Күп ашаганчы куе чәй эчегез!
Яңа ел табыны тәмле һәм файдалы була аламы? Бәйрәмдә артыгын ашасаң нишләргә? Бу сорауларга Чаллының 5нче хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдиире, табиб-диетолог Лиана Мансур кызы Хәлимова җавап бирде.
Яңа ел табыны тәмле һәм файдалы була аламы? Бәйрәмдә артыгын ашасаң нишләргә? Бу сорауларга Чаллының 5нче хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдиире, табиб-диетолог Лиана Мансур кызы Хәлимова җавап бирде.
– Диетолог күзлегеннән, мул Яңа ел табынында сыйланыр алдыннан организмны әзерләргә кирәкме? Ничек? Бәлки, ниндидер дарулар эчеп куярга кирәктер?
– Медицинада андый әзерлек юк. Көндәлек режимны саклагыз. Мин Яңа ел алдыннан гына түгел һәрвакыт чама белән ашарга киңәш итәм. Бу – дөрес туклану, 4 сәгать саен ашау. Бәйрәм төнендә дә боларны истә тоту яхшы булыр.
– Яңа ел алдыннан яңа күлмәк алып, аңа сыяр өчен каты диетага утыручыларга ни әйтер идегез?
– Кызганычка каршы, гүзәл затлар арасында шулай итүчеләр бар шул. Бүгенге көндә унар көн дәвам иткән диеталар, интервал белән ач тору модада. Тик шунысы бар, диетада утырып, үзеңне никадәр күбрәк чикләсәң, бу шулкадәр тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Чөнки андый кешеләр, гадәттә, Яңа ел табыны янында тыела алмый кирәгеннән артык ашый һәм элеккедән дә күбрәк килограммнарнар җыя. Диета арты тазару процессы берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
– Ә ул диета сәламәтлеккә ничек тәэсир итә?
– Беренче чиратта гормоннар эшчәнлеге бозыла. Яшүсмерләрдә күрем циклы үзгәрә, яшь хатын-кызлар киләчәктә балага уза алмаска мөмкин, панкреатит, холецистит кебек хроник авырулар аза, матдәләр алмашы бозыла, гомумән, бөтен организм стресс кичерә. Хатын-кызлар еш кына шешенүдән интегә, иртән торуга үзен авыр хис итә, үтми торган арыганлык барлыкка килә. Эчке органнарның эшчәнлеге дә зыян күрә. Беренче чиратта үт сыекчасының хәрәкәте, куелыгы үзгәрә. Ризык булмаганда үт куыгы мускулларына кыскаруы авыр. Шуңа күрә куе үттән ташлар формалашырга мөмкин. Аларны алу өчен операция ясатырга туры киләчәк. Ач торудан тырнаклар көчсезләнә, аяк-куллар шешенә, тиренең төсе тоныклана, бит агарып китә, чәчләр коела.
– «Дөрес» табын нинди була? Тәмле дә, сәламәтлек өчен файдалы да ашлар буламы?
– Яңа елны каршы алган көнне иртәнге ашны да төшкесен дә калдырмагыз. Юкса, ач карынга кичен кирәгеннән артыгын ашаячаксыз. Кибеттән сатып алынган майонез инде модадан чыкты, аның урынына өйдә үзегез ясаганын кулланыгыз – тәмле дә, зыяны да юк. Балалар өчен ясаганда пешкән йомырка кулланырга була. Майонезлы салатларны үсемлек мае белән ясалганнарына алыштырыгыз. Алкогольле эчемлекләрне мөмкин кадәр киметергә тырышыгыз. Чөнки алар контрольне, шул исәптән, күпме ашаганны чамалауны да юкка чыгара. Бәйрәм табынында истә тотарга кирәкле тагын бер нәрсә – ризык күләме. Безнең ашказанына никадәр ризык сыйганын чамалар өчен учларыгызны бер-берсенә көймә итеп кушыгыз. Шуннан артыгын ашарга кирәкми. Ашларның составына килгәндә аксым булса, тамак туя, хәл керә. Бу – артык майлы булмаган ит (бозау ите, күркә) яки балык (минтай, скумбрия, налим, судак).
– Яңа ел бәйрәмнәреннән соң озакка сузылган ял көннәре дә бар бит әле. Ул вакытта тазармас, авыруларны кузгатмас өчен ничек тукланырга?
– Яңа ел төнендә бәйрәмнең табыннан гына тормавын истә тотарга киңәш итәм. Озын каникулларда актив ял итәргә тырышыгыз. Балалар, оныклар белән чаңгы, чана шуарга, кар атышлы уйнарга чыгыгыз, һичьюгы җәяү йөрергә була.
– Бәйрәмдә, кунакларда көн саен мул табын корып ашаганнан соң ничек җиңелчә ашауга күчәргә? Моның җае бармы?
– Бар. Каты итеп пешерелгән (куе) кытай чәен эчегез. Анда тониннар бар, алар организмнан агулы матдәләрне чыгара. Моны галимнәр раслады. Икенчедән, калий кулланыгыз, ул җиләк-җимеш, киптерелгән җиләк-җимештә бар. Десертлар, конфет, тортларны шулар белән алыштырыгыз. Шешенүләр, баш авыртулары булмас. Өченчедән бәйрәмнән соң ризыкларга рафинадланмаган, әчелеге түбән булган үсемлек майлары (зәйтүн мае, гөлҗимеш мае, кукуруз мае) өстәгез. Бу үт сыекчасының хәрәкәтен көйгә сала. Үлән чәйләрен бик тәмле итеп пешерергә була – җиләкләр, катырылган җиләк-җимешләр – кура җиләге, сырганак, лимон, корица өстәп. Сокларны, хәтта балалар өчен чыгарылганнарын да шушы эчемлекләргә алыштырырга тырышыгыз.
– Тиз арада ярдәм итә торган дарулар бармы?
– Мин андый даруларны куллануга каршы, чөнки аларны күздә тотып, ярдәм итәр әле дип, күп кешеләр артыгын ашый да инде. Нәтиҗәдә организмга зыян салына. Ул гына да түгел, алкогольгә булган кебек ашауга бәйлелек тә формалашырга мөмкин. Ул да шактый катлаулы процесс. Даруга өметләнеп ашау бәйрәмдә генә түгел, гомер буе дәвам итәргә мөмкин. Бәйрәмнәрегезнең күңелле, матур үтүен, сәламәт булуыгызны телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев