Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Сыналган киңәшләр

Белеп торыгыз.

Сәламәт булу өчен күп очракта әлләни катлаулы булмаган, ләкин файдасы зур гамәлләр башкару да җитә. Сезнең өчен кешеләрнең сынап караган киңәшләрен җиткерәбез.
Йөрәк өчен иң файдалы 3 кагыйдә
Доктор Александр Шишонин киңәшләре:
1.    Өстәл яныннан бераз ач килеш китегез. Тулы ашказаны инфаркт куркынычын арттыра, бу кан агымы бозылу белән бәйле.
2.    Яфраклы яшелчәләр кан тамырлары стеналарының сыгылмалыгын арттыра һәм аларның киеренкелеген киметә, бу исә кан агымын нормальләштерергә мөмкинлек бирә.
3.    Томaт суы эчегез: ул кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Моннан тыш, рационда калий һәм магнийның җитәрлек күләмдә булуы мөһим.
Метеоризм борчыса:
Метеоризм белән интегүчеләр халык рецептының файдасы тиюен әйтәләр. 
Ярты чәй калагы куркуманы 1 стакан суда болгатырга, иртән ач карынга ашарга, 30 минут кала эчәргә. 10 көн эчәргә, 10 көн ял итәргә. Сары төстәгесе кирәк, караңгырагы (горный) ачы була. Моннан тыш камыр ашларын киметегез. Майлы, баллы, тозлы, ысланган ризыкларны да чикләргә!
Файдалы кесәл:
Ашказаны, бавыр һәм бөер өчен файдалы кесәл рецепты: үт һәм бөер ташларын эретә, кандагы холестеринны киметә, саулыкны ныгыта, энергия кертә.
1 стакан солы ярмасы, 5 стакан су, 1 стакан сөт, 3-4 кашык бал. Солы ярмасына су салып, кесәлгә әйләнгәнче сүрән утта пешерәбез. Аннары сөтне өстәп, берничә минут утта тотабыз. Бераз суынгач, бал өстәргә була. Көн дәвамында теләгәнчә ашарга. Бу файдалы кесәл организмны чистарта. Дөрес тукланмау аркасында еллар дәвамында җыелган зарарлы матдәләрдән котылырга ярдәм итә.

Түбән кан басымыннан ашыгыч ярдәм:
Кисәк кенә күз алды караңгыланып, кискен хәлсезлек барлыкка килсә, бер чеметем тоз ярдәм итә ала. Бераз гына тоз кабыгыз да, шунда ук су эчмичә, әкрен генә эреп беткәнен көтегез. Натрий организмда сыеклыкны тотып калырга ярдәм итә һәм кан тамырларын йомшак кына тарайта, шуның аркасында басым уңайлы дәрәҗәгә тизрәк әйләнеп кайта.
Халык рецептлары арасында бу максаттан кофе, кара әче шоколад, баллы кара чәй эчәргә дә киңәш ителә.
Табибка күренергә дә онытмагыз!

Югары кан басымыннан дәва:
Кан басымын төшерә торган сыналган ысул бар: аякны кайнар, пешерми торган суга тыгып торырга. Берочтан тамак авыртканда да булыша: аякны җылы суда тотып, табан астына горчица сылап, йон оек кияргә.
Тагын бер лайфхак: носки кигәнче дәфтәр битеннән олтан (стелька) кисеп, табан астына куярга, аяк туңмасын өчен өстеннән носки кияргә.

Бавырны чистарту:
Хәлсезлек, энергия җитмәү, баш әйләнү, күңел болгану, уң як кабырга астында авырту, ризык эшкәртүдә проблемалар, тәнгә әйберләр чыгу күзәтелә икән, димәк, бавырны чистартырга кирәк. Менә бу рецепт яхшы: бер уч мята яфрагы, 1 лимон согы, 1 әфлисун согы, 1 литр су, 3 аш кашыгы бал.
Әзерләү: суны металл савытта плитәдә җылытырга һәм юылган бөтнек яфракларын шунда салып, 5 минут кайнатырга. Уттан алып, бүлмә температурасына кадәр суытырга. Лимон һәм әфлисун сокларын, балны кушып, яхшылап болгатырга һәм иләк аша сөзәргә. Көненә бер стакан эчү җитә.

Тамак авыртудан:
32 кәнәферне (гвоздика) термоска салып кайнар суда төнәтергә, шуның белән искә төшкән саен көне буена тамакны чайкатырга.
Мәгълүмәт – Гөлшат Атнагулованың «Сәламәтлек» телеграм-каналыннан алынды.
Сәрия Гарипова әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек саклау чир