Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Чаллыда сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди проблемалар бар?

Тармак хезмәткәрләре 2025 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.

Чара Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узды. Киңәйтелгән утырышта социаль мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы Комтеты рәисе Алексей Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов, шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Очрашуда яңгыраган мөһим фикерләр һәм саннар белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.

Хәрбиләргә ярдәм – беренче чиратта
Сәламәтлек  саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов агымдагы елга максатлар белән таныштырды. Иң мөһим бурычларның берсе – хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Әлеге төр пациентлар өчен «яшел коридор» тәртибе гамәлдә, ягъни алар медицина ярдәмен шул исәптән диспансеризация, дәвалану һәм тернәкләнүне чиратсыз үтә ала. Бу уңайдан сугыш ветераннары Госпиталенә 2024 елда 2100 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән булса, 2025 елда бу сан 3100 дән арткан. 2600 кешегә амбулатор ярдәм күрсәтелгән. Шәһәрдә 17 медицина-психологик консультация кабинеты эшли. Анда 15 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Моннан тыш сәламәтлек саклау учреждениеләреннән фронтка 2.7 миллионлык гуманитар ярдәм озатылган.

Уникаль операцияләр
2025 елда Чаллы табибларының казанышлары булып тарихка кереп калган берничә  очрак булды. Шулар арасыннан ике тапкыр инфаркт кичергән хатын-кызның һәм яңа туган баласының гомерен саклап калуны (БСМП табиблары), бавырны күчереп утырту буенча операция һәм авыр имгәнүләр алган пациентның тернәкләнүен (5 нче хастаханә табиблары) атарга мөмкин. 

Халык зары
«Халык контроле» һәм «Дәүләт хезмәтләре» системалары аша кешеләрдән 4,8 мең дәгъва (жалоба) килгән. Шуларның 43,7 проценты табибка язылуга кагылышлы. 35 проценты медицина документларын бирү турында. Мондый мөрәҗәгатьләрнең артуы күпчелекнең интернет мөмкинлекләрен ансат куллана алуы белән аңлатыла. ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Илдар Фатыйхов дәгъвалар арасында медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруга һәм дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлылары барын да билгеләп үтте. Шул ук вакытта 60 рәхмәт хаты да бар.

Бала төшерү очраклары кими
2025 елда Чаллыда 1211 аборт ясалган. Бу 2026 ел белән чагыштырганда 9,5 процентка кимрәк. Барлык хатын-кызлар консультацияләрендә гаиләне планлаштыру кабинетлары эшли. Анда акушер-гинеколог һәм медицина психологларыннан консультация алырга була. Кама балалар медицина үзәгендә авыр хәлдә калган авырлы хатын-кызларга ярдәм итү оештырылган. Нәтиҗәдә мөрәҗәгать иткән хатын-кызларның 42 проценты карарын үзгәртеп, баланы калдырырга булган. Узган елны ул балаларның 57се туган, тагын 60ы якын арада дөньяга килергә тиеш.

Авыруларны кисәтү нәтиҗәлерәк
2025 елда 198 мең шәһәрдәшебез диспансеризация һәм профилактактик медицина тикшеренүе үткән. Бу Чаллыдагы өлкәннәр санының яртысын диярлек тәшкил итә. 5 меңнән артык авыру беренче тапыкр ачыкланган. Иң еш күзәтелгәне – сөяк-мускуллар (39, 7%), кан әйләнеше (28,2%) һәм эндокрин системасы (3,6%)  авырулары. Репродуктив (балага узу, бала табу сәләте) сәламәтлеген тикшерүчеләр саны 68 меңнән арткан. Бу узган еллар белән чагыштырганда берничә мәртәбәгә артыграк. «Мобиль шифаханә»дә 10 мең кеше тикшеренү узган.
Шифаханәләрдә йөрәк эшчәнлегенең даими сүлпәнлеге (хроническая сердечная недостаточность) буенча махсуслаштырылган кабинетлар эшли. Ә 5нче хастаханәдә пациентларга шундый районара үзәк ярдәм күрсәтә. Ел дәвамында биредә 3. 6 мең кеше дәваланган. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 3 тапкырга диярлек артык.

