Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Сәламәтлек

Чаллы табиблары йөрәге уң якта урнашкан ир-атны коткарды

Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итте.

Чаллыда яшәүче Илшат Закиров – 5нче шәһәр хастаханәсенең уникаль пациенты. Аның йөрәге – уң якта, калган әгъзалары үз урынында урнашкан. Үзенең мондый үзенчәлеген ул 5 яшьтән белгән һәм ковидка кадәр тыныч кына яшәгән.
37 яшьлек ир-атның коронавирус инфекциясе кичергәннән соң хәле начарланган. Хәле киткән, сулыш алуы кыенлашкан. «Тикшергәннән соң йөрәктә гаеп табылды. Ир-атның аритмиядән интегүе ачыкланды. Йөрәк авыруы көчәю нәтиҗәсендә бөер һәм бавыр эшчәнлеге начарайган», – ди  5нче шәһәр хастаханәсе кардиологы Альбина Бәшәрова. 
Табиблар тиз арада дәвалап, ир-атның хәлен тотрыкландырганнар һәм Мәскәүдәге академик Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар үзәгенә җибәргәннәр. Илшатка  электрокардиостимулятор урнаштырганнар, радиоешлыклы абляция ясаганнар. Хәзер аның йөрәге бер минутка 80 тапкыр тибә. 
Аврыу үзен яхшы хис итә. Ул ай саен табибы Альбина Бәшәровага йөри. Анализлар ташыра, дәвалау курсы үтә.
Аңа хатыны Гөлназ, кызы Азалия, улы Амирхан рухи яктан ярдәм итә. Илшат гомерен саклап калган өчен табибларга рәхмәтле.  Алар бергәләп, уң яктагы йөрәкнең дә көчле һәм тигез тибәргә  сәләтле булуын расладылар. 

Фото сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уникаль очрак Чаллы табиблары