. Чыгыш ясау өчен, образларны да әллә кайлардан эзләп-табып бетердек! Аеруча һинд кызлары кия торган тәңкәләрнең чыңлавы исемдә калган, әле дә онытмыйм. 3нче урынны яуладым мин ул бәйгедә. Шуннан соң әлеге сәнгать төре белән кызыксынуым көчәйде. 1нче сыйныфта укыганда, әни: «Кызым, сине Альмира Фоатовна биюгә чакыра», – диде. Белсәгез, шушы сүзләрдән соң күпме еладым! (Сөенечемнән дә түгел, куркуымнан!) Әни тынычландырды, канатландырды.  
Беренче вакытта теләмичә йөрсәм дә, аннары күземдә очкыннар кабына башлады, биюгә мәхәббәт уянды. 1нче сыйныфта ук, мин «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә катнашу бәхетенә ирештем, кире характерлы кечтеки кыз ролен уйнадым. Шунда миннән дә бәхетлерәк кеше булмады, чын!
– Нинди бию төрләрен аеруча яратып биисең?
– Бию төркемебез белән күбрәк төрле халык биюләрен башкарабыз. Күңелемә аеруча татар халык биюләре якын. Хәзерге вакытта исә «контемпорари» стиленә тартылам, чөнки ул сиңа тәнеңне 100 процент контрольдә тотарга булыша. 

Контемпорари – ул экспрессив биюнең заманча стиле. Бу төр бию хип-хоп, классик хореография һәм джаз кебек берничә жанрны үз эченә ала. Музыка сайлау өчен бернинди чикләр дә юк. Нинди көйгә хәрәкәтләнәсең килсә, шуңа бии аласың. Гадәттә, бу биюне яланаяк бииләр. Биючеләрнең киемнәренә дә махсус таләпләр юк. Иң мөһиме – уңайлы булсын. 
Контемпорари физик форма һәм чыдамлылык үсешенә йогынты ясый. Бу төр биюне үз итүчеләр интеллектуаль яктан камилләшә, музыканы тыңлый һәм тоя белә, импровизация сәләтенә ия була. 

– Ә кайсыларын коллектив белән куярга яратасың?
– Тулы бер коллективка «контемпорари» стиле туры килми. Күбрәк заманча биюләр, халык биюләре куясы килә. Әлеге стильләрне күп кеше белән күз алдына китерергә дә җиңелрәк, сюжет һәм мәгънә ягы да авыр түгел. Гомумән, минем өчен бию – үзеңнең хис-кичерешләреңне белдерү өчен менә дигән ысул. Биегез! Бию – ул хәрәкәт! Ул үзеңә ышанычны арттыра, елмаюга сәбәпче булып тора.  
– Уку белән биюне бергә алып бару авырмы?
– Хәзер мин 11нче сыйныфта укыйм, шуңа күрә бию белән бәйле хоббины икенче планга күчерергә туры килде. Тулысынча ташламадым, мөмкинлегем туган саен, биергә тырышам. Башкаларга да бию буенча туган сорауларына җавап бирергә һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. 
Укуыма килгәндә, Бердәм дәүләт имтиханы өчен химия һәм биологияне сайладым. Киләчәгемне исә табиб һөнәре белән бәйлисем килә. Әлеге юнәлеш белән биюне, миңа калса, бергә алып барып була. Иң мөһиме – теләк һәм омтылыш.
– Химия, биология һәм бию! Бер-берсе белән туры килмәслек төшенчәләр бит болар...
– Беренче карашка, туры килмәс төсле тоела, тик күңел шулай сайлады. Теләк булса, кеше барысына да ирешә ала!
– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?
– Мин кечкенәдән үк балаларны яратканга, башта тәрбияче булырга тели идем. Хәзер инде балалар табибы булырга хыялланам. Тик бию өлкәсендә дә үсәргә телим. Чөнки әлеге сәнгать төре минем каныма сеңгән. Биюсез тормышымны күз алдыма да китермим. Киләчәктә бию студиясе дә ачарга телим.
– Биюдән кала, тагын нинди һөнәрләрең бар?
– Барысы да сәнгать белән бәйле. Балачагымда аеруча музыка өлкәсе белән дуслаштым, бәйгеләрдә дә катнаштым. Үземне нәфис сүз, театр юнә-
лешләрендә дә сынап карадым, тик барыбер биюгә кайтып калдым. Моннан кала, шулай ук пешеренергә дә яратам һәм ул эштән ләззәт алам.
– Синең «Сәләт» яшьләр үзәге белән бәйле икәнеңне дә беләбез...
– Сәләт дөньясына беренче адымнарымны 2021 елда ARTS BILER FORUM аша ясадым. Коллективыбыз белән сайлау этапларын үтеп, җәебезне тагын да ямьләндереп, якты хатирәләр җыеп кайттык без аннан. Аннары «Саба» һәм «Җисем» аланнары... Икесе дә күңелемә якын сменалар. Еллар узса да, хис-кичерешләрем хәтеремнән чыкмый. «Җисем» аланында хәтта ки 2023 елда сары галстукка да ия булдым! Шулай ук быел икенче тапкыр «Сәмрух» Ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясендә катнаштым һәм финалга үттем. Бик көтелмәгән хәл булды ул.
Шулай ук мин – «Сәләт – Саба» клубы әгъзасы. Оешмабыз белән ел дәвамында төрле чаралар үткәрәбез. Үзебез дә теге яки бу чараларда катнашабыз, зур үрләр яулыйбыз. Клиплар төшерәбез, биюләр куябыз, мәш килеп ятабыз! Тикмәгә генә узган ел «Ел клубы» исеменә лаек булмаганбыз инде без.
«Сәләт»тә генә мин үземне ачык һәм иркен тота алуыма көннән-көн инанам. Гомумән, «Сәләт» – ул сәнгать өлкәсендә үсүне максат итеп куйган шәхесләр өчен менә дигән урын. Ул мине бөтенләй башка яктан ачты, шуңа күрә аңа бик рәхмәтлемен. Киләчәктә спикер һәм башка рольләрдә дә әйләнеп кайтасым килә.
– Бию сине үзгәртте, дип әйтә аласыңмы?
– Әлбәттә! Үзгәртеп кенә калмады, башка яктан ачты. Үземә ышаныч тудырды, оялмаска, сәхнәдә үземне тотарга өйрәтте.
– Газетабыз укучыларына теләкләрең дә бардыр...
– Бер урында гына тормагыз, һәрвакыт хәрәкәттә һәм үсештә булыгыз. Теләгәнегезгә ирешегез, үзегезне яңа һөнәрләрдә сынап карагыз! Кичергән авырлык һәм ясаган хаталарыгызны бер сабак буларак кабул итегез, аларның сезне зур үрләргә илткәнен истә тотыгыз.

Азалия Мифтахо­ва.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев