КДМЦда гинекология бүлеге ачыла
Биредә булачак әниләр өчен уңайлыклар арта.
Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәгендә кечкенә сроклы йөкле хатын-кызлар өчен яңа бүлек эшли башлый. Бу булачак әниләргә йөклелекнең барлык этапларында кирәкле медицина ярдәме алу өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан эшләнде.
Сәламәтлек саклау учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, элек перинаталь үзәктә 22 атнадан артык йөкле хатын-кызларга гына ярдәм күрсәтелә иде. Яңа бүлек ачылагач биредә булачак әниләргә йөклелекнең барлык чорында медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
«Перинаталь үзәктәге яңа бүлек репродуктив сәламәтлекне саклау системасында мөһим звено булдыру өчен эшләнде», – ди КДМЦның баш табиб урынбасары Денис Дуткин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев