Чаллыда ел башыннан бирле 108 кешедә беренче тапкыр ВИЧ ачыкланды
ВИЧ йоктыруның төп юллары һәм бу авыруны кисәтү ысуллары турында СПИД үзәгенең профилактика бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Надежда Иванова сөйләде.
1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде. ВИЧ йоктыруның төп юллары һәм бу авырудан саклану ысуллары хакында безгә – СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге профилактика бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Надежда Иванова сөйләде.
– ВИЧ-инфекция күп очракта җенси юл белән йога. Соңгы 10 елда республикада шундый статистика күзәтелә. Быел да авыруларның 85 процентына ВИЧ шул рәвешле күчкән. Тулаем республикада әлегә тотрыклы эпидемиологик ситуация күзәтелә. Татарстан буенча диспансер исәптә 15747 кеше тора, шуларның 2534е – Чаллыдан.
– ВИЧ йоктыруга кагылышлы төрле уйдырмалар бар. Аларга ачыклык кертсәгез иде?
– ВИЧ-инфекциянең бары тик кан, җенес сыеклыклары һәм күкрәк сөте аркылы күчүе генә төгәл билгеле. Сөйләшкәндә, уртак кием һәм әйберләр аша, кул кысышканда, йөткергәндә һәм төчкергәндә, транспортта һәм җәмәгать урыннарында, ризык һәм савыт-саба аша, хайваннардан һәм бөҗәкләрдән, ванна бүлмәсендә һәм бассейнда, үбешкәндә вирус йокмый. Әйтик, үбешү аша ВИЧ йоктыру өчен 3 литр төкерек кирәк. Әгәр тир турында сөйләсәк – тулаем бер ванна.
– Вирусны йоктырмас өчен нәрсәләрне истә тоту зарур?
– Билгесез ВИЧ-статусы булган кеше белән җенси контактлар булганда һәрвакыт презерватив кулланырга һәм кан белән контактлар булдырмаска кирәк. ВИЧ-инфекцияле ана баласына вирус йоктырмасын өчен, махсус терапия үтәргә һәм сабыен имезүдән баш тартырга тиеш.
– Организмга ВИЧ кергән очракта аны туктау өчен 72 сәгать бар, диләр. Бу хакта тулырак сөйләгез иде.
– Бу «аварийная ситуация» дип атала. Мисал өчен, зарарлы инъекция энәсе тәнгә кадалырга яки интим мөнәсәбәтләрдән соң партнерның ВИЧлы булуы ачыкланырга мөмкин. Шуңа охшаш очракларда 72 сәгать эчендә СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда табиб инфекция йоктыру куркынычы дәрәҗәсен бәяләячәк һәм контакттан соңгы терапия билгеләү турында карар кабул итәчәк. ВИЧ канга таралып өлгергәнче пациент махсус препаратлар кабул итә башлаячак. Алар организмга эләккән вируска ияләшергә комачаулаячак.
– Чаллылылар бу «алтын» сәгатьләр турында беләләрме? Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
– Быел мондый «аварийный ситуацияләр»дән сон 13 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның барысы да вакытында тикшерү узды һәм махсус терапия үтте.
– Йоккан очракта да ВИЧ-инфекция диагнозы белән гадәти тормыш алып барырга мөмкинме?
– ВИЧ – ул хөкем карары түгел. Бүгенге көндә заманча препаратлар бар. Аларны кабул иткәндә гомер озынлыгы һәм яшәү сыйфаты, терапия эчми торган пациентларныкына караганда күпкә арта. Шул рәвешле, әлеге диагнозлы пациентлар тулы тормыш белән яшәвен дәвам итә. Терапия – бөтенләй бушлай. Ул ВИЧ-уңай йөкле хатын-кызларга да 98-99% очракта сәламәт бала табарга мөмкинлек бирә.
– Кеше үзендә ВИЧ-инфекция бармы-юкмы икәнен тикшерү өчен нишли ала?
– Беренче чиратта ВИЧка тест тапшырырга кирәк. Моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук ВИЧка экспресс-тест үткәрелүче махсус акцияләрдә дә катнашырга мөмкин. Мондый чараларны даими рәвештә СПИД үзәге оештыра.
– Чаллыда ВИЧны кисәтү буенча нинди чаралар үткәрелә?
– СПИД үзәге филиалы белгечләре хезмәт коллективларында лекцияләр, ВИЧ турында әңгәмәләр алып баралар. Моннан тыш, 18 яшькә җиткән теләүчеләр өчен ВИЧка антитәнчекләр булуга экспресс-тест та уздыралар. Бер тамчы кан 10 минут эчендә 99,9 %ка кадәр төгәл нәтиҗә бирә. 2024 елның 10 аенда мондый мөмкинлектән Чаллы предприятиеләрендә эшләүче 1000гә якын кеше файдаланды. 600дән артык хезмәткәре лекцияләр тыңлады. Шулай ук Спид үзәген килеп тә теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә аноним тест узарга һәм табиблардан консультация алырга мөмкин.
Әңгәмәдәш – Луиза Сафуанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев