Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Йөзьяшәр Мөхтәсим бабай: «Шушы яшемдә хәтта ракны да җиңдем»

Озак яшәү серен әйтте.

100 яшьлек Мөхтәсим Фәрукшинны 30нчы комплекста яшәүчеләрнең күбесе белә. Аны үзләренчә «дядя Миша» дип тә йөртәләр. Бүгенге көндә аның ике күзе дә күрми — ул инде өч ел сукыр. 97 яшькә кадәр «Әлмәндәр карт» кебек көн саен иртән шәһәр буйлап йөреп кайта торган булган. 8-10 чакрым аның өчен норма саналган. 
Әле дә күзләрем күрми дип, гел ятып кына тормый Мөхтәсим бабай. Ул илдә, дөньяда булган вакыйгалардан хәбәрдар: яңалыкларны, төрле тапшыруларны яратып тыңлый, кемнедер сүгә, кемнедер мактый. Шәһәрдәшебез ишегалдында, телевизор экраннарында, стадионда барган футбол уеннарын да карарга яраткан, җанаткан. Көр тавышы белән комментарийлар да яудырып торган.
«Гомере буе «Спартак» өчен җанатты, ишегалдында футбол уйнаучылар булса, әтинең тавышы бөтен комплекска ишетелеп тора иде», — ди кызы Әлфия апа. Ул үзе дә 80не ваклый инде, быел 76 тулган. Әтисен карап, тәрбияләп тора, аның сөйләгәннәрен язып бара. Мөхтәсим бабай балачагында булган вакыйгаларны да яхшы хәтерли. Аларны тупласаң, калын бер китап язарлык.

Кечкенәдән әнисез калган
Мөхтәсим Фәрукшин 5 яшьтән әнисез кала. Әнисе, 3 бала ниндидер чир эләктерә, бөтенесе авырып егыла. 24 яшьлек әнисе һәм кечкенә энесе тернәкләнә алмый. Бер кыз, бер малай белән тол калган әтисе икенче хатын алып кайта. Үги ана усал була, ел саен бала таба. Мөхтәсим фронтка киткәнче инде 5 эне-сеңелле була. Абый буларак ул аларны тәрбияли. Әтиләренең холкы йомшак була, балаларны яклый алмый.
Хәзер Азнакай районына кергән Кызыл Йолдыз авылында ул чакта 18-20 хуҗалык кына була. Балалар мәктәпкә күрше авылга җәяү йөреп белем ала. Ул чакта да төрле маҗаралы хәлләргә тарый язмам герое. Кышкы салкында ике авыл арасында адашып йөргән чаклары да хәтерендә аның.
23 февральдә егеткә 18 яшь тула. Аны шундук Бөек Ватан сугышына фронтка җибәрәләр.

Аллаһ саклап йөрткән
Мөхтәсим Фәрукшинны Көнчыгышка, Монголия чиген японнардан сакларга билгелиләр. «Японнар шаярырга яраткан, энәле тимерчыбыкка кыңгыраулар эленгән була, чикне бозучылар булса — шалтырый. Японнар шул кыңгырауларны гел шаяртып шалтыратып торганнар, рус фронтында шундук хәрби әзерлек башланган, бөтенесен уятканнар», — дип көлеп искә ала Әлфия апа әтисе сөйләгәннәрен.
Дүрт айдан соң полкны җыеп Ленинград фронтына озаталар. Баштарак рус телен дә, шәһәрне дә белмәгән егеткә авыр була. Аннары ул бик каты яралана.
«Бервакыт яралыларны җыеп госпитальгә озатырга булалар. Әти урын җитмәгәнлектән Гатчинада кала. Поезд урынга барып җитә алмый, аны шартлаталар. Әтине шулай Аллаһ саклап кала. Ул өч ай шундагы госпитальдә ята. Корсагындагы яра төзәлмичә үлекли башлый. Шуны ачып, тампоннар белән чистарталар. Аның бөтен корсагы тегелгән була, эчәклеген дә ямап куялар. Ул чакта авыртуны баса торган дарулар да җитми. Әти авыртуга түзә алмыйча: «Үтерегез мине!» — дип ялвара. Табиблар алкоголь кабып та карамаган егетнең авызына спирт салырга була, шул бераз булыша инде»,— дип әтисе сөйләгәннәрен искә ала Әлфия апа.
Мөхтәсим бабай аны дәвалаган табибны да яхшы хәтерли: «Яһүд иде ул, профессор Львович. Бик әйбәт иде, мине үзенең малае исеме белән Михрень дип атый иде», — дип сүзгә кушыла.
«Госпиталь янында аяксыз-кулсыз яшь егетләр, кызлар да яткан, алар өстенә снаряд төшеп, Аллаһ үзе янына алган инде. Әти фашистларның никадәр явыз булуын гел сөйләп торды. Фронтта күкрәкләре яраланган шәфкать туташы, бомбалар яуганда җирдә үле килеш яткан ана һәм баласы... Барысы да кинодагы кебек», — дип сөйли Әлфия апа күз яшьләрен сөртеп.
Госпитальдә ятканда Мөхтәсим Фәрукшин рус телен дә өйрәнә. Аны полк разведкасына билгелиләр. Разведчикларга сабын, кремнар кулланырга рөхсәт ителми — алардан бернинди ис тә килергә тиеш булмый. Территорияләрне азат итеп Калининградка, аннан Эстониягә җитәләр. Җиңүне дә Мөхтәсим Фәрукшин Калининградта каршы ала. «Җиңү шатлыгыннан яңгыраган тавышлар Берлинга хәтле ишетелгәндер», — дип искә ала ветеран.

Идеяләрен башкалар патент иткән
Сугыш тәмамлангач та Мөхтәсимгә тиз генә туган ягына кайту насыйп булмый әле: аларны Сталинградка җибәрәләр. Исән калган, эшкә яраклы ир-атлар аз була, шуңа җимерелгән шәһәрне торгызырга, язгы чәчүгә әзерләнергә кирәк була.
1946 елда Мөхтәсим Фәрукшин поезд белән Ютазы станциясендә төшә. Декабрь аенда шуннан авылына кадәр 30 чакрым җәяү кайта ул. Үз әнисе булмагач, сугыштан кайткан солдатны беркем дә зурлап каршыламый.
Фронттан кайткан егетне Бөгелмәгә ветеринар һөнәрен үзләштерергә җибәрәләр. Аннары ферма җитәкчесе булып эшли. Эштән өйгә бернәрсә дә алып кайтмый, авылдашларының хөрмәтен казана.
Әтисенә булышырга теләп, акча эшләргә дип, яшь егет Себергә шахтага чыгып китә. Аның бригадасы Кемерово өлкәсендә иң яхшысы дип таныла. Хәтта Мәскәү Кремленә тантаналы чарага да чакыралар.
Шахтада эшләгәндә Мәрьям исемле кызны очрата, өйләнешкәч өч балага гомер бирәләр.
«Без бай яшәдек. Әти бик башлы була, аның идеяләрен башкалар патентлаштырып акча да эшли әле. Мәсәлән, алар шахтага төшәләр дә эш коралларын күтәреп, күмер чыгара торган урынга бер чакрым баралар, кич кире күтәреп кайталар. Әти шунда шкаф куярга, эш коралларын шунда калдырырга тәкъдим итә. Аның тырышлыгын бәяләп, мастер итеп куялар. Әти миңа һаман: «Син миңа 300 сум тиеш», — дип шаярта. Берсендә ул хезмәт хакын алып кайткан да өстәлгә куйган. Мин кечкенә бала, өстәл өстендә самавыр янында утырганмын, бөтен хезмәт хакын шунда күмер янына тутырганмын. Әмма мине орышмаганнар, кечкенә булганмын», — дип сөйли Әлфия апа.
Гаиләдәге олы кызга гепатит диагнозы куялар. Аның сәламәтлеге өчен Себер һавасы туры килми, ул Чаллыга күченә. Әкренләп абыйсын, әти-әнисен дә бу шәһәргә тарта.

30 комплекстан автовокзалга кадәр җәяү йөргән
Чаллыга күченгәндә Мөхтәсим Фәрукшин инде пенсиягә чыккан була. «Дизелист»та бакча алалар, ирле-хатынлы күп вакытын шунда үткәрәләр. 8 сутый җирдә мәш киләләр. Еш кына Мөхтәсим бабай шунда кунып кала.
«Соңгы автобус кичке алтыда китә, бу вакытта су сибәргә кирәк, җайсыз вакыт сайлаганнар», — ди ул. «Дизелист»тан 30нчы комплекска кадәр җәяү кайткан чаклары да күп була. Җәяү йөрү аның өчен рәхәт кенә: заманында 30нчы комплекстан автовокзалга кадәр барып әйләнеп кайта торган булган.
95 яшькә кадәр актив хәрәкәт иткән. 95 яшен аягын сындырып хастаханәдә үткәргәннәр. Инде аягы төзәлгәч, күзләре күрми башлаган. Әле күптән түгел генә онкологиядән дә дәваланып чыккан (тире рагы).
«Хастаханәдә аны бөтенесе дә яратты, көлдереп бетерде. УЗИ ясаганда шәфкать туташы корсагындагы яра эзләрен күреп шаккатты. Аннары әти йоклап китте, медсестра куркып калды, әти: «Вакытны бушка уздырмастан, черем итеп алдым», — дип шаяртты», — дип көлә ветеран кызы Әлфия апа.
Хәзер ул әтисе белән күбрәк сөйләшергә тырыша, бөтен сөйләгәнен дәфтәргә туплый. Авылда яшәгәндә дә бик кызыклы очраклар булган. Мөхтәсим бабай авылча, татарча ашарга ярата икән: бәлеш, өчпочмакларны үз итә, көн дә аш сорый, ә җиләк-җимешләрне бик яратмый.
Өч баласы, оныклары, оныкчыклары туган көн саен бергә җыела.
«Озак яшәүнең сере — хәрәкәттә», — ди йөзъяшәр бабай. Яшьләргә дөрес тәрбия бирүнең мөһимлеген дә ассызыклап әйтә: «Хәзер телевизорны кабызасың да — тегендә үтергәннәр, монда берәр нәрсә булган. Бу нәрсә инде?! Яшьләр артык иркендә яши, бөтен әйберләре бар, шуңа шулай кылыналар алар. Алай дөрес түгел», — дип төгәлләде ул сөйләшүне.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек 100 яшьлек ветеран