Баш әйләнүгә түзәргә ярамый
Табиб киңәш бирә.
Яз җитте. Бу – авитаминоз, хроник чирләрнең кискенләшү вакыты. Күпләр баш авырту, баш әйләнүдән интегә. Тик табибка баруны кирәк дип тапмый. «Үтәр әле», – дип даруын эчә дә, ятып тора. Бу дөресме? 8нче поликлиника табибы Илфат Юсупов белән баш әйләнү турында сөйләшеп алдык.
– Илфат Равилевич, баш әйләнүнең сәбәпләре нидә?
– Моңа кан басымының кисәк кенә төшүе сәбәп булырга мөмкин. Утырган яисә яткан җирдән кисәк кенә торсаң да, баш әйләнә. Бу хәл еш кабатланса кичекмәстән терапевт, кардиолог һәм эндокринологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югары кан басымы, анемия, шикәр чиреннән интеккән кешеләр даими рәвештә баш әйләнүдән интегә. Күз аллары караңгыланса, косасы килсә кичекмәстән неврологка мөрәҗәгать итү зарур.
– Баш әйләнү куркынычмы?
– Күпләр баш әйләнүгә җитди карамыйча, ялгышалар. Баш әйләнү бик күп чирләрнең билгесе булырга мөмкин. Шуңа күрәтиз арада табибка күренергә кирәк. Баш әйләнүгә түзеп яшәргә ярамый, чөнки кешенең баш миендәге кан әйләнеше бозылырга, ә шикәр чирле кеше баш әйләнүдән комага китәргә дә мөмкин.
– Башы әйләнгән кешегә ничек ярдәм итәргә?
– Аңа ятып торырга киңәш итегез. Тәрәзәне ачып, һава кертегез. Ятканда авыру кеше башын богарламыйча, күзләрен бер ноктага гына төбәргә тиеш. Күзләрне йомса да була. Ятып торырга җай булмаганда маңгай тезгә тиярлек итеп бөгелеп утырырга кирәк. Болай эшләгәндә баш миенә кан яхшырак килә башлый. Бу исә кешенең хәлен сизелерлек яхшырта. Күкрәк тутырып сулау, тирән итеп сулыш алу да файдалы. Кисәк хәрәкәтләр ясау, әйбер күтәрү зарарлы.
Спиртлы эчемлекләрдән, тәмәкедән баш тартырга кирәк. Каһвә, тоз күләмен чикләү, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, туйганчы йоклау зарур. Баш әйләнүне китереп чыгара торган хроник авырулары булган кешеләргә даими рәвештә табибка күренеп, үзенең хәлен контрольдә тотарга кирәк.
– Мәсәлән?
– Кан басымы югары булган кеше аны көнгә берничә тапкыр үлчәп, тикшереп, тиешле даруларны эчәргә тиеш. Шикәр чире, анемия вакытында да күрсәткечләр контрольдә булырга тиеш.
– Көндәлек тормышта баш әйләнүдән нәтиҗәле ысул бармы?
– 100 мл үсемлек маена 30 мл ылыслы эфир мае (пихта, нарат) һәм 10 мл эвкалипт мае кушып, яхшылап болгатыгыз. Әзер матдәне капкачлы савытка салып, караңгы урында саклагыз. Баш әйләнгәндә чигәләргә әлеге катнашманы 1–2 тамчы сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев