Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Сәламәтлек

«Әгәр дәваламасаң, 15 ел эчендә сукыраясың»

Глаукоманы хатын-кызларда ешрак ачыклыйлар.

Туганнарыгыз арасында глаукома белән авыручылар булса, сез дә чирләячәксезме? Авыруның барлыкка килүен нинди билгеләр аша белергә  һәм ничек сукыраймаска? Глаукома баш миенә ничек йогынты ясый? Бу хакта КДМА кафедрасы ассистенты, РКОБның глаукома кабинеты мөдире, табиб-офтальмолог Ольга Зверева сөйләде. 

«Пациент глаукоманы үзе ачыклый икән, бу инде – начар стадия»
Глаукома – күрү сәләтен югалтуга китерә торган авырулар төркеменә керә. Аны барлыкка китерә торган төп куркыныч фактор – күз эчендәге басымның нервны күтәрә алмаган күрсәткечтән югарырак күтәрелүе.
Әмма глаукома нормаль күз басымы булганда да барлыкка килә ала. Бу очракта, табиблар сүзләренчә, нәселдәнлек яки күз алмасы төзелеше сәбәбче була. Глаукома авыруының риск төркемендә – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, шулай ук якыннан һәм ерактан начар күрүчеләр. Аларда авыру иртәрәк – 40 яшьтән соң ук сизелә башларга мөмкин.
Глаукома үсешенә алкогольне чамадан тыш куллану, тәмәке тарту да сәбәпче булырга мөмкин. Чөнки бу начар гадәтләр кан тамырларына бик тискәре йогынты ясыйлар.
Россиядә глаукоманы хатын-кызларда ешрак ачыклыйлар. Табиблар моны гүзәл затларның активрак тикшерелүе белән бәйли. Ир-атлар, кагыйдә буларак, белгечләргә соң стадиядә килә. 

«Әгәр пациент глаукоманы үзе ачыклый икән, бу инде – соңгы стадия. Күрү сәләтен икенче күз компенсацияләгәндә, аны озак вакыт сизмәскә дә мөмкин. Моны кеше бер күзен йомып, ниндидер сектор күренмәгәндә, очраклы рәвештә генә дә абайлый ала», – дип сөйләде Ольга Зверева.

Кеше еш кына үз күзләренең куркыныч астында булуын аңламый. Тора-бара, икенче күз дә зарарлана. Авыру караңгыда начар күрүдән зарлана башларга мөмкин, гәрчә күз үткенлеге соңрак стадияләргә кадәр сакланырга мөмкин булса да.

«Күрү сәләте кимегәндә, баш мие функцияләре дә кими»
Табиблар раславынча, күрү – баш миен активлаштыру өчен иң мөһим канал. Күрү сәләте кимегәндә, баш мие функцияләре дә кими. Бу – деменция китереп чыгарырга мөмкин. Ишетү дә зыян күрергә мөмкин, чөнки күрү һәм ишетү нервлары янәшә уза. Глаукома вакытында күрү нервысы зарарлана. Күрү нервы буйлап баш миенең үзгәрүе Альцгеймер авыруы вакытында ак күзәнәкләрнең утыруы белән охшаш булуы фәнни яктан исбатланган. Глаукома вакытында психика һәм характер үзгәрә, депрессия көчәя. Борчулы-депрессив пациентлар глаукома белән авыручыларның гомуми санының 85%ын тәшкил итә.
Әгәр авыруны дәваламасаң, 15 ел эчендә кеше сукырая – бу шактый уңай шартларда, ягъни көчле стресс булмаса, күз эчендәге кан басымының югары күтәрелүе булмаса. 5 ел эчендә дә күрү сәләтен югалту очраклары була.

«Бер генә тапкыр килгән пациентлар турында әйтәсе килә. Аларга диагноз куялар, дәвалау билгелиләр, һәм алар тынычланалар. Пациент барлык тикшеренүләрдән соң тыныч кына яшәргә мөмкин дип уйлый. Еш кына үзенең диагнозы турында оныта, табиб биргән даруларны кулланмый. Глаукома – хроник үсеш ала торган авыру. Төп куркыныч факторы – яшь. Без аны туктата алмыйбыз. Төп бурычыбыз – 70 яшьлек кешенең күрү сәләтен тагын 30 елга озайту», – дип аңлатты табиб-офтальмолог.

Табибка авыруның башлангыч стадияләрендә кимендә ярты елга бер тапкыр барырга кирәк. Катлаулырак халәттәге пациент 3 айга бер тапкыр тикшерелергә тиеш.

«Глаукома – ул андый ук куркыныч диагноз түгел. Аны куйганнар икән, бу – яхшы дияргә мөмкин. Димәк, алдан «коралланырга» була. Хәлне күзәтеп тору һәм дәвалау өчен чаралар бар. Пациент табибка ышанырга, үзенең яшәү рәвешен үзгәртергә тиеш. Бары тик ике үзгәреш: табиб кушкан тамчыларны тамызып тору һәм бер үк табибка даими рәвештә бару», – дип аңлатты табиб-офтальмолог.

«Әгәр глаукомалы пациентның яшәү рәвешенә килгәндә, берни дә үзгәрми. Тыюлар юк. Актив яшәү рәвеше тәкъдим ителә: йөрү, йөзү, чаңгы һәм башкалар. Бу – кан әйләнешен яхшырта, нейродегенерация үсешен киметә, депрессияне киметә. Йога белән шөгыльләнергә мөмкин. Һиндстанда глаукоманы дәвалау курсына медитация дә керә», – дип уртаклашты медик.

«80 яшьтән узган кешеләрнең һәр икенчесендә глаукома бар»
Табиблар мәгълүматлары буенча, 80 яшьтән өлкәнрәкләрнең һәр икенчесендә глаукома бар. Гомер озынлыгы арта, авырулар ешрак очрый, ләкин фән дә бер урында тормый. Табиблар дәвалауның генетик методларын көтә.
Авыруны ачыклау өчен, табиб-офтальмолог күз төбен һәм нерв халәтен карарга тиеш, тик күз эчендәге басым буенча гына диагноз куелмый, – дип ассызыклады Зверева.

Табиб сүзләренчә, республикада глаукома хезмәте җайга салынган. Элек Казанда гына булган югары технологияле приборлар Әлмәттә, Түбән Камада, Яр Чаллыда барлыкка килде.

«Татар-информ»нан Роман Баданов язмасының кыскартылган тәрҗемәсе 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев