«Курьер хезмәтеннән файдаланмыйм»
Журналист-блогер, «Әйтче» каналы авторы Линар Закиров сәламәт гадәтләре белән уртаклаша
Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Бу нәрсәдә чагыламы? Иң элек туклануда. Әгәр көн дә бәлеш ашасаң, бер айдан үзең дә бәлешкә әйләнеп бетәсең... Андый хәлне булдырмас өчен иртән торуга суда ботка пешерәм, бигрәк тә дөге белән карабодайга өстенлек бирәм, әле тагын 3–4 йомырка кыздырып ашыйм.
Көйми торган өслекле табага майны берничә тамчы гына тамызам. Моның өчен махсус сиптергечле шешә сатып алып, аңа көнбагыш мае салдым. Кирәк чакта төймәсенә басасың да майны үзеңә кирәк кадәр чамалап сиптерәсең.
Баллы әйбер сирәк ашарга тырышам, чөнки кибеттә сатыла торган тәм-томга нигездә эшкәртелгән май кушалар (трансжиры), ә ул сәламәтлеккә бик зыянлы. Иң яхшысы – андый татлы әйберләрне үзеңә пешереп ашау.
Спорт залындагы тренерымның киңәшләрен истә тотып, баллы әйбер ашыйсы килгәндә, чикләвек (кешью, әстерхан чикләвеге, фундук), составында 90% какао булган шоколад кабам. Ачы шоколад баллы әйбер ашау теләген басып кына калмый, аның составында бик сирәк ризыкта очрый һәм кеше сәламәтлеге өчен бик кирәк булган матдәләр дә бар.
Сәламәт булу һәм матур күренү өчен, әлбәттә, физик күнегүләр дә мөһим. Әйтик, мин атнасына 4 тапкыр тренер белән шөгыльләнәм. Соңгы арада яшемне еш сорый башладылар. 34 дигәч, кайбер кешеләр «Шулаймыни? Мин сине яшьрәктер, дип уйлый идем», – диләр. Әгәр кеше дөрес тукланса һәм аз гына спорт белән шөгыльләнсә, ул матур да, яшь тә күренә.
Хәзерге заманда кешене адым саен стресс дигән зәхмәт сагалап тора. Берәр кырын караш ташласалар, шунда ук кабынып китәргә торабыз, әйеме. Миндә дә бар андый кабынып китүчәнлек. Шуңа да үземне тынычландыру өчен магний кабул итәм. Нәтиҗәсен ачык сизә башладым. Бик яхшы тынычландыра, әле җитмәсә, йөрәккә дә бик файдалы. Әмма бөтен кешегә дә ярап бетмәскә мөмкин, шуңа да алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Кеше гомер-гомергә хәрәкәтләнгән, эшкәртелмәгән, табигый ризык белән тукланган. Тазалар дә алай күп булмаган. Әмма бүгенге гасыр кешене бик каты ялкауландырды. Артык адым ясарга да авырсынып торабыз. Кибеткә чыгып керәсе урынга, телефонга үрелеп, азык-төлекне дә, башкасын да курьер аркылы гына китертәбез (шөкер, минем телефонда курьер хезмәтенең бер генә кушымтасы да юк). Хәрәкәттә – бәрәкәт, шуны онытмасак иде. Хәрәкәтләнгән кешегә генә бу дөньяда уңышка ирешергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев