Сәламәт булу өчен көн саен нәрсә эшләргә кирәк?
Чаллының танылган кешеләре үз тәҗрибәсе белән уртаклашты
«Зур максатка кечкенә адымнар илтә», – дигән гыйбәрәне ишеткәнегез бардыр. Бу сәламәтлеккә дә кагыла. Тәнең, җаның нык булсын өчен, көн саен ниндидер гамәлләр башкарырга кирәк. Газета укучыларыбыз, редакция дусларыбызга: «Җиңел башкарыла торган һәм үзегез кулланып файдасын күргән нинди гадәтләрләрегез бар?» – дигән сорау бирдек. Җаваплары бик кызыклы, укып карагыз әле.
Луиза Сафуанова, «ТНВ» телеканалының Чаллы бүлеге җитәкчесе:

– Сатху тактасы һәм Кузнецов аппликаторы – сәламәтлек һәм яхшы кәефне саклауда минем тугры ярдәмчеләрем. Һәр иртәне мин энәле тактага басам – кан йөреше яхшыра, уянып китәм, энергиям көне буена җитә.
Ә кичен мин Кузнецов аппликаторына ятам. Тән язылып китә, мускуллар киеренкелеге кими. Без, журналистлар көн дәвамында озак вакыт компьютер артында утырабыз, телефонда эшлибез, шуңа арка да ара, сер түгел, төз дә утырмыйбыз. Зарядкага да еш кына вакыт калмый. Җилкәләр, муен, аларга кушылып баш та авырта. Кызганычка каршы массажга йөрергә вакыт калмый, ә шушы гадәтләр мине коткара дисәм дә артык булмас. Барыгызга да сәламәтлек телим!
Дилә Гаязова, 51нче комплексның ТОС рәисе

– Без игезәк сыңарым Дилбәр белән һәрвакыт бергә. Төрле комплексларда яшәсәк тә, көн саен диярлек очрашырга тырышабыз. Иртән мөмкинлек булганда урманга җәяү йөрергә барабыз, һич булмаса, урамда йөреп керәбез. Чишмәләргә суга барып, чәйне шул шифалы су белән эчәбез. Яшь барган саен табигатькә күбрәк тарта. Күп кенә ишегалларында хәзер тренажерлар бар, мондый мөмкинлек булдырганнары өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт.
Алсу Рәхмәтуллина, эшмәкәр:

– 96 яшькә җиткән туганым бар иде, хәзер инде ул мәрхүм, Мәрьям апа. Күзе сукырайса да, соңгы көннәренәчә диярлек аягында булды, хәтере яхшы, акылы камил булды. Шул: «Көн саен иртән үземә бер сәгать массаж ясыйм», – дип әйтә иде. Аннан үрнәк алып, мин дә шулай эшлим хәзер, файдасын күрәм.
Венера Манылова, патологоанатом:

– Көн саен иртән 1 стакан кайнар су йотам, иммунитет өчен витаминнар эчәм. Зарядка ясамыйм, тик үз йортыбыз белән торгач, хәрәкәт җитәрлек. Шулай да кызларым белән урамга чыгарга яратам, һава да сулыйбыз, бергә сөйләшеп-серләшеп алырга да өлгерәбез. Эшемдә компьютер артында күп утырырга туры килә, шуңа күрә вакыт-вакыт аркама игътибар итеп, төз утырырга тырышам, шундый яхшы гадәтем бар.
Рамазан хәзрәт Идрисов, «Җәмигъ» мәчете имамы:

– Иртән тору белән зарядка ясыйм, йөгерәм, салкын душ кереп чыныгам. 1 стакан җылы су эчәм, көн дәвамында 1-2 литр эчүне максат итеп куям, үз-үземә массаж ясыйм. Мөмкинлек булганда көндез черем итеп алам, кичен спорт залында шөгыльләнәм, вакытында йокларга ятарга тырышам. Китап укырга яратам, моны да яхшы гадәт дип саныйм, күңел сәламәтлеге дә мөһим.
Әлфинә Әзһәмова, җырчы:

– Сәламәтлекне саклау өчен ниндидер махсус күнегүләр, диеталар тотмыйм. Тик ел саен диспансеризация үтүне кирәк саныйм, бу мөмкинлектән башкаларга да файдаланырга киңәш итәм.
Зөлфия Галим, журналист:

– Мин даими рәвештә теш щеткасы белән телне чистартам. Бу ысулны миңа бер табиб өйрәтте. Бу бик файдалы гигиеник процедура. Эш шунда, телдә бик күп бактерияләр туплана һәм алар ашказаны-эчәклек трактына эләгергә яки авыз куышлыгы авыруларын барлыкка китерергә мөмкин.
Аннары мин иртәнге аш алдыннан ун минут кала бал кабып куям һәм артыннан су эчәм. Бу ашказанын ризыкны кабул итәргә әзерли, аның кислоталылыгын, шулай ук холестерин күләмен киметә. Болардан тыш бавыр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә.
Авызны водород перекисе белән чайкату да бик файдалы. Моны иртәнге ашны ашагач ук эшләргә кирәк. 50 гр чиста суга 5-7 тамчы 3 процентлы перекись эремәсен салып болгатыгыз. Бу процедура авыздагы исне бетерә, теш һәм урт авыруларын булдырмаска ярдәм итә һәм тешләрне агарта. Билгеле, бу ысуллар бар кешегә дә ярап бетмәскә мөмкин, шуңа да алдан табиб белән киңәшләшү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев