Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Диспансеризациягә нинди тикшеренүләр өстәлде?

Нинди?

Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2026 ел башыннан диспансеризациягә яңа тикшеренүләр өстәлде. Алар репродуктив сәламәтлекне (балага узу һәм бала табу сәләтен) сакларга, С гепатиты вирусын, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, онкологияне иртә чорда ачыкларга мөмкинлек бирә. 
Яңалыклар турында безгә 5нче шәһәр хастаханәсенең 9 шифаханәсе баш табиб урынбасары Наталья Сорокина сөйләде. Ел башыннан биредә 5 меңнән артык кеше диспансеризация үткән.
– Беренче төр тикшеренүне 18дән алып 49 яшькәчә хатын-кызлар уза ала. 21 яшьтән өлкән пациентлар үзләрендә кеше папилломасы вирусы (вирус папилломы человека) булу-булмавын ачыклый ала. Әлеге вирусның 16нчы һәм 18нче төрләренең югары күләмдә булуы аналык җиңсәсендә (шейка матки) яман шеш барлыкка килү ихтималын күрсәтә. Әгәр вирус барлыгы ачыкланса, сыеклык цитологиясе (жидкостная  цитология) ысулы белән аналык җиңсәсе күзәнәкләренә өстәмә тикшеренү үткәрелә. Бу андагы тайпылышларны иртә чорда ук ачыкларга мөмкинлек бирә. 
Соңгы елларда илебездә ике ел дәвамында балага уза алмаучы парлар саны артуы күзәтелә. Аларга тикшеренүне иң элек шушы скриннингтан башларга киңәш итәм. Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр гаиләдәге парның берсендә бу вирус ачыкланса, икесенә дә тикшеренү узарга һәм бер үк вакытта дәваланырга кирәк, юкса уңай нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. 
Климакс алды чорындагы хатын-кызларда исә бу вирус яман шешнең башлангычы булырга мөмкин. Сөялләре булган пациентлар өчен да бу тикшеренүне үтү яхшы, чөнки тиредәге мондый күренеш – вирус барлыгын күрсәтүче билге.
Яңа төр тикшеренүнең икенчесе – С гепатитына анализ. Ул 25 яшьтән өлкән кешеләр өчен 10 елга бер тапкыр каралган, аны һөнәри медицина тикшеренүе яки диспансеризация үткәндә бирергә, авыру ачыкланса, дәваланырга була. Кызганычка каршы, бу җитди авыруның организмында барлыгын кеше белмәскә дә мөмкин, чөнки билгеләре сизелми диярлек. Вакытында ачыкланмаса ул бавыр циррозына китерә ала.  
Өченче яңалык – липид профиле, ягъни кандагы төрле майларның (липидлар) күләмен күрсәткән киңәйтелгән анализ. Ул 18 яшьтән 39 яшькәчә пациентлар өчен – 6 елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ел саен үткәрелә. Бу тикшеренүдә холестерин, югары һәм түбән тыгызлыктагы липопротеин һәм триглицеридларның күләме ачыклана. Холестеринның күләме югары булуга аерым игътибар итәргә киңәш итәм, чөнки башка билгеләр күзәтелмәгән очракта да бу инсульт, инфаркт һәм атеросклероз авыруларының яшерен үткән, башлангыч чоры булырга мөмкин. 
Шулай ук мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле пациентлар да стационарда медицина тикшеренүе үтә ала. 
Пациентлар туган елына карап, быел нинди тикшеренү үтә алганын участок терапевтыннан белешергә тиеш. Диспансеризация үтәр өчен алдан язылырга кирәкми, үзең белән бары паспорт яки медицина полисын алып килү шарт. 9нчы шифаханәдә махсус кабинетта анализ бирү өчен юллама алырга була. Эш сәгате – иртәнге 8дән 15 сәгатьткә кадәр. Барлык тикшеренүләрне якынча ике сәгатьтә үтәргә була.  Закон буенча бу максаттан эштән түләүле ял көне бирелә. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, шифаханәгә шимбә көнне 8дән 12гә кадәр килергә була. Анализлар көнендә, һичьюгы икенче көнгә әзер була. Алар буенча киңәшү өчен табибка язылырга кирәк.

Диспансеризация кысаларында шифаханәдә тагын нинди тикшеренүләр үтәргә мөмкин? 
– Канның гомуми һәм биохимик анализы.
– Бәвел (сидек) анализы.
– Электрокардиограмма (ЭКГ), 35 яшьтән соң ел саен.
– Флюорография яки күкрәк читлегендәге әгъзаларның рентгенографиясе, ике елга бер тапкыр.
– Күз эчендәге басымны үлчәү 40 яшьтән соң ел саен.
– Нәҗестә (кал) яшерен кан булу-булмавын тикшерү (эчәклектәге яман шешне ачыклау өчен) 2 елга бер тапкыр, 60 яшьтән соң ел саен.
– Эзофагогастродуоденоскопия (ФГДС) 50 яшьтән соң бер тапкыр.
– Хатын-кызларда цитологияне тикшерү өчен аналык җиңсәсендәге лайланы (мазок) тикшерү, өч елга бер тапкыр.
– Маммография 40 яшьтән соң ел аралаш.
– Ир-атлар өчен мәни бизе аксымын (простатический специфический антиген)

45 яшьтән соң 5 елга бер.
18 яшьтән 39 яшькә кадәр диспансеризацияне 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән алып ел саен үтәләр. 2026 елда бу мөмкинлектән 2008, 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990, 1987 елларда туган шәһәрдәшләребез файдалана ала.

Сәрия Гарипова әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация «Сәламәтлек» илкүләм проекты