Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб Альбина Бәшәрова: «Баллыны ашауны ничек киметергә?»

Баллыдан бөтенләй баш тарту нәрсәгә китерә? Шикәр ашау нинди әгъзаларга зыянлы? Табиб-кардиолог җавап бирә.

Баллы, татлыны кем генә яратмый. Ә кайберәүләр мондый ризыктан башка яши дә алмый. Тамагы туйса да шоколад кабып куя, кесәсендә һәрвакыт бер уч конфет йөртә. Табиблар кайбер очракта баллыга бәйлелекне хәтта аракы, наркотикка бәйлелеккә тиңли. Нинди сәбәпләр аркасында кеше мондый хәлгә төшә? Шикәр ашауны киметү өчен нишләргә? Сорауларга 5нче больницасының табиб-кардиологы Альбина Бәшәрова җавап бирде.

– Альбина Шәрипҗановна, ни өчен баллы ризык ашыйсы килү теләге шундый көчле була?
– Моның беренче сәбәбе – тиешенчә тукланмау. Сәламәт кешенең рационында көн саен җитәрлек күләмдә аксым, май, катлаулы углеводлар булырга тиеш. Ә күпләр, эш белән мавыгып, бөтенләй ач карынга йөри. Көне буе ашамаган кешенең, билгеле, хәле бетә һәм ул теләсә нинди ризыкны ашарга әзер. Андый вакытта нишлибез? Гадәттә, берәр конфет, шоколад кабып куябыз яки кайнатма, печенье белән чәй эчәбез. Тамак туйган, хәл кереп киткән кебек тоела. Тик озакка түгел, чөнки организм үзенә кирәкле матдәләрне алмады. 
Икенчедән, төрле витаминнар, тиешле матдәләр дефициты булырга мөмкин. Ризык белән безгә хром, магний, кальций, цинк, фосфор, күкерт кебек элементлар керергә тиеш. Алар углеводлар алмашында катнаша. Шунысы ачыкланган – алар күзәнәкләрнең инсулинга сизүчәнлеген арттыра, нәтиҗәдә канда глюкоза арта һәм баллыны ашыйсы килү кими. Стресс вакытында магний да зур күләмдә тотыла. Ул җитәрлек булмаса да баллыга тартачак. 
Яшеллек – руккола, шпинат, укроп, петрушка, ягъни яфраклары булган үсемлекләр, шулай ук яшел төстәге яшелчәләр – кыяр, брокколи, кәбестә эчәклек эшчәнлеге өчен бик файдалы. Ә без аларны аз ашыйбыз. Нәтиҗәдә эчәклектә азык тиешенчә эшкәртелми, әчи. Бу вакытта организмга токсиннар бүленеп чыга.
Өченчедән, күпчелек гаиләләрнең өстәлендә гел бер үк ризыклар. Гадәттә аларның саны 10нан артмый. Әйтик, ит, балык, бәрәңге, суган, карабодай, дөге, макарон, йомырка, сөт, май. Ә баш миенә төрлелек кирәк – ул ашамлыкларның тәмен анализларга, төрлелекне тоярга көйләнгән. 
Тагын бер сәбәп – шикәр ашаганда рәхәтлек, сөенеч, иминлек хисен, күңел тынычлыгын бирүче гормоннар бүленеп чыга. Шуңа күрә кеше баллыга күнегә, ияләшә.

– Ә, әйтик, ит, ботка кебек туклыклы ризык ашаганнан соң да баллыны ашыйсы килсә?
– Пациент арыганлык, стресс кичерсә, сәламәтлеге белән бәйле проблемалар булса да баллыга тартыла. Шул рәвешле ул борчу, шик, курку хисләрен онытып тора. Кешеләрне ике төргә бүләргә була – кортизол һәм адреналин төрләре. Беренчеләрнең кан составында кортизол гормоны югары. Алар, гадәттә таза гәүдәле, стресс вакытында кирәгеннән артык ашый. Һәм күбесенчә тиз эшкәртелә торган углеводларга караган камыр ризыкларын, баллыны сайлый, чөнки алар тиз хәл кертә, борчуларны баса. Адреналин төренә караган кешеләрнең стресс вакытында, киресенчә, тамагыннан үтми, күңеле болгана башлый. Нәтиҗәдә алар тагын да ябыга, депрессиягә бирелә.

– Шикәрне алыштыручы фруктоза, стевия кебек матдәләргә ничек карыйсыз? Кемдер аларны зыянсызрак дип куллана.
– Ни өчен бүгенге көндә симез кешеләр арта? Чөнки ризык күп. Адым саен пекарня, юл уңаеннан кереп, капкалап алырга була. Бәяләре дә очсыз. Ә сыйфатлы ризыкны, әйтик, итне, майлы балыкны кыйммәт булгач һәркем сатып алмый. Майлы пирожки ашап тамак туймый, бары ашыйсы килү генә басыла. Шикәрне алыштыручы матдәләр белән дә шулай – алар мәсьәләне хәл итми. Ул гына да түгел, алар инсулинорезистентлыкны күтәрә, авырлыкны арттыра.

– Баллыны күп ашаганда нинди әгъзаларга зыян килә?
– Май гепатозы бавырдагы яман шешкә китерергә мөмкин. Тешләрдә кариес, авыз куышлыгында гөмбәчек (молочница) барлыкка килә, тире майлана, коллаген бүленеп чыкмый, шуңа кеше тизрәк картая, организмның саклану функцияләре бозыла. Хәтта бала табу мөмкинлеге дә чикләнергә мөмкин.

– Баллыдан баш тарту яки куллануны киметер өчен нәрсә киңәш итәсез?
– Баллыдан бөтенләй баш тартырга киңәш итмәс идем, тыелып торганнан соң кисәк артыгын ашау ихтималы зур. Әгәр киметәсегез килсә, шикәрне көннең беренче яртысында ашагыз. Әйтик, иртәнге аш вакытында 1-2 конфет яки финик ярый. Җиләк-җимешләрне, өрек, күрәгәне дә көндезге 3тән соң, кич ашау зыянлы. Стресс кичергәндә психологка мөрәҗәгать итегез. Микроэлементлар дефициты юклыгын ачыклар өчен кан анализы тапшырыгыз. Кызыктырып тормасын өчен өйдә конфет-печенье тотмагыз. 

Ашамлыклар составында шикәр юклыкка алданмагыз, хәзер аның урынына  фруктоза, глюкоза, мальтродекстроза һ.б. матдәләр салалар. Тик белеп торыгыз – алар да шикәр кебек үк зыянлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев