Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Ни өчен көз көне ашказаны авырулары көчәя?

Табиб-гастроэнтеролог Айсылу Атнагулова җавап бирде

Табиблар әйтүенчә, көзен ашказаны һәм эчәк авырулары көчәя. Ни сәбәпле? Алма белән помидорның, йокы һәм кофеның моңа нинди катнашы бар? Җитди проблемалар булмасын өчен нишләргә? Бу сорауларга Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе гастроэнтерологы Айсылу Вәзир кызы Атнагулова җавап бирде.

– Айсылу Вәзировна, сезнең бүлектә ничә кеше дәвалана, нинди диагнозлар еш очрый?
– Терапия бүлегендә 35 урын бар, шуның 9ы – гастроэнтерологиягә карый. Күпчелек – панкреатит, ашказаны асты бизе авыруы, ашказаны ялкынсынуы – эрозия, ашказаны җәрәхәте – язва, үт куыгы ялкынсынуы, бавыр циррозларын дәвалыйбыз.

– Ни өчен көз көне ашказаны авырулары арта, көчәя?
– Балалар укырга китә, күпләрнең эшендә яңа проектлар, эш күләме арта, димәк, стресс арта. Бу – беренчедән. Стресс, үз чиратында, гормоннарның күп бүленеп чыгуына китерә, ашказаны кислотасы да кирәгеннән артык бүленеп чыга һәм лайлалы тышчасына зыян сала. Бу эрозия, язва кебек чирләр килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Икенчедән, эш арту сәбәпле, күпләр туклану режимын боза – иртәнге ашны, кайвакытта хәтта көндезгесен дә ашамый, ашыкканда пирожки, камыр ашлары кебек «дөрес булмаган» ризыклар капкалап ала. Көне буе ач йөргәннән соң кичен кирәгеннән артык ашала – ашказанына авырлык килә. Үт куыгы төне буе эшли, анда аның кислотасы туплана. Иртәнге аш вакытында ул бүленеп чыгарга тиеш. Ә ашамасак, кислота җыела, куера. Нәтиҗәдә анда ком, таш барлыкка килергә мөмкин. Өченчедән, йогышлы авырулар арта – бу да организм өчен стресс. Моннан тыш, күпләр үз белдеге белән ялкынсынуга каршы яки авыртуны баса торган (анальгетиклар) дарулар эчә. «Кеторол», «Диклофенак» кебек препаратлар ашказанының лайлалы тышчасына зыян сала. Шуңа, гадәттә, табиб алар белән бергә ашказанын саклый торган дару да билгели. Антибиотик кулланганда, эчәктәге микрофлора бозыла, шуңа күрә бер үк вакытта пробиотиклар да эчәргә кирәк.

– Аерым алганда, алма турында әйтегез әле.
– Әйе, без көз көне алманы күбрәк ашыйбыз, чөнки бакчаларда уңыш вакыты. Тик, кызганычка каршы, алмада кислота күп булу сәбәпле, ул ашказанының лайлалы тышчасын «ашый». Аеруча каты сортларда кислота күләме күп була. Һичьюгы, кабыгын әрчеп ашагыз, йомшак сортларга өстенлек бирегез. Ә иң яхшысы – духовкада (мичтә) пешереп ашау: ул вакытта алманың зыяны булмау гына түгел, хәтта файдасы да бар. Помидор белән дә шул ук хәл, аны артык ашау хәтта ашказаны җәрәхәтенә (язвага) китерергә мөмкин. Минем андый пациентларым бар.

– Яшелчә, җиләк-җимешләр көзен кими – бу ашказаны өчен начармы?
– Кеше аларны ел әйләнәсе ашарга тиеш. Тик көз көне яшелчәләр ашауга карата таләпләр үзгәрә, чөнки яшелчәләр ашказанының лайлалы тышчасына зыян салырга мөмкин. Пациентларга, үз хәлләренә карап, пешмәгән яшелчәләрне киметергә киңәш итәм. Сәламәт кешеләр, билгеле, үзен чикләмәскә дә мөмкин. Чөнки яшелчәләрдәге витаминнар, клетчатка, углеводлар безнең организмга бик кирәк.

– Хәзер иртән кофе эчү модада – урамда эшкә, укуга барганда яшьләр стакан тотып бара...
– Болай ярамый! Кофе, аеруча ач ашказанында, үзен бик агрессив «тота». Аны иртәнге аштан соң гына эчәргә киңәш итәм. Ашказаны авырткан кешеләргә куе кофены майлылыгы күп булган сөт салып эчәргә кирәк.

– Иртәнге аш нинди булырга тиеш?
– Майлы эремчек, яхшы сыйфатлы сыр, йомырка, ипигә май ягып сыр белән ашарга була.

– Сезнең пациентларыгыз арасында яшьләр күбрәкме, өлкәннәрме?
– Көз көне ике категория дә бертигез мөрәҗәгать итә, ә менә ел әйләнәсендә яшьләр, кызганычка каршы, күбрәк. 30 яшькә кадәрге пациентлар арасында капкалап алуга, фаст-фудка, соусларга өстенлек бирүчеләр, энергетик (адреналинны арттыручы эчемлек) кулланучылар күп.

