Мандарин файдалы
Тышын ашарга ярыймы?
Мандарин составында гесперидин дип аталган матдә бар — ул көчле антиоксидант булып тора. Бу матдә варикозны, шешенүләрне, арыган аяклар синдромын һәм хәтта геморрой симптомнарын дәвалау өчен кулланыла торган препаратлар составына еш кына кертелә.
Мандарин согы еш кына сулыш алу системасы авырулары вакытында кулланыла, чөнки ул антиоксидантлар ярдәмендә сулыш юлларына уңай тәэсир итә. Сулыш алу өчен мандарин кабыгы да файдалы, ул эфир майларына бай.
Мандарин кабыгы кайбер Азия илләрендә ашказаны-эчәк тракты авыруларын, сулыш юллары чирләрен һәм авитаминозны дәвалау өчен киң кулланыла.
Шулай ук халык медицинасында мандарин җимешләре аппетитны арттыру һәм ашкайнатуны яхшырту өчен тәкъдим ителә.
Башка цитрус җимешләре белән чагыштырганда, мандариннарда нитратлар әз була. Ләкин чит илләрдән кергән озак саклана торган мандарин тышчасын ашамаска кирәк, чөнки аны химик матдәләр белән эшкәртәләр, алар астма китереп чыгарырга мөмкин.
Мандарин — тропик җимеш, аны саклау өчен шактый югары температура кирәк: +6дан +10 градуска кадәр. Өй суыткычында мондый җимешләр туңарга мөмкин, шуңа да тәмен югалта ала. Мандариннарны суытмыйча — өйдәге салкынча урында гына саклау җиңелрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев