Ләйсән Хәйретдинова: «Үләсем килми иде»
Шәһәрдәшебез күңеле нидер сизенгәндәй, үзлегеннән УЗИга да барырга була. Анда аңа кан анализы бирергә киңәш итәләр.
Чаллыда яшәүче Ләйсән Хәйретдиновага 44 яшь. Ул хисапчы булып эшли, 14 яшьлек кызын берүзе тәрбияли. Өч ел ярым элек үзенең күкрәгендә төер барын сизә. Маммография үтә. Табиблар аңа вакыт-вакыт тикшеренеп торырга куша. Тик, күңеле нидер сизенгәндәй, үзлегеннән УЗИга да барырга була. Анда аңа кан анализы бирергә киңәш итәләр. Биопсия онкология барлыгын раслый.
– Нишләргә белми югалып калдым. Курыктым. Ни өчен болай булды соң әле бу дигән уй башымнан чыкмады. Балам кечкенә – монысы бигрәк тә күңелемне әрнетте. Еладым, билгеле. Минем үләсем килми иде... – Күзләренә яшь тулып сөйләвеннән тукталып калган әңгәмәдәшем әкрен генә дәвам итте. – Яңа гына якын туганым күз алдымда сулган иде – ул яман шештән үлеп китте. Бик авыр булды. Шунысы бар, ул соңгы көнгәчә бирешмәде, күңелен төшермәде. Кызганыч, авыруы турында соң белде. Ә ракны иртә ачыклау мөһим – ярый әле мин өлгердем, беренче стадия генә иде. Хәтта анализларның тиз әзер булуы да роль уйнарга мөмкин. Минем очракта ракның гормональ төре булып чыкты. Кайсы табибка, кая барырга кирәклеген белгәч, ягъни план коргач, җиңелрәк булып китте. Операция ясар вакыт җиткәндә мин инде тынычланган идем.
Ләйсәнгә Казанда операция ясыйлар, аннары биш ел дәвамында гормональ дәвалану билгелиләр. Ул махсус дәүләт программасы булуына рәхмәтле, чөнки соңрак күкрәк яңарту (тергезү) операциясе дә бушлай үткәрелә. Инвалидлыгын ел ярымнан соң алалар. Бүген көн саен таблеткалар эчә, ай саен уколлар ясата.
– Әле ярый онкологик авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итәләр. Әйтик, уколларга гына ай саен 4 мең ярым сум китәр иде, аның башка чыгымнары да күп бит. Таблеткаларны чит илнекеләрен сатып алырга тырышам. Кызганычка каршы, безнең илдә җитештерелгәннәренең башка органнарга зыянлы тәэсире күбрәк. Гәрчә бар дарулардан буыннар сызлау, хәтер начараю хәлсезлек сизсәм дә.
Диагнозы турында ачыктан-ачык, тыныч сөйли Ләйсән. Бу – аның шәһәребездә эшләп килүче «Тормыш энергиясе» дип аталган онкологик авырулар берләшмәсендә (җитәкчесе Гөлнара Гәрәева) торуыннан да. Анда 200дән артык хатын-кыз берләшкән. Аларның бер-берсе белән хисләрен уртаклашырга, киңәшләшергә, бергә иҗат һәм ял итәргә мөмкинлеге бар.
– Атнага бер тапкыр картиналар галереясендә шөгыльләнәбез, биергә, йога күнекмәләренә өйрәнәбез, табигатькә чыгабыз, концертларга йөрибез. Миңа мондый аралашу бик нык ярдәм итте. Чөнки без яңадан яшәргә өйрәнәбез. Спорттан баш тартырга ярамый, күп итеп җәяү йөрергә тырышам. Туклануымны үзгәрттем. Психотерапия үтәм. Берсүзсез, психологлар белән эшләргә кирәк. Тик күпчелек кеше түләүле консультацияләр ала алмый, ә шифаханәләрдә, кызганычка каршы, әлегә бу хезмәт юк. Авыруның үзенә генә түгел, куркып калган туганнарына да ярдәм кирәк. Әйтик, мин үз хәлемне кайгыртыйммы, аларны юатыйммы?
Ләйсән әйтүенчә, авыруы аның сәламәтлеккә генә түгел, тормышка карашын да үзгәрткән.
– Элек миннән ярдәм сорасалар, шундук чыгып чаба идем. Хәзер мөмкинлегем бармы-юкмы икәнен карыйм. Аннары барысына да «үзем» дип тотына идем, алай кирәкми икән, ярдәм сорауның начарлыгы юк. Хыялларым турында уйлыйм, аларны тормышка ашырырга, бүгенге көннән ямь табарга тырышам. Рәсем төшерә, бизәнү әйберләре ясый башладым, миңа бик ошый. Аллага шөкер, якыннарым да, эшемдә дә теләктәшлек күрсәттеләр.
Бик күп нәрсә кәефтән, үз-үзеңне ышандырудан, уйларыңнан тора. Шуңа мин мондый диагноз куелган кешеләргә үз-үзен кулга алырга, авыру турында түгел, ничек итеп яшәү турында уйларга киңәш итәм. Мин авыр язмышлар турында укымадым, терелү, дәвалану юлларын эзләдем.
Ләйсән Хәйретдиновага «яман шеш белән көрәш» дигән билгеләмә ошамый. Аның фикеренчә, аның белән яшәргә өйрәнү дөресрәк. Яшь, чибәр ханым бу диагнозның ир-егетләр белән танышуына да комачауламавын мисал итеп китерде.
– Сүз дә юк, шеш турында ишетүгә югалып калучылар да бар, тик моңа тыныч караучылар күбрәк. Бала таба алмаячагымны туры әйтәм, аңлыйлар. Онкологик операциядән соң кияүгә чыгып хәтта бала табучы танышларым да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев