Дөньяда өлкәннәрнең 60 проценты тазарудан интегәчәк
Сәламәтлек

Дөньяда өлкәннәрнең 60 проценты тазарудан интегәчәк

Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.

2050 елга кадәр дөньяда өлкәннәрнең 60 процентында һәм балаларның өчтән бер өлешендә диярлек артык авырлык күзәтеләчәк. Бу хакта Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко XXI Бөтенроссия терапевтлар конгрессында белдерде. Аның әйтүенчә, тазару кеше сәламәтлеге өчен төп куркынычларның берсе булып тора. 

«Артык авырлык һәм симерүгә бәйле статистика борчуга сала, – диде министр.  –  Россия халкының 70 процентында инфекцион булмаган авыру таралуның бер куркыныч факторы». 

Мондый факторларга алкоголь эчү һәм тәмәке тарту, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү керә. Болар үлем күрсәткечләренә дә йогынты ясый. Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла

Фото ясалма интлеект иҗаты
 


«Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары

Нет комментариев