 Биналарны һәм җиһазларны яңарту
2025 елда 6 медицина учреждениесе төзекләндерелде – гомуми финанслау 246 миллион сум тәшкил итте. Алар арасында шифаханәләр, ашыгыч ярдәм станциясе һәм йогышлы авырулар хастаханәсе бар. Беррәттән учреждениеләргә 309 миллион сумлык 209 берәмлек җиһаз кайтартылды. 
Рөстәм Ногманов медицина учрежденияләрендә транспорт җитмәү мәсьәләсен дә күтәрде. «Автопаркның нык таушалуы кыйммәтле ремонтка китерә, машиналарның тик торуы аркасында халыкка вакытында медицина ярдәме күрсәтелү катлаулана», – диде ул.

Пациентлар «яңа» йөрәк көтә
2024 елда Чаллының Ренат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә трансплантация буенча эш башланган иде. Әлеге юнәлеш 2025 елда аеруча зур үсеш алды. Бу хакта хастаханәнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Роман Джумабаев сөйләде. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Валерий Шумаков исемендәге милли медицина тикшеренү үзәге белән килешү төзегәннән соң безнең табиблар анда уникаль методиканы үзләштерде. Нәтиҗәдә ел дәвамында 9 операция ясауга ирештеләр. Шулай да иң мөһиме – хәзер БСМПда төрле әгъзалар буенча трансплантация программасы эшли – хирурглар 3 бөер, 3 бавырны күчереп утыртты. Мондый пациентлар шушы табиблар күзәтүе астында тернәкләнү дә үтә. 
Республикада бүгенге көндә 289 кеше бөер күчереп утыртканны, Чаллыда 31 кеше «яңа» йөрәк көтә. Шуңа күрә 2026 елда безнең табиблар 20 йөрәк, 10 бавыр операциясен планлаштырган. «Пациентларга хәзер еракка барырга кирәкми, алар якыннары янында дәвалана. Ә бу уңышка ирешүгә йогынты ясаучы бик мөһим фактор»,– диде Роман Джумабаев.

5нче хастаханәнең төзелеше
Исегезгә төшерәбез, 5нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын төзер өчен Чулман проспектында «Адымнар» гимназиясе белән Ипподром арасында 6 гектар җир участогы әзерләнеп куелган, тик төзелеш әлегәчә башланмаган иде. Рөстәм Ногманов әйтүенчә, сәламәтлек саклау идарәсенең бүгенге бурычы – проект төзү оешмалары белән эшләү. Илдар Фатыйхов әлеге төзелешне федераль программага кертү буенча федераль үзәк белән эш алып барылуы турында әйтте: «Бу эшне дәвам итәбез. Безгә Рәистән, шәһәр юбилеен һәм беренче КАМАЗны чыгару юбилеен оештыру комитетыннан махсус бурыч куелды».

 Кадрлар кытлыгы
Чаллыда табиблар белән тәэмин ителеш, кызганычка каршы, катлаулы мәсьәлә булып кала бирә – ул 63 процент тәшкил итә. Бу 2024 ел белән чагыштырганда нибары 2 процентка артык. Урта медицина хезмәткәрләре – 76,7 процент. Иң «дефицит» кадрлар – табиб-педиатрлар, терапевтлар, акушер-гинекологлар, неврологлар, анестизиолог-реаниматологлар, судмедэкспертлар, отоларингологлар, офтальмологлар.
Узган елда 302 табиб эшкә кергән, 267е эштән киткән. Сәбәпләре – башка учреждениегә, башка шәһәргә күчеп китү, шәхси клиникага күчү һәм пенсиягә чыгу.  ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов эштән китү сәбәпләрен анализлау бурычын куйды.
Чаллы медицина көллиятендә 1100 студент укый. Алар дәвалау, шәфкать туташы, фармация, акушерлык, стоматология, ортопедия, лаборатор диагностика юнәлешләрендә урта белем ала.

Уку йорты директоры Ирина Нургатина әйтүенчә, моңарчы биредә нибары 86 бюджет урыны булган, соңгы елларда ул сан 195 кә арткан. Алдагы бурыч – аны 250гә җиткерү. «Бүгенге көндә 400-450 кешене дә укырга алырга теләгебез бар, тик моның өчен таләпләргә туры килгән аерым бина кирәк», – диде ул.

Табибларны бүләкләделәр
Утырышны Чаллы медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырып йомгакладылар. Табиблар һәм шәфкать туташлары – барысы 19 кеше озак еллар фидакарь хезмәт куйган өчен ТР сәламәтлек саклау министры, шәһәр мэрының, шәһәр башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булды. Тәнзилә Фәткулова һәм Маргарита Храмченкога «ТР сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дип аталган күкрәк билгесе тапшырылды.

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклу «Кадрлар» илкүләм проекты