– Ашказаны авырулары белән йокы ничек бәйле?
– Безнең заман проблемасы – йокы режимы бозылу. Хәзер өйдән эшләүчеләр күп. «Мин төнгә кадәр эшлим, ашап ятам да, икенче көнне төшкә кадәр йоклыйм», – диләр алар миңа. Тик иртәнге ашны нәкъ менә иртән, сәгать 8-9 га кадәр ашарга кирәк. Кешенең физиологиясе шундый. Бу очракта кеше тиешле 8-9 сәгатен йокласа да, барыбер организмына зыян сала. Чөнки төнлә үт куыгына авырлык килә. Соң ашагач, иртән аппетит та булмый. Соң ятып иртә уяну да дөрес түгел. Йокы җитәрлек булганда гына ашказаны тышчасы тернәкләнергә өлгерә.

– Нинди сәбәпләр ашказаны-эчәк авыруларына китерә?
– Физик активлык кимүе, тәмәке тарту, алкогольне күп куллану, бик тозлы, бик майлы, кыздырган, ачы (острый) ризыклар, ярымфабрикатлар (күп тапкыр эшкәртелгән ризык) еш ашау. Фаст-фуд, шашлык, бургерларны гомумән ашамаска димим, аларны туклыклы ризыктан соң ашарга була.

– Көзен ашказаны авырулары көчәймәсен өчен нишләргә?
– Без үз организмыбызны, нинди чирләр барын белергә тиеш. Кайсы чирләрнең кайчан көчәячәген алдан чамаларга. Әйтик, ашказаны авыртса да, җәй буе җиләк-җимешне күп ашауга ул әле түзә, ә менә башка факторлар да өстәлсә, түзмәячәк. Авырулар көчәюгә көз гаепле түгел, диясем килә. Нәрсә һәм күпме ашаганыңа игътибар итү дә авыруны кисәтүгә керә. Аннары профилактика буларак диспансеризациянең әһәмияте зур. Анда анализлар да бирә аласыз, тикшеренү дә үтәсез. Без бит машина алгач, аның ватылганын көтмибез – техник тикшерү үткәрәбез, акча түләп, белгечләргә барып. Ә үз организмыбызга карата, ни сәбәпледер, андый кайгыртучанлыкны күрсәтмибез.

– Дөрес туклану кагыйдәләре турында да әйтеп үтегез әле.
– Баланс булырга тиеш. Ягъни шәхси ихтыяҗлардан чыгып кирәк кадәр аксым, углеводлар, витаминнар, майларны кулланырга кирәк. Рационны төрләндерү мөһим – әйтик, боткалар, ит, балык, чикләвекләр һ.б. төрле булса яхшы. Яшелчәләрнең безнең төбәктә үстерелгәннәренә өстенлек бирергә киңәш итәм. Күләмгә аерым тукталыйк. Әйтик, көндез аш, боткалы ит ашадык, ди. Күмәч белән баллы чәй инде артыкка китә. Әле бит без, татарларда, чәй янына чәкчәге дә, гөбәдиясе дә, коймагы да өстәлә. Аларны 30-40 минут үткәч, әзрәк хәрәкәтләнеп алгач ашау дөресрәк. Ашказанына авыр булмасын. Шунысы да бар: иртәнге аш белән көндезге аш арасында, аннары кичке ашка кадәр «перекус» – яшелчә, йогурт, чикләвек кебек «җиңел» ризык булырга тиеш. Ашказаны проблемалары булган кешегә 3-4 сәгать ач торырга ярамый.

– Ашаганнан соң бик тә чәй эчәсе килсә, нишләргә?
– Аш яки боткадан соң кефир эчеп куярга була. Һичьюгы, чәй чынаягы бик кечкенә – 100-150 мл булсын.

– Кеше үзенең авырый башлаганын белмәскә дә мөмкин. Нинди билгеләр күзәтелсә, табибка барырга кирәк?
– Сару кайнау (изжога), ашаганнан соң күңел болгану, авыр булып тору, эч быгырдау, эч күбү, тәрәт бозылуы (эч китү яки эч катуы) – авыру билгеләре. Пациентларымның кайберсе инде ел буе эче китүен әйтә – дарулар эчә дә бу хакта «оныта». Нәтиҗәдә процесс инде азган була. Яки сару кайнауны алыйк. Миңа килгән бер ир-атта ул инде 2-3 ел бар икән. Ә бу вакытта ашказаны согы үңәчкә (пищевод) менә, ул сокта кислота күләме зур булу сәбәпле, үңәчнең лайлалы тышчасын «яндыра». Бу процесс төнлә дә бара, кеше аны сизмәскә дә мөмкин. Нәтиҗәдә эрозия барлыкка килә, аннары язвага әйләнә, бу процесс яман шешкә китерергә мөмкин. 40 яшьтән соң ФГДС, колоноскопия кебек тикшеренүләр үтәргә киңәш итәм. Кызганычка каршы, ашказанында онкология ачыклану очраклары бик еш күзәтелә.

– Кайберәүләр табибка барырга курка, сузып йөри.
– Заманча тикшеренү җиһазларында авыртусыз яки йокы вакытында тикшерелергә мөмкин. Авырулар табылса да, күпчелек очракта алар хәтта операциясез дәвалана, аның каравы, соңыннан сез тулы канлы тормыш алып бара аласыз, гомерегезне озынайтасыз.

– Үләннәр белән дәвалануга ничек карыйсыз?
– Мин традицион медицина яклы. Чөнки үләннәр, БАДлар (биологик актив кушымталар) бавыр аша үтә. Әгәр анда проблемаларыгыз бар икән, әйтик, ашказаны авыртуы кимегән сыман булса да, алар көчәергә мөмкин. Гомумән, күпчелек витаминнар, БАДлар җитди тикшерү үтмәгән, аларның начар тәэсире булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек атказанган табиб