Рубин Хәйретдинов: «Һәр операцияне бисмилладан башлыйм»
20 сентябрь – Халыкара хирурглар көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Чаллыдагы 5нче хастаханәнең хирургия бүлеге мөдире Рубин Самат улы Хәйретдинов белән очрашып әңгәмә кордык.
Ул ТР атказанган табибы, күп еллык фидакяр хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Шәһәрдәшебез балачакта кем булырга теләгәнен, пациенты белән бәйле тетрәндергеч очракны, медицинаның ничек үзгәрүен сөйләде.
– Рубин Саматович, сез кайсы яктан?
– Мин Биектау районы Шапшы поселогында туып-үстем. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килдем. 1985 елны медицина институтына укырга кердем. Беренче курстан соң ул чагында Совет Армиясендә (һава оборонасы гаскәрләре) ике ел хезмәт иттем. Кайткач, икенче курста укуымны дәвам иттем.
– Әти-әниегез дә табиблармы?
– Юк, алар икесе дә укытучы. Әтием Самат Сәлах улы мәктәптә хәрби әзерлек фәнен һәм физкультурадан, әнием география белән биологиядән укытты. Әтием 3 ел элек үлде. Әнием Флүрә Сибгат кызына 83 яшь тула.
– Ни өчен табиб һөнәрен сайладыгыз?
– Башта мин космонавт яки очучы булырга кызыктым. 7нче сыйныфка кадәр очучылар әзерли торган училищега укырга керәм, дип йөрдем. Ә 80 нче елларда «Больница на окраине города» дигән сериал чыкты. Ул миңа бик ошады, андагы табиблар, аеруча хирургларны сокланып карадым – алар кеше гомерләрен саклап кала бит. Бәлки шул образлар тәэсирендәдер, мин медицинаны сайладым. Ә туганнарым арасында бер табиб та юк.

– Ә ни өчен хирургия?
– Монда инде башка вариантлар юк иде. Чөнки хирурглар иң батыр, кирәкле, тәвәккәл һөнәр ияләре.
– Беренче операциягезне хәтерлисезме?
– Әлбәттә. Инде 4-5нче курста ук мин өстәмә дәресләр ала, белгечлегем буенча тәҗрибә туплый башладым, кичләрен РКБда (республика клиник хастаханәсе) дежур тора идем. Тора-бара өлкән табиблар күзәтүе астында үзем дә скальпель белән эшли башладым. Ә иң башта хәрәкәтләрне үзләштерер өчен без мәетләрне ярырга өйрәндек, чөнки ул вакытта манекеннар юк иде әле.
– Үз гомерегездә ничә операция ясадыгыз?
– Елына якынча 750 операция, 30 елдан артык эшлим, шуннан чамалагыз инде…
– Күңелдә калган очрак бармы?
– Эшли башлаганыма 3-4 ел булгандыр, бер яшь егетне алып килделәр. Ринат исемле шикелле. Йөрәгенә пычак белән кадаганнар. Үлгән, диярлек иде. Операция ясадык, тектек. Ул озак һәм авыр тернәкләнде. Шулай да исән калды. Ул гына да түгел, соңыннан аның укырга кереп, табиб һөнәрен үзләштергәнен белдем.

– Чаллыга килүегезне дә сөйләгез әле.
– Мине юллама (распределение) буенча 2нче хастаханәгә җибәрделәр, тормыш иптәшем дә Чаллыдан иде. Яшь, перспектив кала, «КАМАЗ»ның гөрләп эшләгән чоры. Фатир алу мөмкинлеге дә монда күбрәк иде. Бер ел Индус Шакуров җитәкчелегендә Илдар Хәйруллин, Феликс Кузьмин, Рамис Якубов кебек танылган хирурглар белән эшләдем. Аннары БСМПга, экстрен хирургия бүлегенә күчтем. Андагы җитәкчем Радиф Вәлиуллин иде. Минемчә, һәр яшь табиб кичекмәс ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләп чыныгу алырга тиеш. 14 еллап анда эшләгәннән соң бирегә, 5нче хастаханәгә чакырдылар. 2009 елдан бирде мин бүлек мөдире.
– Сезнең бүлектә нинди операцияләр ясыйлар?
– Безнең бүлектә 8 хирург эшли. План буенча да, ашыгыч рәвештә дә операцияләр ясыйбыз. Пациентлар өчен 55 урын каралган. Елына 2 мең ярым операция ясыйбыз. Бездә магистраль (төп) веналарга да операция үткәрелә, кан тамырлары хирургиясендә 12 урын бар. Үлекле яралар белән дә эшлибез. Кызганычка каршы, өлкән яшьтәге кешеләр, шикәр диабеты белән авыручылар саны арта. Шулай ук май аеннан бирле атнага бер көн – сишәмбе без ашыгыч ярдәм кирәк булган авыруларны да кабул итәбез.
.jpg)
– Пациентлар саны арткангамы?
– Анысы да бар. Мәгълүм булганча, безнең хастаханә өчен яңа бина төзеләчәк, ә анда һичшиксез, кичекмәс ярдәм күрсәтү бүлеге булачак, әзерләнә торабыз. Чөнки план буенча гына операцияләр ясаган хирург һөнәри осталыгын югалта.
– 30 ел элеккеге чор белән чагыштырганда пациентлар һәм эш үзенчәлекләре ничек үзгәрде?
– Студент чагымда беренче УЗИ аппаратлары чыкканын хәтерлим, безнең өчен ул фантастика иде, МРТ турында ишеткән дә юк инде. БСМПга эшкә килгән чорда – компьютерлар юк, төгәл диагноз кую бик авыр иде. Кайвакыт операция вакытында гына хәл ачыклана. Хәзерге технологияләр белән бу эш күпкә җиңеләйде. Ә менә операция ясау ысуллары катлауланды – күпчелек табиблар инвазив юлны сайлый, ягъни мөмкин булганча азрак кисәргә тырыша. Нәтиҗәдә, яралар тизрәк төзәлә, пациентлар тизрәк тернәкләнә. Әйтик, корсак куышлыгындагы бүсерләрне лапароскопия юлы белән алабыз. Пациентларга килгәндә аларның үз-үзен тотышы үзгәрде. Диагнозлары турында интернеттан укып килеп, табибны «өйрәтә» башлыйлар. Аннары эш нечкәлекләрен белмәгән дә килеш, табибны гаепләү, зарлану очраклары бермә-бер артты. Миңа җитәкче буларак, кайвакыт көн буе шул шикаятьләргә генә җавап бирергә туры килә.
– Кайбер пациентлар диагнозы авыр, хәле өметсез күренгәндә дә тернәкләнеп китә, ә кайберләре, киресенчә, операция үз вакытында, дөрес ясалуга карамастан, чирне җиңә алмый. Ни өчен?
– Мин моны Аллаһы Тәгаләнең тәэсире, кодрәте дип саныйм. Һәр операцияне эчемнән генә бисмилла әйтеп башлыйм. Әтием мулла иде, ул өйрәтте.
– Ничек ял итәсез?
– Сәяхәт итәргә яратам. Таиланд, Вьетнам, Төркиягә барганым бар. Вакыт булганда китап укыйм, тарихи, документаль, биографик әсәрләрне үз итәм. Ә иң яраткан шөгылем – бакчам. Җәем шунда үтә. Кукуруз, борчак, кыяр-помидор, чия, алма, груша, җиләкләр, чәчәкләр, дисеңме – барысын да үстерәм. Түтәлләрне дә үзем ясыйм, суын да үзем сибәм.
– Төп эш коралыгыз – кулларыгызны ничек саклыйсыз?
– Бакчада перчатка киям, ашламалар керткәндә дә сакланыбрак эшлим, тырнамаска, җәрәхәтләр алмаска тырышам.
– Бармакларны язар өчен музыка уен коралларында уйныйсызмы?
– Гитарда уйныйм, тик бармаклар өчен түгел, күңел өчен генә.

– Балаларыгыз хакында да әйтеп үтегез әле.
– Төпчегем Софиягә – 8 яшь. Пушкин лицеенда укый. Эшемә килергә ярата, бик кызыксынучан. «Кем буласың килә?» – дип сорагач: «Әлбәттә, табиб яки стоматолог», –ди. «Ни өчен, дигәнгә, тешләрне дәвалау бик кыйммәт, шуңа», –дип аңлатты. Олы улым Искәндәр дә табиб, аның 3 кызы бар, кунакка йөрешәбез, оныклар белән ял итәбез. Уртанчы улым Эмиль – пешекче, ресторанда эшли. Үзем дә пешеренергә бик яратам. Тормыш иптәшем өйдә плитәгә якын да килми. Мин өйдә булмасам гына инде.
– Нәрсәне аеруча яратып әзерлисез?
– Шулпалы бәлеш пешерәм. Эченә я каз, я үрдәк ите салып җибәрәм. Телеңне йотарлык була. Ә кышкы кичләрдә мичкә итле чүлмәкләр куям.
– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр җиткерәсегез килә?
– Беренче чиратта сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәгез, әти-әниләрегез исән-сау булсын, һөнәри үсеш юлдаш булсын, өзлегүләр кимрәк булсын, рәхмәтле пациентлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев