Баш авыртуына түзәргә ярамый
Башыгыз атнага бер мәртәбәдән артыграк авыртса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ә күпчелек кешеләр беренче симптомнарга бөтенләй дә игътибар итми икән. Бу һәм башка файдалы мәгълүматны Чаллының 5 нче шәһәр шифаханәсенең неврологы Ләйсән Шагъвалиeва белән әңгәмә вакытында ачыкладык.
– Ләйсән Ралифовна, ни өчен сез медицинаны сайладыгыз?
– Бу минем балачак хыялым иде – хәтерлим, 5 яшьтә үк инде уенчыкларны, туганнарымны «дәвалый» идем. Әти-әниләрем медицина өлкәсендә эшләми, шулай да туганнарым табиблар, алар да үз йогынтысын ясагандыр. 2012 елда Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамладым, аннан соң «неврология» белгечлеге буенча интернатура уздым, Казан шәһәренең 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә эшкә урнаштым, анда баш миенең кан әйләнеше кисәк бозылган авыруларны дәваладым. Кияүгә чыктым, өч елдан декретка киттем. 2019 елда туган шәһәрем Чаллыга кайттым, 5 нче шифаханәдә эшли башладым.
– Ә неврологиягә китүегез нәрсә белән бәйле?
– 2001 елда әнием каты авырды, аяклары авыртты, йөри алмый башлады. Аның умыртка баганасында 13 мм-лы бүсер таптылар. 5нче шәһәр хастаханәсе белгечләре, төгәлрәк әйтсәк табиблар – Мортазин Рөстәм Кабирович һәм Закирова Энҗе Зиевна аны операциясез аякка бастырды. Могҗиза бит инде! Шул чакта мин дә нәкъ менә невролог булырга уйладым. Ә балалар белән эшләү миңа авыр икән – сабыйларның неврологик проблемаларын күңелем күтәрә алмый.
– Пациентларыгыз арасында нинди неврологик авырулар иң еш очрый?
– Иң еш күзәтелгәне – баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы, хроник ишемия, дисциркулятор энцефалопатия, инсультлар. Шулай ук умыртка баганасының дегенератив авырулары: остеохондроз, бүсер (грыжа), протрузияләр. Нейродегенератив авырулар – иң беренче чиратта Паркинсон авыруы, аның белән интегүчеләр хәзер күп. Травмалар: баш мие имгәнүләре, периферик нервлар җәрәхәтләре.
– Стресс, дөрес булмаган томыш рәвеше, гаджетлар аркасында да неврологик проблемалар артуы күзәтеләме?
– Әлбәттә, бу факторлар аркасында неврологик проблемалар кискен артты. Кешеләрдә умыртка баганасы проблемалары, ягъни нервларга зыян килү күзәтелә. Карпаль канал синдромын алыйк. Бу очракта телефонда озак «утыру» сәбәпле беләзек өлешендә урнашкан нервны мускуллар кыса. Нәтиҗәдә бармаклар оя, аларның сизгерлеге кими, кул хәлсезләнә, авырта башлый. Кайчак хәтта операциягә кадәр барып җитә. Моңа өстәп, яшьләрдә умыртканың муен өлешендә бүсерләр еш күзәтелә, 7 шәр миллиметр зурлыктагылар очрый. Бил турысындагысы хәрәкәт җитмәү, утырып эшләүдән чыга. Шунысы аяныч – сүз 18-23 яшьлекләр турында бара. Стресска килгәндә ул йокысызлыкка китерә, психоэмоциональ өлкәгә начар йогынты ясый. Ә бу үз чиратында баш миенә зыян сала.
– Пациентлар нинди симптомнарны еш кына бәяләп бетерми?
– Баш әйләнү, авырту, йокы бозылуы, умыртка сызлавы, кәеф төшенке булу, озак вакыт борчылу. Кешеләр еш кына моңа игътибар итми, интернеттан укып, авыртуны баса торган даруны еллар буе эчәләр яки бөтенләй берни эшләмиләр. Ә нәтиҗәдә хәлләре авырая.
– Неврология турында нинди ялгыш фикерләрне ишетергә туры килә?
– Беренчесе – неврологик авырулар психик авырулар белән бәйле дип уйлау. Пациентлар еш кына: «Мин псих түгел», – диләр. Ләкин невролог – психиатр түгел. Без нерв системасында – баш мие, арка мие, периферик нервларда тайпылышлар, үзгәрешләр булганда дәвалыйбыз.
Икенчесе – инсультлар бары тик өлкән яшьтәгеләрдә генә була дип уйлау. Хәзер ул яшьләрдә дә ешайды. Коронавирус инфекциясе дә роль уйнады: тромблар барлыкка килү ихтималы артты. Тагын бер ялгыш фикер: баш авыртса – кичекмәстән МРТ (магнит-резонанс томографиясе) ясату. Бу тикшеренү һәр очракта да билгеләнми. Артык нурланыш алу да зыянлы икәнен истә тотыгыз.
– Баш авыртулары, невралгияләр, остеохондроз булмасын өчен кеше нәрсә эшли ала?
– Гаджетлар куллану вакытын чикләү, саф һавага чыгу, стрессларны киметү. Дөрес туклану да мөһим. Әйтик, майлы ризык, камыр ашларыннан бер яктан бавырга зыян килсә, икенче яктан кан тамырларында холестерин бляшкалары барлыкка килә, тамырлар тарая, баш миендәге кан әйләнеше бозыла. Башта ишемия күзәтелергә, аннары инсультка китерергә мөмкин.
– Нинди билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка барырга кирәк?
– Аяк-кулларның хәле китүе, эшләми башлавы, оюы, битнең кыегаюы, кисәк кенә баш әйләнә башлавы (моңа өстәп, күңел болганса, әйберләр ике булып күренсә), хәтер югалуы, кисәк кенә баш нык авыртуы, бәвел бүленеп чыгуны туктата торган бил авыртуы.
– Баш авыртса, нишләргә?
– Иң мөһиме – авыртуга түзмәскә. Табибка бармыйча үзлегеңнән дару эчү дә моңа керә. Баш авыртуның сәбәпләре бик күп булырга мөмкин, моны табиб кына ачыклый. Дәвалау төрләре дә күп. Әйтик, муен мускуллары киеренкелеге нәтиҗәсендә баш авыртса, миорелаксантлар, мигрень булса, стероид булмаган ялкынсынуга каршы препаратлар билгелибез. Профилактик чара буларак мигреньнән антидепрессантлар һәм ботулинотерапия дә ярдәм итә.
– Бер тапкыр табибка барып, баш авыртуның сәбәбен ачыкларга буламы?
– Һәрвакытта да түгел. Кайвакытта пациентның зарларыннан нәтиҗә ясарга була, ә кайвакыт өстәмә тикшеренүләр үткәрергә туры килә, билгеләнгән дәвалауның тәэсиренә дә игътибар итәбез.
– Бүсерләр юкка чыгарга мөмкинме?
– Тиешле дәвалану алганда, авырлык һәм авыр күтәрүне, стрессны киметкәндә бүсерләр кимергә, «кибәргә» мөмкин. Туңу, артык кызу һәм авыр әйбер күтәрү авыруның көчәюенә китерергә мөмкин.
– Неврологик ярдәм күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек булса, нәрсәне үзгәртер идегез?
– Тизрәк 5нче хастаханәнең яңа бинасын төзесеннәр иде. Анда яңа җиһазлар, иркен бүлмәләр булыр иде. Хәзерге вакытта зур шәһәрләрдә «китереп чыгарган потенциаллар ысулы»н (метод вызванных потенциалов) кулланып баш миенең биоэлектрик активлыгын тикшерәләр, ул сенсор системалардагы тайпылышларны операциясез табарга мөмкинлек бирә, бәлки яңа бинада шул җиһаз да булыр иде. Электронейромиография җайланмасы да Чаллыда берәү генә, аның белән кайсы нервка зыян килгәнен белергә мөмкин. Диагностика җиңеләер, тизләнер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев